Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Эштән чыгарганнармы, үзләре чыкканмы?

25 Октябрь 2013 1231
Бер көнне редакциягә Апас районының “билгесез” авылыннан “исемсез” кеше шалтыратып, бер авылда почта бүлеге башлыгы һәм өч хат ташучының берьюлы эштән китүләре турында хәбәр итте.
Китсә ни булган диярсез! “Ат”сыз ханым шыпырт кына “Әллә акча үзләштерделәр микән?” дип тә фараз кылды. Башка килгән беренче уем “туйганнардыр, тимер йөрәкле булсаң да, ул эштә чыдавы авыр” булса да, ханымның сүзләрен мыегыма чорнап, “эш ташлаучылар”ны күреп сөйләшергә булдым.

“Почта кызы мин”

Аңа кадәр бер-ике сүз әйтеп узыйм әле. Мин дә почта хезмәткәре баласы. Кечкенәдән бу казанда кайнап, әлеге эшнең җаваплылыгын да, авырлыгын аңлап үскән кешемен. Көне буе биючеләрдән кимен куймый тыпырдап кына йөрсәң дә, шелтәсе дә, сүзе дә күп тия анда эшләүчеләргә. Почтаның елга ике мәртәбә кабатлана торган “урак өсте” – газета-журналларга яздыру; басмалар тарату, хат-телеграмма, перевод, посылка өләшү, пенсия бирү, ут-газ һәм су түләүләре җыю кебек “законный” эше өстенә, чәй, май, юрган, галош һәм башка көнкүреш товарлары сатып план да үтиселәре, шул товарны алтмыш (!) төркемгә бүлеп хисапка утыртасы, көндәлек эшне биш-алты төрле журналга теркәп тә барасылары, билгеләнгән вакыттан бер минут соңламыйча компьютерны ачасы, көндәлек почта өлгертәсе, кәрәзле телефонга акча саласы, кеше Сабантуй, Яңа ел кебек бәйрәмнәрдә күңел ачканда да авыл халкын мәгълүмат белән тәэмин итәселәре һ.б., һ.б. бар аларның! Үз практикамнан чыгып әйтәм, почта эше – рәхмәт әйтелә торган эш түгел! Бәйрәм ялларында “Нигә бүген газета килми?” – дип өйгә шалтыратуларга күнегеп беттек бугай инде без! Вакытлы матбугат вакытында килмәсә дә, алган товарның граммы җитмәсә дә, пенсия акчасы азрак соңласа да – почтадагылар гаепле!

“Әллә берәр кырын эш бармы?”

Тәки эштән чыгучыларны эзләп таптым – Йомралы почта бүлекчәсендә майтарылган икән бу хәлләр! Аноним шалтыратучының эзенә төшә алмадым билгеле, алай да урамда очраган абый-апалардан җирле почта хакындагы фикерләрен белешәсе иттем. Күпчелеге әлеге “эш ат”ларына каршы сүз әйтмәде, мактадылар да, кызганучылар да булды. Әмма бер-икесе: “Бик тиз генә командалары белән эштән чыктылар бит әле, әллә берәр кырын эш эшләделәр микән?” – дип тә ычкындырды.

Йомралы почта бүлекчәсе сигез авылга хезмәт күрсәтә: Карабай, Йомралы, Идрәз, Дүртиле, Ишеево, Марьино, Татар Пүчинкәсе, Танаево. Карабай, Идрәз, Йомралы авыллары вакытлыча хат ташучысыз калса, почта бүлекчәсе үзе дә “әни”сез кала.

“Арттан сөйлиләр, килеп әйтүче юк”

Гөлфия Вафина почта бүлеге башлыгы булып 29 ел хезмәт куя. Поч-та бүлеге башлыгы дилбегәсен үз кулына алганнан бирле, күпме начальник, күпме хат ташучы алышына. Күпме кәгазь реформасы, тавык чүпләп бетермәслек вак-төяк эш кушыла. Тырышкан да, түзгән дә! Безгә килеп ирешкән күңелсез хәбәр үзләренә дә ишетелгән аларның.

– Эшләгән вакытта килеп сүз әйтүче булмады, менә хәзер берсе чыгарган инде “акча үзләштергәннәр” дигән сүзне, күңел барыбер рәнҗеп тора шул! Юкса, халыкның бер үтенечен дә аяк астына салып таптамаган, аңлашып эшләгән ләбаса! Эштән үз теләгем белән, сәламәтлегем какшау аркасында киттем, – диде Гөлфия ханым.

Билгеле, үз эшенең остасын кемнең тиз генә ялга җибәрәсе килсен, Буа районара почта бүлеге начальнигы Фиргат Хәсәнов килеп үгетләп карый аны. Аннан соң да ике ай эшли ул. Декрет ялындагы хат ташучы эшкә чыккач, үз урынына калырга күндерә.

– Көн саен шалтыраттым Розага. Кал инде минем урынга, эшлә инде, – дип көн саен ялындым. Әле дә чакырган саен барам, өйрәтәм, булышам. Почта эше – четерекле эш, аңа бер генә көндә дә, бер генә айда да өйрәнеп бетеп булмый...

Карабай авылының экс-хат ташучысы Фәния Сөнгатуллина да әлеге “пост”та унтугыз ел тора. Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылыннан 1988 елда килен булып төшә ул бу авылга. Башта сөт җыючы булып эшләсә, соңыннан бер яшьлек баласын каенанасына калдырып, хат ташучы булып керә.

– Безнең эштән чыгуны “бер-беребезгә бәйле түгелме икән? – дип баш ваталар. Бәйле дип тә, бәйле түгел дип тә әйтә алмыйм. Каенанамны берүзен генә бер генә минутка да калдырып китеп булмый. Гөлфия белән эшләгәндә (Гөлфия Вафина үзе дә Карабайда тора – Ч.Ш.), мин килгәнне көтеп тора, килеп җитмәсәм, почтаны үзе алып кайта иде. Роза (хәзерге җитәкче) Идрәздә торып, минем почтага өлгертәсе документны ничек алып китсен дә килгән почтаны кирегә миңа ник китереп йөрсен? Почта эше – рәхмәтсез хезмәт. Эше күп, акчасы юк, өйгә кайткач та тынычлык юк, ярты эше өйгә ияреп кайта. Ирем дә, кызым да, акылында булганда каенанам да эшемне бүлеште...Кичә суга акча җыеп йөргәндә: “Гөлфия яңадан эшкә керә икән, командасын җыяр микән? – диләр. Сүзне җыйнаулашып сөйлиләр, берсе дә биткә бәреп “гаебебез”не әйтми.

Идрәз авылы хат ташучысы Алсу Гыйззәтуллина белән телефоннан сөйләштем. Бу вазыйфасыннан тыш ягулык салу һәм склад мөдире булып эшли икән. Эштән чыгуының сәбәбен өлгерә алмауда, дип аңлатты ул. Йомралы авылы хат ташучысы Наилә Кәлимуллина исә инде күптәннән “чыгам” дип талпынган.

– Берөзлексез егерме ел хат ташучы булып хезмәт куйдым. Коллективыбыз бик әйбәт, бар эшне киңәшләшеп эшләдек. Гөлфия эштән чыкса, мин дә китәм дип тордым. Эше күп, эшенә күрә акчасы юк. Аз акчага өйдәгеләр дә риза түгел. Товар ташый-ташый бөкрәеп беттек. Егерме елга бер тапкыр отпуск күргән юк, беренче ял бу! – дип, эштән чыгуының сәбәбен әйтте ул.

“Баралар да шапылдап утыралар гына, авылны көнгә бер әйләнеп чыгалар, чиста эш.”

– Мондый сүзләрне алданрак та ишетергә туры килгән почталыларга. Әмма үз урыннарына ярты еллап кеше эзләсәләр дә, ризалашучы табылмаган бит әнә! Дөрес, ирекле башын ирексезләп, өч-дүрт мең сум хезмәт хакына кемнең, үзләре әйтмешли, “ачык төрмә”гә керәсе килсен? Товар сату буенча бирелгән планны үтәсәң 300-400 сум премия! Көлмәс җиреңнән көләрсең, валлаһи!

Җитәкче сүзе

Почта ташу һәм эшкәртү цехының Апас бүлекчәсе җитәкчесе Миләүшә Шәүкәт кызы Габитова Йомралы почта бүлекчәсенә карата бары тик җылы сүзләр генә әйтте:

– Кешенең сөяксез теле ни сөйләмәс! Имеш-мимешләргә колак салып, күңелләрен төшерә күрмәсеннәр берүк. Әлеге бүлекчә гомер-гомергә алдынгы саналды. Почта бүлеге башлыгының бер урында 29 ел, хат ташучыларның егермешәр ел эшләве – шуның ачык мисалы. Гөлфия Вафина авырып китү сәбәпле чыгарга булды. Шушы көнгә кадәр үгетләп килдем әле мин аны. Хат ташучыларның да үз сәбәпләре. Алар урынына килгәннәре дә сынатмаслар дип уйлыйм.

Почтаның хезмәт хакы турында кабат сүз кузгатып тормыйм. Башлыкларның, операторларның, хат ташучыларның эш хаклары 15%ка артачак дигән хәбәр килеп иреште-ирешүен. Әмма ул бездән дә, Казаннан гына да тормый. “Россия почтасы”на буйсынабыз. Авыл халкының иң күп аралаша торган кешеләре, авылның “йөрәге” дә почта хезмәткәрләре инде. Ямьсезләнеп сүз сөйләп йөрмәсеннәр иде. Почта хезмәткәрләренә һәйкәл куярлык бүгенге көндә! – дип басым ясады.

Соңгы сүз

Күргәнегезчә, Йомралы почта бүлекчәсендә кыңгыр эшләр майтарылмаган. Дөрес, берьюлы дүрт хезмәткәрнең эштән чыгуы авыл халкы күңелендә әллә нинди уйлар тудыргандыр. Ә нәтиҗә ясап әйтсәк, почталыларның эштән чыгуында әллә ни зур гаеп юк! Шулай да, минемчә иң зур сәбәп – хезмәт хакы. Эшләр болай барса, иманым камил, почта бүлекчәләре ишегенә зур йозак салыныр да, газета-журналлар урамда тузгып ятар...

“Вәгъдә ителгәнне өч ел көтәләр” дигәч тә, хезмәт хаклары турындагы сүз буш өмет кенә булып калмасмы икән? Почталыларның хезмәт хаклары турында ничә ел сөйләнеп тә, коры вәгъдә ашатучы югарыдагыларга, биш-алты мең сум хезмәт хакы түләп, шуның кадәр эшне эшләтеп карыйсы иде...

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Апас – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ