Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Җенси юл белән күчүче авырулар баласызлыкка китерә

2 Апрель 2019 614
Хәзер кайсы гына табибка барсаң да, авырулар арасында яшьләрнең күп булуы турында ишетеп кайтырга туры килә. Җенси юл белән күчүче авырулар да искәрмә түгел. “Пациентларыбыз арасында 14-15 яшьлек егет-кызлар да бар. Аларның саны елдан-ел арта”,–ди Республиканың тире һәм венерик авырулар клиник диспансерының 4нче хастаханәсе бүлеге табибы Ләйсән Рәис кызы Насыбуллина. Яшүсмерләрнең авыру йоктыруы ешрак мәктәптә медицина күзәтүе уздырганда табиблар тарафыннан ачыклана икән. Аноним кабинетларга үзләре килүчеләр дә бар.
–Ләйсән ханым, бүген киң таралган венерик авыру нинди?

–Алар 20дән артып китә. Классик венерик авырулар исемлегенә сифилис, гонорея, йомшак шанкр, трихомониаз керә. Хламидиоз, мико-уреаплазмозны яңа икенче буын авырулары дип йөртәләр һәм алар да бүген еш очрый. Шулай ук кеше папилломасы вирусы, герпес вирусы цитомегаловирус белән авыручылар бар.

–Бу авыруларны нәрсә берләштерә һәм алар ничек аерыла?

–Венерик авыруларның төп таралу юлы–җенси мөнәсәбәткә керү. Аларның һәммәсе дә җенси органнарны зарарлый.

Аермалыкларына килгәндә, бу авыруларның инкубация чорлары төрле. Әлеге вакыт 3-4 көннән алып, 2-3 айга кадәр сузылырга мөмкин. Гонорея, трихомониаз кебек чирләр күп очракта тышкы билгеләр аша беленә: кеше җенси органнарында уңайсызлык тоя, бүлендек күзәтелә.

Авыру китереп чыгаручы микроорганизмнар, җенси юлларның лайлалы тышчасына эләккәч, кайчак “йокы”га талырга һәм иммунитет какшагач кына үзләрен сиздерергә дә мөмкин. Мәсәлән, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларына караганда, өлкән яшьтәге кешеләрнең якынча 90 проценты үзендә герпес һәм кеше папилломасы вирусы йөртә икән.

–Хәзер вируслар заманы. Алда әйтелгән вируслар арасында мутацияләнү очраклары бармы?

–Әлбәттә, вируслар мута­циягә керә һәм аларны дәва­лау авырлаша, озакка сузыла. Ләкин шуны да онытырга ярамый: әлеге вируслар үзләре дә күптөрле. Шуңа да хәзер аңлы кешеләр гаилә корыр, бала алып кайтыр алдыннан хастаханәләрдә тикшеренә.

–Венерик авырулар нәрсәсе белән куркыныч? Бүгенге медицинада аларны ачыклар өчен бөтен мөмкинлекләр дә бармы?

–Бу авыруларны вакытында ачык­лап, дәваламау җитди тайпылышларга китерә. Хатын-кызлар киләчәктә бала таба алмаска, йөккә узган очракта да өзлегүләр күзәтелергә яки аналык муентыгында яман шеш үсәргә мөмкин. Сифилис, гонорея, хламидиоз ише сырхауларның карындагы яралгыга яки туганда балага йогуы ихтимал. Алар шулай ук яралгының төшүе, баланың вакытыннан алда тууы, күрү сәләте зәгыйфьләнү, пневмония башлануга да китерә ала.

Җенси юл белән күчүче авырулар йогынтысында күкәй үсентесе яки эпидидимит ялкынсынса (бу хәл гадәттә 40 яшькә кадәрге ирләрдә күзәтелә), ирләр дә киләчәктә баласызлык проблемасы белән очрашырга мөмкин.

–Әлеге авыруларны дәвалау юллары нинди?

–Өзлегүләр күзәтелмәгәндә, дәвалану амбулатор формада уза, табиб антибиотиклар, вирусларга каршы көрәшүче препаратлар билгели. Гинеколог һәм урологлардан аермалы буларак, венерологлар хатын яки ирне генә түгел, ә икесен бергә парлап дәвалый.

–Профилактика максатында нәрсә киңәш итәсез?

–Белер-белмәс кеше белән җенси мөнәсәбәткә кермәскә. Ә инде бергә булырга уйлаган очракта, партнерны карап сайларга, саклану чаралары кулланырга кирәк. Авыру иярү куркынычы янаганда антисептик препаратлар (хлоргексидин, мирамистин) ярдәмендә җенси юлларны эшкәртү шарт. Үзеңә инфекция эләкмәдеме икән дип шикләнгәндә, белгечләргә күренү, тикшеренү зарур.

Шуны истән чыгарырга ярамый: үз белдегең белән дәвалану өзлегүләргә китерә. Чөнки венерик авырулар еш кына “букет”ны хәтерләтә. Берсен дәвалаганда файдаланган препарат, икенче микроорганизмның каршы тору көчен ныгытып, авыру хроникка әйләнергә мөмкин. Аннан соң бер кешегә ярдәм иткән даруның икенче берәүгә килешмәве, киресенчә, тайпылышларга китерүе дә ихтимал.

–Хәзер шәхси клиникалар күп. Әлеге авыруларны дәвалаганда, аларга таянырга ярыймы?

–Еш кына шәхси клиникаларда венерик авыруларны исәпкә алмыйлар. Гәрчә, андый кешеләр һичшиксез теркәлергә тиеш. Чөнки кайбер чирләр озак вакыт күзәтүне таләп итә. Шуңа да алда әйтелгән авыруларга дучар булучыларга Республиканың тире һәм венерик авырулар клиник диспансерына яисә Казанның һәр районындагы поликлиника бүлекләренә, аноним кабинетларга барырга киңәш итәм.

Бу уңайдан Казанның Короленко урамы, 54 йортта урнашкан аноним кабинетта психолог, гинеколог, дерматовенерологлар 18 яше тулмаган егет-кызларга бушка хезмәт күрсәтә.

–21нче гасырда яшибез, яңадан-яңа препаратлар җитештерелә. Тик җенси юл белән күчүче авырулар барыбер кимеми. Ни өчен?

–Без–табиблар–мәктәпләрдә югары сыйныф укучыларына, институт, техникум студентларына лекцияләр укыйбыз, кинофильмнар күрсәтәбез. Ләкин безнең тарафтан башкарылган хезмәт кенә җитми. Массакүләм мәгълүмат чараларында, интернетта профилактика ысуллары аз пропагандалана.

Әти-әниләр дөнья артыннан куып, балалары турында оныталар, аларга тиешле игътибар бирмиләр. Нәтиҗәдә, балалар күп вакытларын үз ирекләрендә уздыра. Шулай ук аларның иртә өлгерүе дә мөһим роль уйный. Моннан тыш, наркомания, эчкечелек, сукбайлар, читтән эшкә килүчеләр саны арту да авырулар таралуга сәбәп булып тора. Җенси юл белән күчүче авырулар да социаль сырхауларга әйләнеп бара.

–Ләйсән ханым, газета укучыларга теләкләрегез.

–Алда язылган киңәшләргә колак салып, матур гаилә корып, исән-сау булып яшәсеннәр, сәламәт балалар үстерсеннәр иде.


* * *

"Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 17 март 2011 № 11

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ