Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фәнис Җиһанша: “Егерме сәгать йоклаган көннәрем дә бар”

19 Сентябрь 2013 1045
Аны танымаган, белмәгән кеше сирәктер. Телевизорны ачсаң да ул күренә, радионы кушсаң да тавышы ишетелә, концертларда да сәхнә түрендә ул басып тора, театр сәхнәсен дә ду китерә, реклама роликларында да төшәргә өлгерә, кыскасы, бик актив яшәү рәвеше алып бара. Сүзем Галиәсгар Камал исемендәге театр актеры Фәнис Җиһанша турында.
Белешмә:
Туган көне: 1972 ел, 1 июль;
Мактаулы исеме: Татарстанның атказанган артисты;
Өстәмә эшчәнлеге: Россия кинематографлар берлеге әгъзасы;
Татарстан “Гаилә” фонды рәисе урынбасары.

– Фәнис абый, шулай баһадирдай озын, чибәр итеп, нәкъ менә артист булу өчен махсус үстерделәрме әллә сезне?

– Үстерделәр димәс идем. Мин Әтнә районы Күәм авылында тудым. Арча районы Курса Почмак авылына күчеп килгәннән соң, Лимара исемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы бишенче сыйныфта Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерде. Шунда минем бик тә Шүрәлене уйныйсым килгән иде, “Шүрәлеләр ямьсез булырга тиеш, син Былтырга охшагансың”, – дип алдалап, юмалап миңа Былтыр ролен бирде. Минем аны уйныйсы килмәде, чөнки сүзләре аз. Шүрәлене уйнамаганга үртәлеп, аны уйныйсы килү теләгем калды. Икенчедән, әни укытучы булып, әтием китапханәдә эшләгәндә алар гел бергә иске генә чемоданга әбинең күлмәк-алъяпкыч һәм чабаталарын салып, кич белән каядыр чыгып китәләр иде. Әле тагын мин – 8–9 яшьлек малайга, әтинең шакмаклы дәфтәргә язылган сүзләрен бусагада өйрәнеп утыруы бик сәер иде. “Әти зур кеше бит инде, мәктәпне тәмамлаган, моңа боларны ятларга кем кушты икән?” – дип гаҗәпләнә идем. Баксаң, ул колхоз үзешчәннәре белән бергә спектакль уйнау өчен роль ятлап утырган икән. Менә шул серле мохитнең артында ни торганын бик беләсе килә, алар белән минем дә чыгып китәсе килә иде...

– Шул серләр дөньясын ачасы килү теләге сезнең артист булу ниятен тагын да көчәйткән, димәк?

– Әйе, әмма бу һөнәр иясе булуга илтүче юлны кинодан башларга булдым. Ә аның өчен Мәскәүдә генә укытуларын белдем дә, 8 сыйныфны тәмамлаганда Казаннан кайтучы апама шул уку йортына керү өчен ниләр әзерләргә кирәген ачыклап язган хатымны биреп җибәрдем. Әмма ул әни белән киңәшләшкән дә, гаиләдә мин бер генә бала булгач, язган хатымны әнинең үзенә биреп калдырган. Кинога төшү хыялы шулай һавада эленеп калды. Шулай итеп, мин Арча педагогия училищесына юл алдым. Анда исә укытучыбыз Рәшидә Әхмәтовна театр түгәрәге оештырып җибәрде. Беренче эшебез – К.Тинчуринның “Казан сөлгесе” иде. Минем бит күз тагын күп сүзле геройга кызыга. Җыр ягы чамалы булгач, ишан образына гына риза булырга туры килде. Моның өчен сәхнәгә мәчетне үзем ясап куярга тиеш идем. Ярый, хуш. Спектакль көне килеп җитте, “Мине күрсеннәр әле дип, әлеге үзем ясаган “мәчет”тән гәүдәмне күбрәк чыгарганмын ахрысы, мәчетем-нием белән тамашачылар өстенә ишелеп төштек. Менә шулай итеп, Арчада “егыла торган ишан” кушаматына ия булдым.

– Арча педагогия училищесын тәмам­лагач, укытучы булып та эшләп карагансыз. Укытучылык эше күңелегезгә ятмадымыни?

– Курса Почмак мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гөлшат апа декрет ялына киткәч, мине өченче курстан авылга чакырып кайтардылар. Бер ел дәвамында башлангыч сыйныфларда үзем директор да, үзем җыештыручы, мич ягучы да, барлык фәннәрдән укытучы да булып эшләдем. Бөтен нәрсә үз кулымда: теләгән вакытта кыңгырау шалтыратам. Рус теле, математика кебек фәннәрне берәр сәгать, рәсем, җыр дәресләрен егермешәр минут кына укыта идем.

– Көнгә ничә сәгать йоклыйсыз? Көнлек режимыгыз бармы?

– Кайчак мин 20 сәгать тә йоклый алам, кайвакыт 2 сәгать белән генә чикләнергә туры килә.

– Социаль челтәрдә үзегез утырасызмы, әллә сезнең исемнән утыручы бармы? Аннан нәрсә аласыз?

–Үз “бит”емдә үзем утырам. Анда мин кино карыйм, эшлекле язышулар алып барам. “Исәнмесез, хәлләрегез ничек?” – дигән сорауларга вакытым булганда җавап бирергә тырышам. Ә артык төпченеп, гаилә хәлләрен сораучыларга дәшмим. Мәхәббәт аңлатучыларга әле һаман ни дип әйтергә белми баш ватам. “ВКонтакте”да ачылмаган өч меңгә якын хатым бар.

– Начар гадәтләрегез бармы?

– Мин йокларга яратканга элек ялкаулыгым бар дип, тәмле ашарга яратканга тәмлетамакмын дип уйлап йөри идем, тора-бара шунысын аңладым: организм үзенә кирәк әйберне үзе сорый икән. “Минус” якларың турында уйлап йөрисең икән, моннан котыласы урынга, бу проблеманы күпертәсең генә.

– Балаларыгызны ничек тәрбиялисез?

– Син аларны күрәсеңме соң, дип сора! Күп очракта кайтып, инде йоклаган балаларны гына күрергә, иртән: “Әти, без мәктәпкә киттек!” – диюләрен генә ишетергә туры килә.

– Бүгенге көндә ниләр белән шөгыль­ләнәсез?

– Уфа гастрольләренә әзерләнәбез. Бик сагынып көттек, өч ел ул якларга барган юк иде.

– Артист халкының хезмәт хакы аз, диләр, артистлар шуңа “шабашка” эшлиләрме?

– Башка артистларны белмим, үзем барлык эшне күңел өчен эшлим. Акча беренче урында түгел, миннән нидер көтеп торган тамашачыларның күзләрен күрү, аларның сулышын тою рәхәт. Әгәр дә син яратып башкарган эш өчен акча да түлиләр икән, бу – икеләтә бәхет.

– Сезнең “АLIANZ” финанс компаниясендә эшләп алуыгызны да беләбез.

– Минем офис хезмәткәре булып эшләп карыйсым килгән иде. Кабул итү таләпләре буенча 35 яшь соңгы чик, 35 тулырга берничә ай калган чак, кызык өчен генә үземне сынап карарга булдым. Башта укырга кердем, әле 5500 сум стипендия алып укыдым. Эшли башлагач, 1 мең доллар эш хакы билгеләделәр. Әй, йөрим ак күлмәк, кара чалбар киеп, менеджер булып! Үз командамны булдырдым. Хәтта театрдан да миңа ияреп килүчеләр булды. 60 меңгә кадәр акча чыга бит, малай. Клиентларның финанс программаларын төзибез. Әти: Кайчан юньле эшкә урнашасың инде?” – дия иде, менә шул юньле эш булды инде бу.

– Клиентларыгыз сезнең артист икәне­гезне белделәрме?

– Танучылар күп булды. Ул да ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Һәм мин еллык программаны үтәп, Россиядә беренче урынга чыктым, директор вазыйфасына җиттем. Каһәр суккан кризис кына аяк чалды, эш тукталды. Аллаһы Тәгалә “үз урыныңны бел” дигәндер инде.

– Театрда Шәүкәт Биктимеровны, Равил Шәрәфиевне алыштырырлык яшьләр бармы?

– Бар дип уйлыйм. Равил Шәрәфиев та башта ук Равил Шәрәфиев булып китмәгән, Шәүкәт Биктимеров та. Алар утыз-кырык ел театрда эшләгәннән соң гына шушы дәрәҗәгә ирешкәннәр. Безнең яшьләр дә алар буынын алмаштыра алырлар дип уйлыйм.

– Яңа җитәкчегез белән борчагыгыз пешәме?

– Без – бер гаилә. Безнең театрда режиссерның да, директорның да ишеге дә, йөрәге дә һәрвакыт ачык. Илфир Якупов та Шамил Закиров мәктәбен үткән егет, аның белән борчак кына түгел, таш та пешерергә була.

Чулпан ШАКИРОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1127
ӨСКӘ