Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фән ВӘЛИӘХМӘТОВ: “Бармаксыз булуымнан ояла идем, кызлар карамас дип кулны кесәгә тыгып йөрдем”

20 Август 2020 522
Фән Вәлиәхмәтов – мәшһүр тальянчы, Татар­станның һәм Башкортстанның халык артис­ты. “Әрем исе, әрем тәме”, “Сарманай”, “Герман көе”, “Ак каеннар безне какмаслар” кебек халык яраткан җыр­ларын тальян гармунында үзе уйнап, үзе җырлап, халык мәхәббәтен яулады ул.
Фән абый эстрада җырчы­лары арасында туры сүз­ле­леге белән аерылып тора. Нәрсә уйлый, ничек фикерли – шул аның телендә дә.
Без үскәндә мәгариф системасы тиешле тәрбия бирә иде. Интернет булмаса да укытучылар шәп укыта иде. Моңа ачык дәлил: сыйныфташлар нәрсә турында хыялланды – барысының да теләге тормышка ашты.

Популярлык төшүгә һәрвакыт әзер торырга кирәк. Әмма әзер торуы бик кыен, заллар гел шулай тулы булыр төсле. Безне атлы милиция саклый иде – концерт куйганда халык залларга, стадионнарга сыймады. Башкортстан сәнгате тарихында шулай итеп концерт куючылар икәү генә: мин һәм Фидан Гафаров. “Тапшырылмаган хатлар” спектакленнән соң Фиданның популярлыгы! Бүген бер артист та аның кадәр булдыра алмый. Карьера төшү, әлбәттә, күңелне кыра. Айга 2-3 тапкыр чыгып җырлап керәм, барыбер халык онытып бетермәгән әле дим. Мин тамашачыма бик рәхмәтле, ул күтәрде мине.

Тамада – җырчы, ә җырчы – тамада хәзер. Тямаевларны сәхнәгә чыгарырлыкмыни? Шыгрым тулы зал белән концерт куялар. Ә зал тутыра алмаган мескен җырчы яшәр өчен туй алып баручы булып эшли. 1-2 штук андый “тамада-җырчы” булса да ярый, ә алар бит сәхнә тулы! Фәридә апа Кудашева әйтә иде: “Чәчәкләр бәйләме розадан гына торса да ямьсез. Төрле чәчәктән булсын ул. Арасына корыган ботак кыстырып җибәрсәң, бөтенләй матур була”.

Сыерны эт кебек өрергә, этне сыер кебек мөгрәргә мәҗбүр итеп булмый. Башкорт телендә җырлау өчен башкорт булып туарга кирәк. Татар кешесе беркайчан да саф башкорт телендә сөйләшмәячәк. Аның әйткән сүзләре дә мәгънәсез килеп чыга. Башкорт җырчылары – үз тамашачысына, ә татарныкы үзенекенә җырласын. Күз алдына китерегез, әгәр мин француз телендә, яисә инглизчә җырласам?!

Башкортстанда татар балаларына башкорт телен укытуның бер файдасын да күрмим. Балалар башкорт телен укый, ул дәрестән соң – татар әдәбияты, ә аннары – инглиз теле, аннан соң – рус әдәбияты... Ахырда, ул балалар бер телне дә камил белми. Өйрәттеңме, өйрәтмәдеңме – ул барыбер ана телендә сөйләшәчәк.
Тормышның иң зур хаталары аракы эчү аркасында эшләнгән. Элек концертлардан соң бик каты сыйлый иделәр. Күп эчелде.

Безнең талантлар Татарстанга күченеп китмәсә, Башкортстан сәнгате ничек бай булыр иде...

Артист хатыны йомшак кеше булса, гаилә шундук таркала. Минеке – гадел, усал. Шундый булганына әле дә сөенеп бетә алмыйм. Популяр чагымда артык иркенлек бирми иде, кирәк чагында көнләште. Кызлар ул вакытта да хәйләкәр иде: сәхнә артына җыр сүзләре сораган булып, автограф алырга керә иделәр. Хәзер көнләшми. “Бар, җырлап кайт, җырлаудан башка бернәрсәгә дә ярамыйсың”, – дип тә әйтә.

Баянга җырлый белмәгән җырчы – Коръән укый белмәгән мулла. Җырчы, беренче чиратта, баянга җырларга тиеш. Концерт дәвамында түгел, ичмасам, бераз гына. Аның иң кызыгы – бер дә җырлый белмәүчеләргә акча бирүчеләр, ярдәм итүчеләр дә күп бит.

Иҗат – ул базарда көнбагыш сатып утыру түгел. Җырчыда моң һәм беркемнекенә охшамаган тавыш булырга тиеш. Айдарны да, Салаватны да кабатламасын. Хәзерге җырларның тексты бер-берсен кабатлый. Көе турында әйтмим дә инде. Бер композиторның егермедән артык авылга багышланган җыры бар, ди. Көйләре бертөрле, сүзләре генә башка. Шулмы сәнгать?!

Мин гарип дип тормышка үпкәлисе түгел. Бармаксыз да гармун уйнарга өйрәндем, калганнарны уздырып та уйный идем әле. Яшь чакта ояла идем, кызлар карамас дип кулны кесәгә дә тыгып йөри идем. Әмма бармаксыз булуның бернинди дә проб­лемасын тоймадым. Бармак­лар тумыштан шулай. Әни минем белән йөкле булганда кулын комбайн барабанына кыстырган, үзенә бернәрсә булмаган, ә карынындагы бала – мин зәгыйфьләнгәнмен. “16 яшьтә комбайн йөртүчесе булып эшли идем, хәзерге кызлар чәй эчкән савытын да юа алмый”, – дип сөйли иде мәрхүмә.

Баер өчен синдә коммерсант каны агарга тиеш. Заманында Уфада әллә ничә фатир алып, бүген шуларда кеше яшәтеп, бик рәхәт кенә көн күрер идем. Андыйга баш эшләгәнмени? Хәзер “на широкую ногу” яшәп булмый, итәкне җыеп кына...
Картлыкны авылда уздыру хәерлерәк. 10 мең сум пенсия акчасына шәһәрдә мескен хәлдә генә яшәп була. Карчыгым белән Шаранда (Шаран – район үзәге) рәхәтләнеп яшибез: бакчабыз бар, маллар тотабыз, кош-кортның саны йөздән арта. Ашарга җитә, Аллага шөкер.

Картлык бертөрле була икән. Ничек сез гел чир турында сөйләп кенә яшисез дип әнкәйләргә гаҗәпләнә идем. Үзебез дә шул хәзер: радиодан һава торышын тыңлап, авырткан җирләрне сөйләп көн уздырабыз.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,16 март 2017 № 10
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2650
30 Ноябрь 2020 10:35 2059
3 Ноябрь 2020 13:21 1911
16 Ноябрь 2020 09:59 1512
ӨСКӘ