Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Эдуард Вафин: эшләүче пенсионерларның киләчәге турында

23 Декабрь 2015 1505
Ел ахыры ниндидер үзгәрешләр белән истә кала. Төрле тармакларга кертелгән яңалыклар көн саен ишетелә тора. Бигрәк тә пенсионерлар хафада. Чөнки пенсия өлкәсендә күп үзгәрешләр көтелә. Бу яңалыкларның кемнәргә кагылуын ачыкларга теләп, Россия пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Вафин белән сөйләштек. 
– Эдуард Яфәсович, эшләүче пенсионерларны нинди киләчәк көтә?

– Ел саен 1 февральдә пенсияләр индексацияләнә. Моңа кадәр пенсионер эшләсә дә, эшләмәсә дә һәрберсенең пенсиясе индексацияләнде. 2016 елның 1 февраленнән эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе генә индексацияләнәчәк. 30 сентябрьгә кадәр эшләгән пенсионерларга индексация ясалмый. Әгәр пенсионер 30 сентябрьдән соң эштән китә икән, ул вакытта пенсия фондына шәхси мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Чулпан ШАКИРОВА

P.S. Мәкаләнең тулы вариантын "Акчарлак" газетасының 24 декабрь көнне чыгачак 52нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ