Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Директорны нигә эштән кумыйлар?

28 Октябрь 2015 1996
Апас районы Дәвеш авылыннан редакциягә хат килеп төште. “Коткарыгыз, авылны кемнәр басты яки яшьләр чаң суга” дип исем дә кушканнар. Хәтәр яңгырый! Аны сезгә дә тәкъдим итәм.
“Яшебез байтак булганга кичләрен клубка түгел, китап­ханәгә чыгабыз. Алар бер бинада урнашкан. Яңа китаплар кайткан булса, алып уку теләгебез. Әмма кайчан гына килсәк тә, клуб директоры Гүзәл апа белән хәл-әхвәлләр сорашабыз, аның тәртип белән тезеп куйган китапларын укыйбыз да, кайтып китәбез. Чөнки китапханә ябык. Ә утлары янып тора. Китапханәче безне юләргә саныймы? Шулай да, күптән түгел китапханәнең ачык вакытын туры китереп, бик сөендек. Гадәттәгечә матур итеп исәнләшеп керәбез, яңа китаплар турында сорашабыз. Шуннан башланды инде... Оренбург ягыннан күченеп кайткан бу хатын-кыз без ишетмәгән, белмәгән әшәке сүзләр белән кычкыра, “нишлисез?” дигән соравыбызга кизәнә үк башлады. Без мондый нәрсә күргән кеше түгел, бер мәлне куркып, катып калдык. Борыннарны ярып аракы исе килде. Шунда гына аның каян килгәнен аңладык. Шушы хатыннан! Клубтан чыгып ике адым атлаган идек, каршыбызга тагын шундый ук ике хатын-кыз очрады. Боларыннан да шул ук ис килә! Тагын әшәке сүзләр безнең тарафка ут кебек чәчелә башлады. Ул да булмый, тагын бер хатын кушылды, монысы әниләре иде бугай. Нишләргә дә белмичә бар көчебезгә чаптык. Сүз әйтсәк, кыйнаячаклар, кулларында әйбер бар!

Клуб мөдире Гүзәл апага да нахак сүзләр әйтүләрен эне-сеңелләребездән ишеттек. Шулар белән бер бинада эшләүче Гүзәл апага Алла ярдәм бирсен! Ничек эшлидер ул анда? Алдагы китапханәче дә сәеррәк, тик мондый түгел иде. Безне бер нәрсә борчый: җирле үзидарә рәисе Таһир абый Хәсәнов (автор ялгышкан, рәиснең фамилиясе Хөсәенов. Э.Ф.) нәрсә карый икән? Кайсы дөньяда яши? Тәртип кайда? Башта күп төрле сораулар. Дәвеш авылы яшьләре”.



P.S. Әлеге хатны журналист Эльмира Флүн тикшерде. Мәкаләнең тулы вариантын “Акчарлак” газетасының 29 октябрь көнне чыгачак 44 нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ