Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фәнис Мөсәгыйтов: “Артистны бер режиссёр гына ачып бетерә алмый” (ВИДЕО)

6 Июнь 2016 1310
“Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсенең чираттагы кунагы – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов.
– Хәерле иртәләр, Фәнис Наилевич! Нинди яңалыкларыгыз бар? Ниләр белән мәшгульсез?

– Бу көннәрдә Абхазиягә гастрольләргә әзерләнәбез. 20 июльдә китәбез, 26 июльдә кайтабыз. Беренче тапкыр баруыбыз. Ул якларга Татарстаннан бер театрның да барганы юк иде әле. Мактанып әйтүем түгел, безнең өчен бу – горурлык.

– Сезгә Абхазиядән үзләре чыктылармы?

– Узган ел артистлар Сабантуен үткәргән вакытта Абхазиянең мәдәният министрлыгы безгә кунакка килгән иде. Шуннан сөйләшеп киттек. Бу – Татарстан белән Абхазия арасындагы хөкүмәт килешүе буенча эшләнелде. Сухуми дәүләт театры белән алмашынып уйныйбыз. Без аларга, аннары алар безгә киләчәк.

– Нинди спектакльләр белән барасыз?

– Исламия Мәхмүтованың “Мәхәббәт чишмәсе”, “Күрәсем килгән иде” әсәрләрен. 30 кеше җыелышып барабыз: бер автобус һәм декорацияләр өчен “КамАЗ” машинасы. 2500 чакрым юл үтәргә кирәк булачак.

– Хәйрия спектакльләрен еш куясызмы?

– 31 майда Тинчурин паркында Балалар көне уңаеннан “Шүрәле-online” спектаклен куйдык. Ел дәвамында 6-7 тапкыр хәйрия спектакле балалар өчен генә эшләнелә. 9 май көнне бөтен районнардан ветераннарны чакырып спектакль куйдык. Габдулла Тукай көненә багышлап, Арча якташлыгын җыйдык.

– Туган ягыгыз Арчага еш кайтасызмы?

– Әйе, Арчаның Казанбаш авылына кайтып йөрибез. Әтием Наил мәрхүм инде. Әнием Фәсихага быел 87 яшь тулды. Авылда ел саен Сабантуйлар уздырабыз. Быел ул 9 июльдә булачак. Анда бөтен районнардан киләләр. Бөтенесенең буш вакыты булсын дип, ел саен шулай соң үткәрәбез. Көндез башлап, төнге бердә бетерәбез.

– Театр училищесын, Мәдәният университетын тәмамлаган студентларга сездә эш бармы? Аларга нинди льготалар каралган?

– Узган ел өч кеше алдык. Аның алдыннан 5 кеше килгән иде. Болай урыннар бар. Килүчеләргә исә фатирга кереп торыр өчен өстәмә акча бүлеп бирәбез. Даими эшләүче артистларның барысын да диярлек социаль ипотекага бастырдык. Бер елны Казанның Имәнлек урамында урнашкан өйдән 26 гаиләгә фатир тапшырылды.

– Театрдагы артистлар хезмәт хакыннан канәгатьме?

– Хезмәт хакы балл системасы белән түләнә. Эшләгән эшләренә карап. Аннары артистлар тик тормый. Туй, юбилей кебек бәйрәмнәрне алып баралар, ягъни тамада булып эшлиләр.

– Аларның тамада булып йөрүләренә ничек карыйсыз?

– Яхшы карыйм. Артист үзен бөтен яктан да ачарга тиеш. Артист кеше берничә режиссёр кул астында эшләргә тиеш! Артистны бер режиссёр гына ачып бетерә алмый. Безнең театрда да ике режиссёр. Режиссёрны читтән чакырган спектакльләребез дә бар.

– Г.Камал театры сезгә кайсы яктан конкурент?

– Аларның үз юлы. Без үз юлыбыз белән эшлибез. Илфир Илшат улы белән һәрдаим элемтәдә торабыз. Мин аларны конкурент итеп күрмим. Киресенчә, киңәшләшеп эшлибез.

– Гаиләгез нихәлдә?

– Аллага шөкер, барысы да исән-сау. Хатыным Ильмира балалар бакчасында татар телен укыта. Балаларыбыз Алмаз, Булат, Азалия үсәләр.

– Театрның киләчәген ничек күрәсез?

– Беренче бәяне тамашачы куя. Безнең театр бинасы янында тагын өч катлы корылма төзелергә тиеш. Бөтен документлары әзер. Анда бөтен цехлар күчәр дип уйлыйбыз. Кыш көне декорацияләребез салкында саклана. Аны салкыннан җылыга керткәч бозыла. Шуңа күрә аның икенче каты тулаем декорация өчен булырга тиеш. Аннары киләчәктә сәхнәне эчкә таба зурайтырга телибез. Аны эшләргә була. Сәхнәнең ут һәм тавыш җайланмалары бик искергән. Алла боерса, аларын да яңартырга уйлыйбыз.

Эльза ГАЗИЗОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 902
ӨСКӘ