Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фән Вәлиәхмәтов: “Иҗат – ул базарда көнбагыш сатып утыру түгел”

27 Май 2019 690
Фән абый эстрада җырчылары арасында туры сүзлелеге белән аерылып тора. Нәрсә уйлый, ничек фикерли – шул аның телендә дә. Мәшһүр тальян­чыны Башкортстанда татар мәдәниятенә игътибар бул­мавы борчый. “Радиога барып татарча җырласам, аны бирмиләр, башкортчага тәрҗемә итеп җырла дип әйтәләр. Сыерны эт кебек өрергә, этне сыер кебек мөгрәргә мәҗбүр итеп булмый. Башкорт телендә җырлау өчен башкорт булып туарга кирәк”, – дигән ул.
– Фән абый, Башкортстанда татар теленә игътибар кимеде, дип әйтәсегез килә.

– Бөтенләй юк диярлек! Һәр татар авылының мәктәбенә башкорт теле укытучысын җибәрәләр. Безнең якларда гел татар районнары бит: Чакмагыш, Илеш, Шаран, Туймазы... Балалар башта башкорт телен укый, ул дәрестән соң татар әдәбияты, ә аннары – инглиз теле, аннан соң – рус әдәбияты... Ахырда, ул балалар бер телне дә камил белми, өйрәттеңме, өйрәтмәдеңме – ул барыбер ана телендә сөйләшәчәк. Телләрен зәгыйфьләп, татар балаларына башкорт телен укытуның бер файдасын да күрмим.

Күрше генә авылдан Фә­нир Галимов үзенең туган Төмәнәге турында китап яза. 500 битле, бай эчтәлекле китап булачак. Композиторга китап язарга нәрсә этәргеч булып торган дисезме?! Җанисәбе нәтиҗәләре буенча, бу авылда башкортлар яши икән. Бу тема белән Илфак Шиһапов та бик кызыксынган, бергәләп тиздән китапны бастырмакчылар. Шушы уңайдан 15 июньдә әлеге авылның Шәҗәрә бәйрәме уздырылачак.

– Ә сез үзегез башкорт те­лендә чыгыш ясыйсызмы?

– Элегрәк, 70 елларда башкорт телендә җырлаганым булды. Ул язмалар телеканаллар архивында саклана, әле дә булса аларны куялар. Гомерем буена татарча сөйләшеп, башкорт телендә җырлап йөри алмыйм мин. Дөрес аңлагыз, мин башкорт милләтенә каршы бер кәлимә начар сүз дә әйтмим!

–Татар эстрадасының күп кенә җырчылары башкорт те­лендә дискларын чыгарды.

– Әйе, Дилә Нигъмәтуллина, Гөлнара Тимерҗанова, “Яшьлегем чишмәләрен” җырлаган Ләйсән Гыймаева... Бу инде акча эшләү максатыннан гына, монда бернинди дә сәнгать юк. Иҗат – ул базарда көнбагыш сатып утыру түгел. Татар кешесе беркайчан да саф башкорт телендә сөйләшмәячәк. Аның әйткән сүзләре дә мәгънәсез килеп чыга. Шул сәбәпле, башкорт җырчылары – үз тамашачыларына, ә татар милләте үзләренекенә җырласын. Күз алдына китерегез, әгәр мин француз телендә, яисә инглизчә җырласам?! Башкорт теленә кагылганда да, шул ук хәл килеп чыга. Әмма һәр кагыйдәнең искәрмәсе булган кебек, монда да бар. Мәсәлән, Айгөл Сагынбаева. Татарстан тамашачысы да, Башкортстанныкы да аны үз итә. Аны гафу итәргә була, чөнки ул монда сәхнәгә сыймагач, Казанга чыгып китте. Афәрин, ике телдә дә матур, моңлы итеп җырлый.

– Салават Фәтхетдинов Уфадагы тамашаларының берсендә Сезнең хакта мәзәк сөйләгән иде. Янәсе, Шаранда концерт куйган вакытта Салават коридорга чыккан да, җыештыручыдан: “Монда нинди милләт халкы яши?” – дип сораган. Җыештыручы ике дә уйламый: “Марилар, чуашлар һәм Фән Вәлиәхмәтов”, – дип җавап биргән.

– Әйе, бөтен залны шулай көлдергән иде ул. Чын булган хәлме икән ул, үзе уйлап чыгарганмы, белмим. Салават бит җор сүзле, мәзәкләр аның теленнән өзелми. Әйе, Шаран районында мари белән чуашлар бик күп яши. Алар да үз мәдәниятен саклап калырга тырыша. Милли бәйрәмнәрен бик күңелле итеп уздыралар: үзләренчә бииләр, үз телләрендә матур итеп җырлыйлар.

– Салават белән Сезнең дуслык хакында күп ишетеп беләм.

– Безнең дуслыкка тиз­дән кырык ел була! Ул бит Аксәеттә клуб мөдире бу­лып эшләде. Мин шул ел­ларда Бәхти Гайсин, Фәридә Кудашевалар бе­лән гастрольләрдә йөри идем. Аксәеткә килгәч, Салават белән таныштык. Клуб мөдире буларак, ул безгә чәйләр куеп, табын әзерләде. Ул елларда миңа мөнәсәбәте ничек иде, бүген дә шулай. Йолдыз чире белән авырып интекмәде дип әйтәсем килә. Шундый милләтпәрвәр егетләр күбрәк булсын иде!

– Әңгәмәбезне йомгаклап, нәрсә әйтер идегез?

– Милләтара ыгы-зы­гы­лар булмасын! Һәр бала ана телен өйрәнеп, шул телдә аралашсын иде.

– Йөрәктән чыккан сүзлә­регез өчен зур рәхмәт!

* * *

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 8 май 2013 №19.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ