Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Җенләнүгә сиксән процент очракта кешеләр үзләре гаепле"

1 Ноябрь 2019 835
Коръәни Кәрим сихерне кяферлеккә тиңли. Мөсел­маннарга күрәзәчелек, сихер белән шөгыльләнү катгый тыела. Сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән дә сихер һәм җенләнү турында сөйләштек.
– Параллель дөнья ияләрен күргән, аларның тавышларын ишеткән кешеләр бар, имеш. Халыкта мондый затларны җенләнгән диләр. Белүемчә, андый кешеләр сезгә дә еш мөрәҗәгать итә.

– Әйе, бик күп шалтыраталар, ләкин аларны кабул итәргә ашкынып тормыйм. Моннан унбиш ел чамасы элек өшкерү белән махсус шөгыльләндем. Өшкерү серләрен дә өйрәндем, чит илләрдәге өшкерүчеләр белән дә күрештем. Тик ахырдан көнгә кырыгар кеше үзен өшкертергә килә башлагач, тормышның рәте китте. Шуңа да бу эштән әкренләп читләшергә туры килде. Хәзер инде күп мәчетләрдә өшкерүче, бу эш белән җитди шөгыльләнүче хөрмәтле имамнар бар. Дөрес, кайчак бик авыр хәлдә калган кешеләрне кире борып җибәреп тә булмый. Аллаһы Тәгаләдән куркып, мөселман хакы дип, өшкерергә алынам. Соңгы арада да шундый берничә гаилә белән эшләдем. Намаз укучы бер хатын сеңлесен алып килде. Ул кыз Казан хастаханәсендә табиб булып эшли. Зиратка кергәч, кабердәге мәетләрне күрәм, кайсында ир-ат, кайсында хатын-кыз ятканын әйтәм, ди. Кабер ташын барып карыйлар, шулай була икән. Өйдә дә диванда, өстәлдә утырып торган затларны күрә ди. Баксаң, әнисенең әнисе сихерче булган һәм шул хатын оныгына аяк киеме бүләк иткән. Бу кыз шуны кигәч, аягы авыраеп егылган. Әбисе аңа шул рәвешле үзенең сихерче сәләтен тапшырган. “Хәзрәт, мин бу сәләттән ничек котылыйм? Кияүгә чыга алмыйм, берәү белән танышканым да юк”, – ди. Намазга басарга, яулык бәйләргә тели, шулар ярдәменә өметләнә. Икенче бер гаиләдә ир белән хатын аерылышу дәрәҗәсенә җиткән, бер-берсенә талак әйтешкәннәр иде. Ирнең хәле начар, холыксызлана, кычкыра, акыра, сүгенә, өйдән чыгып китеп, урманда йөри, аннан кайткач, тагын давыл кубара икән. Коръән укый башлагач, аның кыяфәтен күреп, хатынының исе-акылы китте. Өч-дүрт мәртәбә Коръән укып өшкергәч, гаиләләрендә тынычлык урнашты. Хәзер инде никахларын яңарттылар, матур гына яшиләр.
Өченче бер гаиләдә балалары өйләрендә җеннәр күрә. Хуҗа дингә бөтенләй ышанмый иде. Вәгазьләр сөйләгәч, әкренләп намазга басты. Ләкин аңа карап кына өйләрендә тынычлык урнашмады. Мин инде: “Сәбәп фатирдамы, әллә үзегездәме икәнен белү өчен берәр атна әниләрегездә яшәп торыгыз әле. Өегездән киткәч, тынычлык урнашмаса, Коръән укып, торакны чистартырга кирәк”, – дип тәкъдим иттем. Күпләрнең фатирында үзләренә кадәр кемнәр генә яшәми бит! Алардан да әшәкелек калырга мөмкин. Җен ияләшсә, ниндидер тынгысызлык башлана, йоклаганда бала сискәнеп уяна, йоклаганда бастырылу күзәтелә. Бу – бик аяныч хәлләр. Аллаһы Тәгалә: “Җеннәрнең дә, шайтаннарның да зыяны минем рөхсәттән башка килмәс”, – ди. Андый авырлыклар берәрсен рәнҗетү сәбәпле дә бирелергә мөмкин. Алда сөйләнелгән гаиләдә дә хатыны: “Килендәшемне бик каты җәберләдем”, – дип ачылды. Андый вакытта кеше гөнаһларын искә төшереп тәүбә итәргә, бу бәладән котылу юлын Аллаһы Тәгаләдән сорарга тиеш. Ул ярдәм итмәсә, берәү дә беркемгә булыша алмый. “Өшкерегез әле”, дип килүчеләргә дә, “кулымда шифа юк”, дим. Аллаһы Тәгаләнең туксан тугыз исем-сыйфаты арасында шифаландыручы дигәне бар. Кеше өшкерүче укыган Коръәни Кәрим аша Аллаһы Тәгалә шифа бирүенә инанса гына дәвалануның нәтиҗәсе була. “Бу кеше сихәтләндерде, ул савыктырды”, дип әйтү исә – ширек сүз. Шифа Аллаһы Тәгалә кулында.

– Сихер ничек барлыкка килгән?

– Сихер гыйлеме Сөләйман пәй­гамбәр заманында ук таралган. Аңа Аллаһы Тәгалә шундый көч-куәт биргән, ул бит җеннәр, хайваннар, пәриләр белән идарә иткән. Җеннәр бу хөкемгә ризасызлык белдереп, гел ниндидер хәйлә уйлаганнар һәм сихер китабы язып, шуны Сөләйман пәйгамбәр тәхете астына күмеп куйганнар. Ә инде Сөләйман үлгәч: “Ул үзенең патшалыгын сихер белән идарә иткән”, – дип аның турында копкы тараталар. “Каян беләсез?” – дип сорагач, тәхет астын казып карарга тәкъдим итәләр. Аннан теге сихер китабын тартып чыгаралар. Сөләйманга нәфрәт белән яшәүчеләр шул китапка ышана һәм аны Сөләйман китабы дип атыйлар. Бүген җир йөзенә таралган магия, сихер һ.б. шул китаптан чыккан.
Сихер хак нәрсә, аның көче бар. Ләкин Аллаһы Тәгалә ирек бирсә генә җеннәр аша сихер тәэсир итә. “Бәкара” сүрәсенең 102 аятендә сихер турында бәян кылына.

– Җенләнү белән сихер аерыламы?

– Җенләнү – сихернең бер төре. Ягъни сихерне кешене авыру, аеру, үзенә кул салу һ.б. ярдәмендә ясыйлар. Бик каты итеп сихерләгәндә кешегә җен кереп оялый. Ул шулай ук гафләт халәттә, ягъни адәм баласы онытылып китеп, гөнаһ кылып йөргәндә дә керә ала. Андый очракта җен ниндидер максат белән керми һәм аны чыгаруы да җиңел. Ә менә сихерче тәэсире белән махсус җен керсә, аны чыгару гаять авыр. Бу күренеш – җенләнү дип атала.

– Җен кешенең эчендә нишли?

– Җен билгеле бер максат белән, әйтик, кешене үтерергә дип керергә мөмкин. Адәм баласының нинди әгъзалары зәгыйфь була, ул шуларга тәэсир итә башлый. Кеше ябыга, хәлсезләнә, башы яки бүтән әгъзасы авырта, ашаган ризыгыннан бәрәкәт алмый, азыкның энергиясен җен суыра, ә медицина анализлары организмында бернинди җитешсезлек күрсәтми. Ул тынгысызлана, үзен кулда тота алмый. Анда невроз кебек авырулар башланырга мөмкин. Кемдер хәтта шизофрения хәленә җитә. Җенләнүнең күп төрле дәрәҗәләре бар. Кеше гайре табигый халәткә җиткәч, хастаханә юлын таптап арыгач, “миндә берәр нәрсә юкмы икән” дип дин әһелләренә бара. Алар инде Коръән һәм догалар укып, өшкерергә керешә. Башка төрле ысуллар куллану шәригать кануннарына туры килми.
Коръәнне дөрес итеп укыганда, кешедә җенләнүнең билгеләре дә күренә. Аяк-кулы, бармаклары калтырый, аның бүлмәдән чыгып качасы килә, кычкыра. Кайберәүләр хәтта Коръән укучыга барып ябыша.

– Бу вакытта җен нишли?

– Җеннең матдәсе безгә күренми, ул кешенең эчендә утыра. Коръән укый башлагач исә, аның хәле авырая, чөнки без аны күрдек, сиздек булып чыга. Коръән уку җенгә кылыч белән суккан, утта яндырган кебек тәэсир итә. Чыдый алмагач, ул да һөҗүмгә күчә. Ягъни кешенең калтыравы, кычкыруы – җен эше. Өшкереп дәвалануны ничек тә ахырга кадәр җиткерергә кирәк. Әлбәттә, берничә мәртәбә Коръән укыгач, җен хәлсезләнә һәм косык булып тышка чыга.
– Җен чыкканда авыздан чыга. Ә кергәндә организмга нинди юллар белән эләгә?

– Керү юллары төрле: кием, аяк киеме, ягъни тәнгә тиеп торган әйбер, бүләк, ризык һ.б. аша эләгә. Хәтта мәет юган суны да урлап, башкаларга эчерүчеләр бар. Кайбер имансыз бәндәләр үз файдаларына кулланмасын, кешеләргә сихергә юл ачмас өчен бөтен серне дә ачып бетерәсем килми. Ләкин әлеге язманы укучыларга үзләренә дә сак булырга кирәк. Аллаһы Тәгалә: “Бу дөньяда һәр сихерче кяфер булып хөкем ителде”, – ди. Алар Аллаһы Тәгаләгә ышанмый. Шуңа күрә бу дөньяда Раббыбызның рәхмәтенә ирешә алмыйлар, ахирәттә дә җәннәтне татымаячаклар. Бу сүзләр сихерчеләргә мөрәҗәгать иткән кешеләргә дә кагыла. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Әгәр берәрегез сихерчегә барып, берәр йомыш белән мөрәҗәгать итсәгез, Расүлебезгә иңгән бөтен дингә көферлек китергән була. Шушы мизгелдән Аллаһка ышанмаучы кешегә әйләндегез”, – ди. Сихерчегә баручы да, сораучы да, заказ бирүче дә, акча түләүче дә, бозымны эшләүче дә – барысы да бер хөкемдә.

– Өшкерүче кешенең көче аерыламы?

– Күптән түгел өшкерү белән шөгыльләнә торган ике кеше белән очрашырга туры килде. Икесе дә мөселман. Берсе – Коръән укый, икенчесе җеннең йөргәнен күрә һәм шуңа суга-суга бу зәхмәтне чыгаралар. Бу өлкәдә тәҗрибәле, көчле иманлы, Коръәнне яхшы укучы кеше белгеч санала. Һәркемгә дә бу эшкә алынырга ярамый. Чөнки өшкерүче кеше авыруны үзе аркылы уздыра. Ул аны үзенә алып, кире чыгара да белергә тиеш. Бу үзенә күрә бер фән һәм һәммә кешегә дә хас гамәл түгел. Өшкереп дәвалау сәләте Аллаһы Тәгалә тарафыннан кайбер иманлы кешеләргә дә бирелә. Аларны карамәт дип йөртәләр.

– Андый кешеләр күп. Ничек аерырга? Кайсына барырга?

– Дөрес, өшкерүчеләр үзләренә килгән кешеләрнең ышанычын яулау өчен бүлмәләренә шамаилләр, догалар элә, бисмилла да укыйлар. Ләкин моңа гына ышанып бетмичә, аларга ипләп кенә төрле сораулар да биреп карарга кирәк. Әйтик, “Фатиха” сүрәсен укып күрсәтегез әле”, дип әйтергә мөмкин. Кеше бу сүрәне белми икән, димәк, ул намаз укымый. Намаз укымадымы, диненең нигезе юк. Кешенең алга акча куеп эшләве, ягъни “сине каравым фәлән сум тора”, дип әйтүе дә шик уятырга тиеш. Чын күңелдән өшкергән зат алай итми. Без үскәндә күрше авылда өшкерүче әби бар иде. Мәктәптә укучы бер кыз бала имтиханнар тапшырганда авыруга сабышкан. Әтисе теге әби яшәгән авылга киткән. Өенә керсә, кешеләр утыра, ә карчык үзе юк икән. Икенче мәртәбә барганда да аны тота алмаган. Икенче берәү: “Улым, син – коммунист, бер дога да белмисең, шуңа ул синнән куркып кача, син аның янына барганда пәлтәңнең эчен тышка әйләндереп ки, сизмәс”, – дигән. Шулай итеп баргач кына әбине урынында тоткан. Әби аның кызына җиде төрле ризык өшкереп биргән. “Олы юлга чыккач, кызыгыз терелер”, – дигән. Зур юлга чыккач, кыз чынлап та айнып киткән. Үзе белән нәрсә булганын хәтерләми икән. Ул заманнарда да андый дәвачылар күп булган. Әти белән әни сөйләгән бер хатирә дә күңелдә саклана. Алар яшь чагында авыл клубында бер гипнозчы чыгыш ясаган. Пластмассадан ясалган чәчәкнең башына энә куелган, шуларны сәхнәгә ыргыта бара, тегеләре идәнгә кадала икән. Шул чәчәкләр арасында “күл” ясаган, “үрдәк” йөздергән. Һәм тоткан да кошны чалган. Шуның белән тамаша беткән. Тик кешеләр залдан чыгып китми утыралар икән. Гипнозчы бер чәчәкне ала, залның бер рәтендәге кешеләр торып чыгып китә, икенче чәчәкне ала, икенче рәт кузгала, шулай өченче, дүртенче рәттәге тамашачылар таралышкан. Ә берәү “кәлүшемнең башы киселгән!” дип кычкыра икән. Ягъни гипнозчы аның аяк киемен үрдәк итеп күрсәткән. Мондый төр сихер дә бар. Бу – гипноз, күз буу дип атала.

– Ни өчен күз буу сыйфаты чегән­нәрдә көчле?

– Аларда ул тумыштан килә. Кайберләре моңа кечкенәдән өйрәнеп үсә. Моннан тыш, чегәннәр – яхшы психологлар да әле. Аларда башкаларга тәэсир итү көче дә куәтле. Күз буу исә чегәннәрнең акча эшләү рәвеше.

– Җен кемгә җиңел керә?

– Иманы зәгыйфь, гөнаһта йөргән кешегә. Җенләнүгә сиксән процент очракта кешеләр үзләре гаепле. Чөнки Аллаһы Тәгалә рөхсәт бирә. Хәер, адәм балаларының гаебе булмаса, ул болай эшләмәс иде. Шуңа да ваемсызланып, гафләттә йөрергә ярамый. Һәрвакыт догалы, тәһарәтле булырга, намаз укырга, ураза тотарга кирәк. Шул чагында Аллаһы Тәгалә безгә җенләнү кебек газап та җибәрмәс. Көнче, тәкәббер булырга да, Аллаһы Тәгаләдән ерагаерга да ярамый.

– Кояш батканда балаларны урамда калдырырга яки кырык көн булмыйча яңа туган сабыйны да ялгыз калдырырга кушмыйлар. Бу диндә дә бармы?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Эңгер-меңгердә балаларыгызны урамда калдырмагыз, бу вакытта җеннәр тарала”, – ди. Җеннәр мунча, бәдрәфтә, ташландык өй, чокыр, чүплек тирәсендә яши. Мунча, бәдрәфкә кергәндә дога укырга кирәк. Ул “Монда булган барлык бозыклыклардан Үзеңә сыенам”, – дип укыла. Шушы доганы әйтмичә, гаурәт урыннарын ачсак, җеннәр зыян салырга мөмкин. Чүп ташлаганда, пычрак су түккәндә дә бисмилла дип әйтергә онытмагыз.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 3 ноябрь 2016 № 44

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ