Язмалар исемлегенә күчү
– Эльмира, сине күпләр белә, таный. Бу сиңа тормышта кыенлык тудырамы?
– Аларның мине белүе кыенлык тудырмый, ә менә минем аларны белүем – тудыра. “Акчарлак”та эшләү мине тулаем үзгәртте. Уема, яшәешемә, үз-үземне тотышыма йогынты ясады. Үземә ышанычым, хөрмәтем арту белән бергә тынычлыгым югалды, бер генә әйбергә дә битараф карый алмыйм. Уйланырга, чагыштырырга, анализ ясарга, кеше кайгысын йөрәгем аша уздырырга, шөкер итәргә өйрәндем. Эшләр шуңа барып җитте ки, берәр кайда татарларның җыелып сөйләшеп торганын күрсәм, “Нәрсә булды?” дип, алар янына киләм. Мактап кына язып утырсам, бәлки халык өчен кызык та булмас идем. Әлбәттә, барысы да яратып та бетермидер, редакциягә: “Эльмира Флүн генә килмәсен”, – дип шалтыратучылар да бар.
***
Язманы тулысынча газетабызның пәнҗешәмбе көнне чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
“Эльмира Флүн генә килмәсен”, – дип шалтыратучылар да бар
22 Сентябрь 2020 802

Озак ризалашмады ул интервьюга. Тыйнак инде,
нихәл итәсең! Шулай да җиңдем үзен! Менә ул –
редакциябезнең легендар журналисты Эльмира Флүн
каршымда утыра. Чәй эчә-эчә әңгәмә кордык үзе белән.
нихәл итәсең! Шулай да җиңдем үзен! Менә ул –
редакциябезнең легендар журналисты Эльмира Флүн
каршымда утыра. Чәй эчә-эчә әңгәмә кордык үзе белән.
– Аларның мине белүе кыенлык тудырмый, ә менә минем аларны белүем – тудыра. “Акчарлак”та эшләү мине тулаем үзгәртте. Уема, яшәешемә, үз-үземне тотышыма йогынты ясады. Үземә ышанычым, хөрмәтем арту белән бергә тынычлыгым югалды, бер генә әйбергә дә битараф карый алмыйм. Уйланырга, чагыштырырга, анализ ясарга, кеше кайгысын йөрәгем аша уздырырга, шөкер итәргә өйрәндем. Эшләр шуңа барып җитте ки, берәр кайда татарларның җыелып сөйләшеп торганын күрсәм, “Нәрсә булды?” дип, алар янына киләм. Мактап кына язып утырсам, бәлки халык өчен кызык та булмас идем. Әлбәттә, барысы да яратып та бетермидер, редакциягә: “Эльмира Флүн генә килмәсен”, – дип шалтыратучылар да бар.
***
Язманы тулысынча газетабызның пәнҗешәмбе көнне чыгачак яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: ГАБДЕРӘХИМ