Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фәкыйрьлекнең һәм бәрәкәт булмауның сәбәпләре

15 Ноябрь 2019 546
Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИН
Казанның “Шамил” мәчете имам-хатыйбы
Бик күп кеше тормышның тарлыгына һәм бәрәкәт булмавына зарлана.
Аллаһы Тәгалә: “Кеше зәгыйфь бер барлык буларак яратылган”, – дип әйткән изге Коръәнендә (“Ән-Ниса” сүрәсе: 28нче аять). “Зәгыйфь” дип әйтелгән сүз кешенең һавасыз, ризыксыз, сусыз һәм тагын бик күп шартларсыз яши алмавын аңлата. Әлеге хакыйкатьне аңлаган кеше үзенең Аллаһы Тәгаләгә бәндә булып яшәвен күз алдында тотарга тиеш. Чөнки, безнең дөньяда бәрәкәтле гомер белән яшәвебез Аллаһы Тәгалә кулында. Ул – иксез-чиксез кодрәт иясе. Бездән разый булса, сөенечләр дулкыны тормышыбызны биләп алыр. Ә инде ачулы булса, хәсрәт, үкенеч һәм бәрәкәтсезлек башланыр. Шуңа күрә акыллы кешенең төп вазифасы – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм кодрәтенә иман китерү, Аның боерыкларын үтәү һәм тыелган эшләрдән тыелып яшәү. Гөнаһлар хакында Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Чынлыкта, кеше үзенә килә торган ризыкны гөнаһ эшләве белән юк итәр”, – дигән. Башка бер хәдисендә исә: “Гомернең бәрәкәтен чын күңелдән эшләгән изгелектән башка бернәрсә дә арттырмас. Кешенең тәкъдирендә язылган күрәчәкләре дә дога белән юкка чыгар. Адәм баласы гөнаһ эшләве белән үзенә язылган ризыктан да киселер”, – диелгән. Әлеге хәдисләргә нигезләнеп, галимнәр фәкыйрьлекнең, малда, ризыкта бәрә­кәт булмауның берничә сәбәбен аерым искә төшерәләр. Шуларның берсе – шөкер итмәү. Изге Коръәндә Аллаһы Тәгалә: “Шөкер итсәгез, артты­рыр­мын, (канәгатьсезләнеп, булган нигъ­мәтләремне) кире каксагыз, белегез, Минем газабым бик катыдыр”, – дип әйткән (“Ибраһим” сүрәсе: 7нче аять).

Чын мәгънәсендә шөкрана кылу­чының өч сыйфаты булырга тиеш:
1. Акыл белән нигъмәтне тану һәм чын күңелдән шушы нигъмәткә карата рәхмәтле булу.
2. Тел белән шөкрана сүзләрен яңгырату. Ягъни, “әлхәмдүлилләһ” яки “Аллага шөкер” дип әйтү.
3. Аллаһының боерыкларын үтәп, гөнаһлардан сакланырга тырышу.

Әлеге сыйфатларга ия булмаган кеше шөкрана кылучылар сафында саналмас.
Фәкыйрьлекнең икенче сәбәбе – ялган юллар белән кеше малына ия булу. Ялган һәм угрылык белән килгән мал беркайчан да кешегә шатлык бир­мәячәк. Тиешсез һәм тыелган юл белән барлыкка килгән байлык үкенечле нәтиҗә алып киләчәк.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бу хакта: “Сату эшендә кешене ышандыру өчен күп тапкыр ант сүзен кулланып эш итүдән сакланыгыз. Шулай эшләгәндә, әлбәттә, алдан байлык артыр, ләкин иң азакта юкка чыгар”, – дип кисәткән.

Шәхсән үзем мондый хәлнең шаһите булдым. Бер таныш кеше, авылдан Казанга килеп, башта черек машинада йөрде һәм биш-алты ел эчендә кинәт баеп китте. Әлеге кешенең шулай тиз арада фәкыйрьлектән Казанның иң бай кешеләренең берсенә әйләнүе бик гаҗәпләндергән иде. Ләкин иң азакта әлеге сер ачылды. Бу кеше бик зур угрылык белән шөгыльләнгән икән. Аны кулга алып, үлгәнчегә кадәр төрмәгә утырттылар. Биш-алты ел кәеф-сафа корып, байлык диңгезендә чумып яшәгән кеше, бернәрсәсез калып, үлгәнчегә кадәр төрмә тормышына дучар булды. Әйе, хәрәм мал җиңел керә, ләкин кире чыкканда кешене хәсрәт утына сала. Урлаган кеше үзенең бәхетен урлата. Ялганлаган кеше үзе алдана һәм башка төрле булырга да мөмкин түгел.
Алдыйм дип алданалар. Отам дип оттыралар. Урлыйм дип урлаталар.

Фәкыйрьлекнең өченче сәбәбе – кешеләрне рәнҗетеп, малга, байлыкка ия булу. Бу да шулай ук фәкыйрьлеккә һәм үкенечкә алып килә

Рәнҗеш белән хаксыз алынган малны икегә бүлеп була.
1. Берәр кешедән малын, байлыгын һөҗүм итеп яки талап алу. Кешенең нахакка алынган малында, байлыгында башка кешенең каны, күз яше, рәнҗеше булса, әлеге мал күзгә чагылмаган, яшерен еланга охшаш. Көннәрдән бер көнне барыбер рәнҗеткән кешене чагып агулаячак.

2. Саранланып яки тәкәбберләнеп, зәкят-сәдака бирмичә, мохтаҗ кеше­ләргә ярдәм итмәү. Бирергә тиеш мал бирелми калса, шушы сәбәптән берәр Аллаһ бәндәсе ач калса яки үлсә, әлеге җинаятьнең җәзасын малыннан зәкят сәдакасын чыгармаган кеше үз өстенә алачак. Бу дөньяда Аллаһы Тәгалә берсен фәкыйрь итә, икенчесен бай итә. Фәкыйрьнең өлешен байга тапшыра. Фәкыйрь фәкыйрьлеге белән, бай үзендә булган фәкыйрьнең өлешен чыгару белән сынала. Фәкыйрьнең өлешен үзенә тапшыра икән, имтиханны бирә алды дигән сүз, ә инде бирми калса, фәкыйрь, мохтаҗ кешенең өлешен бирмичә үзендә калдырса, агулы еланны үзендә калдырды, дигән сүз. Әлбәттә, әлеге хәлнең нәтиҗәсе хәсрәтле булачак. Фәкыйрьнең, мохтаҗның күз яше байны табып, җәзасын арттырачак.

Изге Коръәндә Муса пәйгамбәр заманында яшәгән Карун хакында хәбәр ителә. Карун алдан гади бер кеше буларак, Муса пәйгамбәргә иман китерә, аның якын иярченнәреннән була. Муса пәйгамбәр аңа “Исме Әгъзәм” догасын өйрәтә һәм Карун әлеге тылсымлы доганы укый башлагач, аның байлыгы арта. Көннәр үтә, ул иң бай кешеләр­нең берсенә әйләнә. Үлчәп һәм санап бете­рә алмаслык хәлгә килгәч, үзенең ни хәл­дә булганлыгын онытып тәкәбберлә­нә, фәкыйрьләргә байлыгыннан өлеш чыгармый. “Әлеге байлыкка үз тырышлыгым белән ия булдым”, – дигән булып, үзен барысыннан да өстен куя һәм Аллаһы Тәгалә газап җибәрә: аны байлыгы белән бергә җир йота. Аңа хөсетләнеп, аның байлыгына күз салып, кызыгып йөргән кешеләр дә, аның нинди каты газапка дучар булганлыгын күреп хәйран калалар һәм, Карунның байлыгына кызыкканлыкларын искә төшереп, үкенәләр.

Фәкыйрьлекнең дүртенче сәбәбе – ялкаулык. Адәм баласының бу дөньяда уңышларга ирешә алмавы күп очракта ялкаулыкка нигезләнә. Ялкауланып бернәрсә эшләргә теләмәгән һәм омтылмаган кеше ничек фәкыйрь булмасын? Пәйгамбәребез галәйһиссәлам ялкаулыктан бернәрсә эшләмичә яшәүдән Аллаһы Тәгаләгә сыгынган.

Фәкыйрьлекнең бишенче сәбә­бе – тә­вәккәл булмау, берәр эшнең уңыш­сыз­лыгыннан куркып, берәр күңелсез нәти­җәне күзаллап, хәрәкәт итүдән тыелу. Иманлы бәндә Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә инанып, аңа таянып, шиклән­мичә уңышны күзаллап эшкә керешсә, һичшиксез эшләрендә уңыш күрәчәк.

***

Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, 11 ноябрь, 2018 ел.
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1570
ӨСКӘ