Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Экзотик ризыклар белән мавыгу яхшыга илтми

11 Ноябрь 2020 348
“Бар да ашаудан баш­лана”, – ди халык. Чынлап та тормыш аш­­ка­заныннан башлана­мы икәнни? Безнең сә­ламәтлек, иҗат һәм җитештерү өлкәсендәге уңышлар ашауга шул­кадәр бәйлеме?
Чыннан да шулай. Чөнки тормыш тукланудан башлана. Бер күзәнәкле организмнарга карагыз, аларның ашказаны гына бар. Ми һәм нерв системасы югарырак үсеш стадиясендә барлыкка килгән. Кешегә тормышны ничектер алып барырга кирәк. Ничек? Әлбәттә, ризык, туклану ярдәмендә. “Кешенең йөрәгенә юл ашказаны аркылы бара”, – дип юкка гына әйтмибез. Чөнки ризык – тормышның бик мөһим ягы. Ач торырга да була, билгеле. Тик озак яшәп булмый.
Кешедә якынча 4-5 метр нечкә һәм 1,5 метр тирәсе юан эчәкләр була. Эчәкләр – бик нәфис органнар. Безнең аркада аларга күпме түзәргә туры килә.
Күп кеше экзотик кухнялар белән мавыга. Тик бу мавыгуларның барысы да файдалы түгел, киресенчә, зыянлы да әле. Юан эчәк авыруларына килгәндә, алар тиренең нинди төстә, кешенең нинди милләттән булуына түгел, нәрсә ашауга, ри­зыкның үзлегенә, структурасына бәйле. Кытайлылар, вьетнамлылар, японнарның төп ризыгы – дөге, ә ненецлар күбрәк балык ашап яши. Ә без ул ризыкларны гына ашап яши алмыйбыз. Туклану – бик традицион нәрсә. Бу традиция һәрбер халыкта үзенчәлекле матдәләр алмашы тудыра. Әгәр без мексиканнар азыгы белән туклансак, күпмедер вакыттан гастрит яки башка төр ашказаны-эчәк тракты авыруларына дучар булыр идек. Шул ук вакытта көньяк кешеләренә безнең ризык төче булып тоела – аларның андый ризыкка карата ашказаны согы бүленеп чыгуы да җитәрлек дәрәҗәдә булмый. Шуларны истә тотып, үзебезнең төбәк өчен гадәти ризык белән тукланырга тырышырга кирәк. Ә экзотик ашлар экстремаль ял кебек кенә, бер эпизод, рәхәтлек булып калырга тиеш.
Ашкайнату турында сөйләгәндә, без бар ашказаны-эчәк трактын күз алдында тотарга тиеш: тешләрдән башлап арт юлга кадәр. Тешләр ризыкны чәйнәп ваклыйлар, үңәч ашказанына озата. Ашказанында ризыкны тупас эшкәртү башлана. Анда ашказаны согы бүленеп чыга. Уникеилле эчәккә ашказаны асты сыекчасы, үт сыекчасы керә. Нечкә эчәктә азык аминокислотага кадәр таркатучы ферментлы эшкәртелү уза. Калган барлык нәрсә юан эчәккә килеп эләгә.
Юан эчәкне чистартуга багышланган рекламаларны еш күрсәтәләр. Кайберәүләр анда 15 кг га якын шлак җыела дип ышандырырга тырыша. Тик боларның барысы да дөрес түгел. Чөнки эч йомшарта торган дару эчеп колоноскопия тикшерүе уздырганда, эчәктә шлакны табып булмый, ул чиста. Әгәр эчәк үткәрмәүчәнлеге булса, дөрестән дә анда үзенчәлекле утырма җыела.
Махсус чистарту кирәкме-юкмы икәнен табиб кына билгели. Чистарту функциональ бозылу яки авыру булганда гына уздырыла. Шуның өчен үз белдегең яки таныш-белеш киңәше белән профилактик чистарту уздырырга ярамый. Бу процедура сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.

***
Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 11 ноябрь 2019
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1371
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ