Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Дуңгыз – нәҗес хайван"

27 Сентябрь 2013 1353
“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә.
– Илнар хәзрәт, дуңгызның хәрәмлеге турында Коръәндә мәгълүмат бармы?

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Сезгә азартлы уеннар, хәмер, дуңгыз ите, хайван каны, “бисмилла” әйтмичә бугазлаган, сугып, асылынып, егылып үлгән, ерткыч хайваннар тарафыннан үтерелгән хайван ите тыелды”. Ислам дине дуңгызны үләксә белән чагыштыра. Беребез дә үләксә ашамый бит. Әмма кайбер инвесторлар үләксәне, үлгән хайваннарны ит комбинатына илтеп тапшыра, бу эш һаман да дәвам итә икән. Шул үләксәдән казылык ясап аны халыкка ашаталар. Казылык аркылы кешегә үләксә керә. Дуңгыз ул нәҗес хайван, бу – пычрактан да түбән дәрәҗәдә санала, бәвел, тизәк хөкемендә. Аллаһы Тәгалә дуңгызны шулай сыйфатлый.
Кайбер татарлар үзләрен мөселман дип санаса да, дуңгыз итен ашауны акларга тырыша: “Дуңгыз ите ул элек гарәпләргә генә тыелган булган”, – диләр. Бу – уйдырма!

Дуңгыз ите бөтен халыкларга, христианнарга, яһүдләргә дә катгый тыелган. Яһүдләр әле дә дуңгыз итен ашамый, христианнар исә тыюны бозып ашыйлар. Гайсә пәйгамбәр сәхәбәләре белән дуңгыз яныннан узып барганда: “Бу хайванны ашамагыз, ул бик түбән әхлакка ия һәм бик пычрак”, – ди. Кыямәт көненә кадәр тыелган икән, ул заман үзгәрү белән рөхсәт ителми. Аллаһ тыйды икән, димәк, тыелган: “Бу миңа кирәк түгел”, – дияргә кирәк. Кеше нәрсә ашаса, ул шуңа охшый башлый. Тәрбиянең бер өлеше – ризык. Кеше ашаган ризыгының сыйфатларын үзенә ала. Иң әхлаксыз, иң тәрбиясез хайван – дуңгыз.

Дуңгыз яктылыкны яратмый, кояш нурын яратмаган хайван нормаль түгел. Караңгылыкта төрле бактерияләр, микроблар үрчи. Бөтен хайваннар да башларын өскә күтәрә ала, дуңгыз күтәрә алмый. Күкне күрми. Җирне генә күреп йөрсәң, күңелеңдә нәрсә булмас? Ата дуңгыз бервакытта да ана дуңгыздан көнләшми. Бөтен хайваннар да көнләшә: сыер белән үгез янына башка үгез килеп чыкса, алар сөзешә башлый, тәкәләрнең дә бәрелешкәнен күргәнегез бардыр. Сәбәп булганда үзеңнең ярыңнан көнләшү – нормаль әйбер. Ана дуңгыз башка ата дуңгыз белән аталанганда исә ата дуңгыз аңа борылып та карамый. Бу сыйфат хәзер кешеләргә дә күчә башлады. Бер ир әйтә: “Мин хатынымнан көнләшмим. Йөрсен шунда! Хыянәт итсен, мин дә тик утырмыйм. Балага гына узмасын, авыру гына алып кайтмасын”, – ди. Шундый гаиләләр бар. Бу нормаль күренешме инде? Бу – дуңгызга әйләнә башлау дигән сүз!

Бөтен хайваннар да туган балаларын ярата, сакларга тырыша. Дуңгыз гына туган баласын ашый башлый. Кеше аның балаларын тизрәк имчәгенә каптырып барырга тиеш, шул вакытта гына дуңгыз баласы исән кала. Адәм баласы да дуңгызның шушы сыйфатын үзенә алды. Балаларын тугач та балконга чыгарып катырып, мендәр каплап, елавына чыдый алмыйча сугып үтерүчеләр бар. Үтергәч чүплеккә чыгарып ташлаучылар бар.

– Илнар хәзрәт, дуңгыз асраган йорттан, авылдан бәрәкәт кача ди. Дөресме бу?

– Әйе, андый йорттан, авылдан чыннан да, бәрәкәт кача. Дуңгызны асрарга да, итен сатарга да ярамый. Дуңгызчылыкта эшләп алган акча хәрам акча санала. Һәм ул хәрәм акчага хәләл әйбер алсаң да, хәрәм хөкемендә була.

– Авылдан бәрәкәт качуның билгеләре нидә күренә?

– Зина кылу, эчүчелек арта, авырулар тарала, иманлы кешеләр кими.

– Әгәр дә авылда эшләргә бүтән эш булмыйча, шушы дуңгызчылык фермасы гына булса, ул вакытта анда хезмәт итәргә ярыймы?

– Юк. Авылда бит дуңгыз фермасы гына булмый, башка хайваннарны да асрыйлар. Башка юлларын табарга кирәк, кеше дуңгыз фермасында эшләмәсә хәерлерәк.

– Дуңгыз татар авылларына кайчан кертелә?

– Сугыштан соң. Бөек Ватан сугышына кадәр татар авылларында дуңгыз асрамыйлар иде. Сугыштан ирләр эчеп кайтырга өйрәнде, имансызлык артты. Имансыз кешегә дуңгыз ни дә, дуңгыз түгел ни – барыбер. Советлар Союзында гомер-гомергә ит җитмәде, дуңгыз асрап шул проблеманы хәл итәргә тырыштылар.

– Дуңгыз нәрсә ашый?

– Үз тизәген, җирдә нәрсә ятса, алдына ни салсаң, шуны. Сасыган, әчегән, бозык, иң пычрак ризыкны. Кеше дә хәзер дуңгыздан шушы сыйфатны алды. Кытайлылар селкенгән, хәрәкәтләнгән бөтен әйберне ашый. Хәзер хәтта төшкән балаларны да ашый башлаганнар.

– Дуңгыз авырыймы?

– Йөз төрле авыру белән авырый, шуның 60ы кешегә иярә. Ат, сыер, сарыкның да үз авырулары бар, ләкин аларның берсе дә кешегә иярми.

Гадәттә, эшкәртелмәгән ризык бәвел, тизәк, тир белән тышка чыга. Дуңгыз тирләми. Дуңгызның бәвел, тизәк калдык­лары тиресе белән ите арасында җыела, моны сало диләр. Бөтен кеше тәмләп ашаган сало ул дуңгызның тизәге һәм бәвеле. Ул – нәҗес. Галимнәр дуңгыз салосының нәҗес икәнлеген раслады. Ите дә нәҗес. Дуңгыз ите майлы булу сәбәпле, бервакытта да пешми, гел чиле-пешле була. Майлы булу сәбәпле, дуңгыз итендә микроблар бик җиңел үрчи. Кешегә дә иярәләр. Алар башка хайваннарда да бар, ләкин башка хайваннарның ите пешеп бетә. Дуңгыз мае кешенең тәнендә эшкәртелми, май булып кала бирә. Иң күп дуңгыз итен ашаучылар Америка һәм Германиядә яши. Шуңа күрә анда симез кешеләр бик күп. Нормаль кеше болай тазармый.

– Холестерин күләме ничегрәк?

– Дуңгыз итендә холестерин иң күбе. Бу – кешенең тамырларында куе кан булып оеша. Кан тамырларының тыгылуын китереп чыгара. Кан йөрми. Инфаркт, инсульт булырга мөмкин. Ә менә ат итендә холестерин юк. Холестеринның азлыгы буенча икенче урында сарык ите тора. Майлы булса да, аның мае эшкәртелә, файдалы, авыруларны дәвалый.

– Дуңгызны суеп буламы?

– Юк. Бөтен хайваннарны суябыз, канын чыгарабыз, ә дуңгызны кадап үтерәләр. Ни өчен суйган хайванның канын чыгаралар? Чөнки кан белән бергә бөтен зыянлы матдәләр чыга.

Бер ветеринар дустым микроскоптан дуңгыз итен тикшергәннән соң: “Дуңгыз итен бүтән ашамыйм. Мин аның нәрсә икәнен хәзер беләм инде. Микроскоптан күрдем, аның итендә микроб-вируслар, авырулар шыплап тулган”, – диде.

– Аллаһы Тәгалә ни өчен дуңгызны яраткан соң?

– Бу сорауга җавапны Аллаһы Тәгалә Үзе генә белә. Кытайлылар дөгене ашый дип чыпчыкларны үтереп бетерәләр. Шуннан соң дөгедә вак бөҗәкләр барлыкка килә, баксаң, чыпчыклар дөгене түгел, шушы бөҗәкләрне ашаган икән. Кытайлылар моны белмәгән генә. Монда да шулай, без белмәгән әйберләр бик күп!

– Ни өчен татар халкы начар кешегә “дуңгыз” ди?

– Дуңгыз үз эченә бөтен кабахәт сыйфатларны ала. Әйе, начар кешене “дуңгыз ул” диләр. Дуңгызны ашавыбыз белән без дуңгыз сыйфатларына якынаябыз. Бервакытта да яраткан кешеңә: “Син минем дуңгызым” димисең бит...

“Үс, дуңгызым, үс...”

Актаныш районы Пучы авылы советы рәисе Әслән Зарипов белән әңгәмә.

– Әслән әфәнде, сезнең “Нур Баян” исемендәге хуҗалык кайчаннан бирле дуңгыз асрый?

– Күптәннән, 60нчы еллардан бирле.

– Ничә баш исәпләнә?

– Дүрт мең.

– Дуңгызчылык фермасында татарлар эшлиме? Ничә кеше?

– Эшли, татар авылы бит. 20-25ләп кеше хезмәт куя.

– Дуңгыз итен сатып табыш алып буламы?

– Төрлечә.

– Хезмәткәрләрнең хезмәт хакы мактанырлыкмы соң?

– Хуҗалык районда беренче урында тора. Уртача хезмәт хакы – 11-12 мең сум.

Диләрә Сәйфуллина (Апас, Берләш авылы, 24 ел кибетче булып эшләгән, 53 яшендә кыскартылуга эләккән, хәзер пенсиядә):

– Диләрә ханым, дуңгыз ите ашыйсызмы?

– Юк. Казылык та ашаганыбыз юк. Утыз ел каенана белән яшим, аңа 85 яшь, ул да дуңгыз асрарга рөхсәт бирмәгән булыр иде.

– Кибеттә эшләгәндә дуңгыз ите саттыгызмы?

– Юк. Кибетче булып рус авылы – Новая Полянада эшләдем, аларга райпо колбаса ташый иде. Колбаса саттым.

Диләрә Гыймалетдинова (Әлмәт, балалар хастаханәсендә шәфкать туташы):

– Диләрә туташ, дуңгыз ите ашыйсызмы?

– Әйе, ите йомшак, пилмән, фаршлар сатып алам. Рәхәтләнеп ашыйм.

Медицина күзлегеннән

Нинди генә чиста ризык белән тукландырсаң да, үз тизәген ашаганга күрә дуңгыз ите пычрак ризык санала. Бүтән хайваннар белән чагыштырганда дуңгыз бик күп үсү гормоннарын эшләп чыгара. Бу гормоннар кешегә дә зыян сала башлый. Алар дуңгыз ите белән бергә кешегә дә күчә. Кеше ямьсез булып тазара, аңа бернинди диеталар да ярдәм итми. Дуңгыз итендә бик күп паразит бөҗәкләр яши, мәсәлән, трихино. Әлеге бөҗәк кеше организмына күчкәч, йөрәк янында тупланып, үлемгә илтә. Дуңгыз итен ашаган кешенең кан юлларында тромблар барлыкка килә, инсульт белән инфарктка да күп калмый. Дуңгыз ите бавыр һәм бөергә дә бик начар тәэсир итә. Бавыр эшчәнлеген боза. Дуңгыз итендәге паразит бөҗәкләр кеше тәненә кергәч, рәхәтләнеп кан юлларында йөри алалар һәм кая кирәк, шунда керергә мөмкиннәр. Дуңгыз ите яман шеш авыруын да китереп чыгара ала.

ГАБДЕРӘХИМ
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ