Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Егет белән кыз мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмичә өйләнешә”

30 Ноябрь 2016 1250
Мәгълүм булганча, никахның бер шарты – кияү тарафыннан кәләшкә бирелгән мәһәр. Аның күләмен кыз үзе билгеләргә хаклы. Ни кызганыч, егетләр арасында аның бәясен күпсенүчеләр яки түли алмаучылар да очрый икән. Болар хакында сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән сөйләштек.
– Никахка бәйрәм чарасы итеп карарга ярамый, аның мәгънәсендә белергә кирәк?

– Хәзер гаиләдәге проблемалар белән ике генә өлкә – психологлар һәм дин әһелләре эшли. Яшьләргә гаиләне ничек корырга өйрәтә торган бер генә институт та юк. Хәтта егет белән кыз мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмичә өйләнешәләр һәм бераздан хатыны: “Ул мине яратмый”, – дип белдерә. “Ни өчен алай уйлыйсыз?” – дисәң: “Менә, тун алам диде, һаман юк”, – ди. “Ирегез сезне яратадыр, шәт. Ә тун алырга йә акчасы җитмидер, йә саранрактыр, йә проблемасы бардыр”, – дим. Шулай казына-казына туннан башланган сүз акчага, гаиләгә, тәрбиясезлеккә, ирнең кем булып үсүе, балачагына барып төртелә.

P.S. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 1 декабрь көнне чыгачак 48нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ