Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Динислам хәзрәт Ничек хаҗга бушка барып кайткан?

21 Ноябрь 2013 1384
Яшь булуына карамастан, Динислам хәзрәт Вәлиев Аллаһының барлыгын, берлеген күптәннән аңлаган. Үз теләге буенча Россия Ислам университетына укырга керә ул, аны тәмамлый һәм бүгенге көндә “Гофран” мәчетендә эшли. 25 яшьлек хәзрәт инде хаҗга да барып кайтырга өлгергән.
Ә бит әле аның яшьтәгеләр хаҗ түгел, намазга басып, үзләрен тәртип кысаларында да тота алмый. Шәхсән минем өчен иң кызыгы – Динислам хәзрәтнең хаҗга бушлай баруы, чөнки барыбызга да билгеле – анда бару шактый чыгымнар сорый.

– Динислам хәзрәт, дингә килгәч үкенечләрең булмадымы?

– Юк, һич үкенмәдем. Дин мине һәрбер хаталы адымнан саклап кала. Тормышка дин күзлегеннән карасаң, яшәве күпкә җиңел. Бүгенге көндә шайтан юлыннан йөргән яшьләрнең киләчәге бик куркыныч булуы ихтимал. Мин унберенче сыйныфта укыганда ук Ислам университетына укырга керәчәкмен дип карар кабул иттем. Миннән бераз өлкәнрәк авылдашым монда укый иде инде. Аның сөйләүләренә дә кызыкканмындыр, күрәсең. Минем дә гарәп хәрефләрен танып, Коръән укыйсым килде.

– Хаҗ – ислам диненең бишенче баганасы. Һәр мөселман хаҗ кылу турындагы хыялын гомере буе күңелендә йөртә.

– Минем өчен хаҗга бару – ул вакытта әле хыялда да йөртергә курыккан уй булды. 22 яшьлек вакытым. Мин эшләгән мәчеткә Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның урынбасары Хәмзәт хәзрәт килде. “Хаҗга бушка юллама бар, барырга теләгең юкмы?” – ди. Аның тәкъдименә шаккатып, нәрсә уйларга да белмим. Кабатлап: “Барасыңмы?” – дип сорагач, елмаеп: “Барам!” – дип җавап кайтардым. Баксаң, ул елны Чечня президенты Рамзан Кадыйров һәр мөселман яшәгән төбәккә 15әр юллама бүләк иткән икән. Чечня аша очасы, шуңа да күпләр шикләнеп тә, берәр хәйләсе бардыр дип тә, барудан баш тарткан. Курку белмәс кеше буларак, начар уйларны барлап утырырга вакытым булмады, шул ук көнне кирәкле документларны туплый башладым, визаны кайгырттым. Күңелле мәшәкатьләр белән мәш килгәч, китү көне тиз килеп җитте. 15 кеше поездга утырып, Чечня башкаласына киттек. Президент кунаклары булгач, Грозныйда безне зур хөрмәт белән каршы алдылар. Шунда ук “Сердце Чечни” мәчетенә алып бардылар. Россиянең иң зур мәчете матурлыгы белән таң калдырды, ишегалдындагы фонтаннары гына ни тора! Аннары аэропортка киттек. Анда һәрберебезгә хаҗга кияргә ихрам, сумка һәм 500 доллар акча бүләк иттеләр.

Ул елны Рамзан Кадыйров бөтен республикадан 620 кешене бушка хаҗга җибәргән булган икән. Туп-тулы өч самолет кеше очтык. Җәддәдән автобусларга утырып Мәдинәгә киттек. Безне Пәйгамбәребез мәчете янындагы кунакханәгә урнаштырдылар. Бар да матур, ихлас, нурлы... Пәйгамбәребез каберен күрдек, ул шул ук мәчет эчендә күмелгән.

Хаҗ вакытында барысы да елый. Сәхабәләрнең каберләрен барып зиярәт кылганда да, Мәккәдәге “Әл-Хәрәм” мәчетен күргәч тә, “Кара Таш” тирәли йөреп тәваф кылганда да... Бу елау – гади елау түгел, һәм аннан беркем дә оялмый.

Меңләгән кеше арасында югалып калмабызмы дигән уй баштан чыкмады. Бу халык диңгезендә югалучылар да очрый. Шундый хәлне кисәтү өчен безгә бертөрле сумкаларыбыз ярдәм итте. Төркемнең кайда йөргәнен ерактан күреп алырга була иде. Биредә кешенең яшәешкә булган мөнәсәбәте төптән үзгәрә. Бу фани дөньяга нигә килгәнеңне аңлый башлыйсың. Хаҗ – минем өчен бер яктан шатлык булса, икенче яктан, фәлсәфи уйларга этәргеч булып торды. Озын сүзнең кыскасы, мин аннан яңа туган сабыйдай сафланып, тазарынып кайттым.

– Хаҗ кылу – авыр гыйбадәт, диләр...

– Килешәм, моңа әзер булу кирәк. Аны үтәргә җыенган һәр кешегә сабырлык һәм ихласлык телим.

– Динислам хәзрәт, мөселман кардәшләребезгә нинди теләкләрең булыр?

– Һәркайсыбызга хаҗга юллар ачылсын! Барыбызга да Пәйгамбәребезнең җиренә аяк басырга насыйп булса иде!

Башкортстаннан Зәйнәп СОЛОШИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1935
11 Май 2020 10:05 1733
ӨСКӘ