Язмалар исемлегенә күчү
– Фәнис абый үзенең истәлекләрендә сезне еш искә ала. Беренче танышуыгыз ничек булды?
– Фәнис абый белән Нурсөя апалар гаиләсенә мин 1995 елда килдем. Апа белән җизни (Сәвия апа – Нурсөя апаның сеңлесенең кызы – авт.) минем аягымны Казан хастаханәсендә дәваларга дип авылдан китерткәннәр иде. Әти-әниемне иртә югалту сәбәпле, апа белән җизни миңа таяныч иделәр. Озак еллар алар белән бер өйдә яшәдем.
Татар телендә сөйләшергә әти-әнием өйрәткән булса, татар әдәбиятының матурлыгын күрергә ярдәм иткән кеше, әлбәттә, Фәнис абый иде.
Ул бервакытта да миңа тавыш күтәрмәде. Вакытында эшләнмәгән эшнең, бирелгән вәгъдәнең үтәлмәве нинди нәтиҗәләргә китерүен үз тормышыннан бер-ике мисал белән төшендереп бирә иде.
– Фәнис абый белән соңгы очрашуыгызны искә төшерсәк...
– Ул безне калдырып киткән минутларда мин аларда идем. Соңгы вакытта аерым торсак та, кызым Айзилә белән аларга еш кына кунакка бара идек. Чөнки бер-ике көн бармый торсак, Айзилә: “Бабайга барам”, – дип аптырата башлый. 8 декабрь көнне кич белән балалар бакчасыннан туры Фәнис абыйларга кайттык. Хәле авыр булуга карамастан, Фәнис абый кич буе Айзилә белән уйнады, аңа китаптан әкиятләр укыды. Айзилә апа белән җизнине үз әбисе белән бабасы итеп кабул итте. Ишектән килеп керүгә: “Бабай, привет!” – дип кычкыра иде. Вафатына 5 ел узуга карамастан, кызым бабасын онытмый. Бәйрәмнәрдә аның шигырьләрен сөйли, кич белән аның әкиятләрен тыңлап йокыга китә. Кызымны да Фәнис абый һәм Нурсөя апа үрнәгендә тәрбиялисем килә.
– Нурсөя апаның хәлләре ничек?
– Аллага шөкер, әкрен генә булса да йөреп тора. Әлбәттә, 50 елга якын авыр күтәрү эзсез генә узмаган. Сәламәтлеге әйбәт дип әйтеп булмый, еш кына хастаханәләрдә ята.
Шулай булса да Нурсөя апа әле дә кызым белән миңа бар яктан таяныч.
“Фәнис абый безне калдырып киткән минутларда аларда идем”
9 Декабрь 2016 1556

Шушы көннәрдә редакциябезгә язучы, шагыйрь Фәнис Яруллинның туганы – Сәвия ханым Хәкимова мөрәҗәгать итте. “9 декабрьдә Фәнис абыйның бакыйлыкка күчүенә 5 ел була. Аны искә алып, газетагызда берничә шигырен бастыра алмассыз микән?” – диде ул. Ничек каршы килик инде?! Сәвия ханым язучының берничә шигырен җибәрде. “Сезгә шигырьләр әзерләп йөргәндә төшемә бик шат булып Фәнис абый керде. Иҗатымның бер кечкенә генә кисәге булса да халкым күңеленә барып җитәчәк, дип шатлангандыр инде”, – диде ул. Форсаттан файдаланып, Сәвия апаның үзе белән дә әңгәмә корып алдык.
– Фәнис абый белән Нурсөя апалар гаиләсенә мин 1995 елда килдем. Апа белән җизни (Сәвия апа – Нурсөя апаның сеңлесенең кызы – авт.) минем аягымны Казан хастаханәсендә дәваларга дип авылдан китерткәннәр иде. Әти-әниемне иртә югалту сәбәпле, апа белән җизни миңа таяныч иделәр. Озак еллар алар белән бер өйдә яшәдем.
Татар телендә сөйләшергә әти-әнием өйрәткән булса, татар әдәбиятының матурлыгын күрергә ярдәм иткән кеше, әлбәттә, Фәнис абый иде.
Ул бервакытта да миңа тавыш күтәрмәде. Вакытында эшләнмәгән эшнең, бирелгән вәгъдәнең үтәлмәве нинди нәтиҗәләргә китерүен үз тормышыннан бер-ике мисал белән төшендереп бирә иде.
– Фәнис абый белән соңгы очрашуыгызны искә төшерсәк...
– Ул безне калдырып киткән минутларда мин аларда идем. Соңгы вакытта аерым торсак та, кызым Айзилә белән аларга еш кына кунакка бара идек. Чөнки бер-ике көн бармый торсак, Айзилә: “Бабайга барам”, – дип аптырата башлый. 8 декабрь көнне кич белән балалар бакчасыннан туры Фәнис абыйларга кайттык. Хәле авыр булуга карамастан, Фәнис абый кич буе Айзилә белән уйнады, аңа китаптан әкиятләр укыды. Айзилә апа белән җизнине үз әбисе белән бабасы итеп кабул итте. Ишектән килеп керүгә: “Бабай, привет!” – дип кычкыра иде. Вафатына 5 ел узуга карамастан, кызым бабасын онытмый. Бәйрәмнәрдә аның шигырьләрен сөйли, кич белән аның әкиятләрен тыңлап йокыга китә. Кызымны да Фәнис абый һәм Нурсөя апа үрнәгендә тәрбиялисем килә.
– Нурсөя апаның хәлләре ничек?
– Аллага шөкер, әкрен генә булса да йөреп тора. Әлбәттә, 50 елга якын авыр күтәрү эзсез генә узмаган. Сәламәтлеге әйбәт дип әйтеп булмый, еш кына хастаханәләрдә ята.
Шулай булса да Нурсөя апа әле дә кызым белән миңа бар яктан таяныч.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ
Автор: Нәзилә Хуҗина