Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Эш бар, хезмәт хакы яхшы, эшче көчләр генә кирәк”

14 Апрель 2017 975
“Авылда эш юк” дигән сүз соңгы елларда популяр. Без, журналистлар да еш ишетәбез аны. Колхозлар таралган, мәктәпләр ябылган. Билгеле ки, яшьләр мәктәпне тәмамлау белән тизрәк авылдан табан ялтырату ягын карый. Аларны гаепләп тә булмый. Ләкин азмы-күпме эшле авылларыбыз да бар бит әле. Шундыйларның берсе белән Әтнә якларында танышып кайттым.

Олы Мәңгәр җирлеге өч авылны берләштерә. Өч авылга алты кибет, балалар бакчасы, медпункт, башлангыч мәктәп эшләп килә. Халкы заманнан калышмыйча, матур итеп яшәргә тырыша. Иң кызыгы: авыл инвесторлар кулына калмыйча, колхоз системасы белән яши.

– Районыбызда инвесторлар юк дәрәҗәсендә, – ди җирлек башлыгы Вазыйх Хисмәтуллин. – Бездә авыл халкы өчен төп эш урыны булып күмәк хуҗалык тора. Аллага шөкер, колхозыбыз игенчелек һәм терлекчелек буенча зур күрсәткечләр белән алга атлый. Көн саен дәүләткә 20 тонна сөт тапшырабыз.

– Күрсәткечләр югары булгач, сыер савучыларның хезмәт хаклары да шәптер?

– 20 меңнән алып 30 меңгә чаклы. Элеккеге кебек носилка белән азык кертү, чиләк белән су ташулар юк хәзер. Барлык эшләр механикалаштырылган. Савымчылар ике сменада эшли. Ике мәртәбә ашату да каралаган. Учеты барсын өчен генә бер ашауга 3-5 сум басып калабыз.


сыер савучы2.JPG

– Авылларда эшче көчләр җитәрлекме?

– Кызганыч, колхозда эшләүчеләрнең яше олыгая бара. Бүгенге көндә авылда кеше яшәми торган 30лап буш йорт бар. Дөрес, кайчандыр читкә киткән олы буын кешеләре картайган көннәрендә авылга кайтырга тырыша. Кайтсыннар, сүз юк. Әмма авыл яшәсен һәм яшәрсен өчен эшче көчләр, яшьләр кирәк бит. Җитәкче буларак авылның гөрләп торуын, бала-чаганың күп булуын телим. Йоклап ятып булмый. Киләчәгеңне бүгеннән кайгыртмасаң, соң булуы да бар. Шуңа да эшкә мохтаҗ гаиләләрне үзебезгә кайтарту буенча ныклап шөгыльләнә башладык, – ди җирлек башлыгы.
 Вазыйх абый әйтүенчә, авылга кайткан яшь гаиләләр белән ике яклы хезмәт килешүе төзеләчәк. Сынау шартларын яхшы узсалар, шәхси йорт белән дә тәэмин ителәчәкләр. Ә иң кызыгы: 15 ел колхозда хезмәт куйганнан соң, торак урыны шәхси милек буларак бүләк ителә. Кыскасы, эшлим дигән гаиләгә, ялгыз кешеләргә барлык уңайлыклар тудырылачак. Әнә шулай итеп ике куянның койрыгын берьюлы тоту мөмкинлеге бар: торыр урының да, эшең дә була.

Әгәр әлеге тәкъдим сездә кызыксыну уятса, Вазыйх Хисмәтуллинга шалтырата аласыз: 8950-31-52-481


                                             TmeTPoYwg64.jpg
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1093
26 Июль 2019 16:42 930
ӨСКӘ