Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Эчеңдә генератор бар икән, тик утырып булмый”

5 Апрель 2016 1368
Зур дәрәҗәләргә ирешү, кесә тутырып акча эшләү өчен күбебез, һичшиксез, “йонлач кул” кирәк дигән фикердә. Барысын да фәкать үз көче белән булдыручылар бүген бик сирәк, әлбәттә. Әмма алар бар. Шулар­ның берсе – “Миррико” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Рамазанов.
Рөстәм әфәнде нефть эшкәртү юнәлешен алга сөреп, елына 3,8 млрд сум акча эшли. Кул астындагы хезмәткәрләр саны да 1,1 мең кешегә җиткән инде. Тумышы белән Бөгелмә егете бүген республика эчендә генә түгел, Россия күләмендә эш йөртә. “Газпром”, “Роснефть”, “Транснефть” кебек гигант оешмалар аңа ышанычын белдерә – зур нәрсә бу.

– Кечкенә чакта кумирым – Михаил Ломоносов иде, – ди Рөстәм Рамазанов. – Галим буласым килде. Әмма сату-алу эшенә сәләтем мәктәп яшеннән үк күренә башлады. 3-4 сыйныфта укыганда дуслар белән оешып, әбиләргә утын кисеп йөри идек. Шуның өчен күпмедер акча түләгәннәре истә. Аннары мин фотографияләр бастырып, шуны сатарга керештем. Базарда әйберләр дә сатып карадым. Өченче курста укыганда республиканың көньяк-көнчыгыш районнары базарларында берничә сату ноктабыз бар иде. Берничә “агроснаб”ны запас частьләр белән тәэмин итеп тора башладык һәм параллель рәвештә укый идек. Тиздән “Татнефть” белән бәйләнеп киттек...

Дөресен генә әйткәндә, эшләмичә торган чагымны хәтерләмим, тәүлегенә 24әр сәгать бил бөгә идем. Эчеңдә генератор, ут утырса, берни эшләми торып булмый икән. Мин шундый булып яратылган инде. Хәтта ипи комбинатында “КамАЗ”га он төяп, үз туема да соңга кала яздым. Әле хәзер генә үземә берникадәр ял вакыты бүлә башладым. Кайчак 1-2 тәүлек буена эшләп алам да, аннары атна буе ял итәм. Хәзер инде җайлырак – командабыз шактый зур. Җитәкченең буш вакыты да тырай тибү өчен түгел, уйланыр өчен бит аның. Һичшиксез, нәрсәдер укыр өчен дә вакыт булырга тиеш. Үзем кайчак технологик журналлар, безнең юнәлештәге аналитика белән кызыксынам. Әмма матур әдәбиятка ихтыяҗым зуррак. Нәрсә укыйсы икәнен баш мие үзе әйтә ул, аны тыңлый белергә генә кирәк.

Эш мәсьәләсенә килгәндә, мәгъ­лүматны анализларга, яңа белгечләр җәлеп итәргә, тиз арада хаталар өстендә эшләргә, яңа карарлар кабул итүдән курыкмаска кирәк. Болар – гади эш моментлары. Уңышлы бизнес – ул яхшы команда һәм акча белән идарә итә белү. Эш сөючән, кешеләр белән мөнәсәбәтләр җайлый белә торган кеше булу да мөһим. Күп вакытны эштә үткәрәбез бит, шуңа күрә анда рәхәт булырга тиеш. Белгечләрне, гадәттә, үзебез үстерәбез, астан өскә кадәр юлны тулысынча үткән хезмәткәрдән дә әйбәте юк. Гомумән алганда, кадр­лар кытлыгы нык сизелә.

Партнерым белән әле һаман да уңыш казануыбызга ышанмыйбыз, бөтен киләчәгебез алда кебек. Россиядә дә, бөтен дөньяда да тотрыклылык юк бит. Бигрәк тә бизнеста. Хәзер эш башлап җибәрергә теләүчеләргә дә авыр, аларга карата таләпләр һәм җаваплылык икеләтә артты. Эш башлау белән сиңа тиз арада биш еллык килешү тәкъдим итмиләр, озак еллар сыныйлар, тикшерәләр... Дөрес, элек безнең алда зур җаваплылык юк иде, әмма коррупция шактый көчле булды. “Лукойл” белән мөнәсәбәтләрне җайлаганда үҗәтлек белән алдырдык. Үзебез турында гел искә төшереп торуыбыз, уртак тел таба белүебез безнең файдага эшләде.

Мин бизнесны йөгерү өчен тренажер белән чагыштырам. Анда тизрәк йөгерә башласаң, ул тагын да тизрәк әйләнә бит. Очы-кырые юк. Бер урында таптана башласаң, конкурентлар “ә” дигәнче узып китә! Алга йөгермәсәң, хәрәкәтләнмәсәң, бу урында басып торуыңның кирәге калмый. Биш елдан соң үз юнәлешебез буенча төп лидерга әйләнергә тиешбез – максатыбыз шундый. Бүген әле лидерлар рәтенә генә керәбез. Без партнерым белән акча җыймыйбыз, булганын бизнеска, яңа проектларга тотабыз. Бик тыйнак яшибез, өйдә нәрсәнедер кредитка алган чаклар да була. Кесәмдә күп дигәндә 5-10 мең сум акча йөри, “Митсубиси Аутлендер” машинасында йөрим. Акча – бәхет һәм уңыш күрсәткече түгел. 19нчы гасырның иң бай һәм уңышлы өч кешесен атагыз әле.

Рокфеллер белән Ротшильдтан башка берне дә әйтә алмаячаксыз. Ә уңышка ирешүчеләр күпме – Циолковский, Менделеев, Королев, Курчатов... Аларның берсе дә бай булмаган. Миңа иң мөһиме – эш кызыклы булсын! Дәүләт эшенә чакырсалар, ул тәкъдимне дә уйлап карар идем. Шулай да, эш тормыштагы үзәк урынны алып торырга тиеш түгел. Гаилә мөһимрәк. Энергетика министр­лыгында эшләгән вакытта гаиләмә вакыт калмавын сизеп, шундук аннан китәргә карар кылдым. Баланс сакларга тырышам. Өч балам бар: олы улыма 15 яшь, кечесенә ике ай, кызым исә шуларның арасында туды. Шуңа күрә, буш вакытымны ничек уздырырга дип баш ватарга туры килми...

Диләрә АЛМАЗОВА
Чыганак “Бизнес онлайн”
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Диләрә Алмазова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 997
ӨСКӘ