Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Диндәге аңлашылмаучанлык надан мулла-абыстайлар аркасында барлыкка килә”

28 Август 2020 460
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә
– Нурулла хәзрәт, табынга куелган кыяр-помидорга да закуска дип бәйлә­неп утыру, аларны хәрәм ризык дип санау артык түгелме? Болай дәвам итсә, халыкны диннән биздермәбезме?

– Кеше диннән ерак, шәригать кушканнарны үтәп яшәми икән, аның мөселманнарның тормыш рәвешендә ни эше бар? Аның өчен бу –башка тормыш. Кемдер яулык бәйләп, сакал үстереп, намаз укып яшәргә теләсә, аның эше. Ә инде син дин белән кызыксынсаң, сорауларың туса, билгеле, сорарга була. Илсөя Бәдретди­нова да кызыксынып сораса ярый, ә инде көлеп язган икән, җавап кайтару кирәкми. Кайчак апалар: “Бу кызлар­ның яулыкларын гарәп хатыннары кебек бәйләп йөрүләре бер дә ошамый”, – диләр. Мин: “Нишләп сезгә ошарга тиеш соң әле алар?” – дим. Кызларның максаты ул түгел бит. Алар да бәлки башка­лар­ның кыска итәк киеп, түшләрен ачып йөрүен өнәмидер. Һәркемнең үз тормышы.
Дин белән кызыксынучыларга шуны әйтергә телим: диндә надан кешеләр күп һәм алар динне боза да инде. Кыяр-помидор, йомырка буенча сораулар наданлыктан килеп чыга. Дин белгече булыр өчен юкка гына бишәр, унар ел укымыйлар. “Фатиха” сүрәсен өйрәнү өчен биш ел вакыт кирәкми, билгеле, әмма аны аңлар өчен унбиш ел гомер дә җитмәскә мөмкин. Диндәге аңлашылмау­чанлык надан мулла-абыстайлар аркасында да тарала. Кызганыч, бүгенге мөселманнар ике төргә бүленә: беренчесе – академик белем алган кешеләр, икенчесе – әби-бабайлардан күреп-ишетеп өйрәнгән динне тотучылар.

– Без күбрәк шул әби-бабайлар үрнә­гендә тәрбияләнәбез түгелме?

– Мәҗлес уздырганда андый ке­шеләр күбрәк, халык алар белән тыгыз элемтәдә тора. Гади халыкка күп нәрсә кирәк­ми, аның белем аласы килми, ул мулла-абыстай чакырып, аш уздырдым дип әйтергә генә тели. Хәзрәт сәгать ярым вә­газь сөйләп, берничә минут Коръән укыса: “Бигрәк надан мулла килде, берни эшләми китте”, – диячәк, сине яратмаячак. Ә бит син сәгать ярым белем бирдең һәм бу күпкә кадерле!
Буыннар алышынмыйча ниндидер нәтиҗәгә ирешү авыр. Әлегә нәкъ менә буыннар алышу бара. Ә инде кыяр-помидорга килгәндә, һәммәсе дә хәләл ризык. Кемдер аны закуска урынына күргән икән, аның проблемасы. Йомырка да, нинди генә тавык салса да, хәләл санала. Тик хәзер шундый төркем кешеләр барлыкка килде: тавыкка чиста, химикатсыз азык ашатсаң гына йомыркасы хәләл була, диләр. Мондый фәтвә бирсәк, авыл йомыркасы хәрәмгә әйләнәчәк, чөнки тавык анда иректә йөри.

– Бүгенге заман мөселманы кем ул?

– Тормышын пычрактан, хәрәмнән чистартырга тырышкан, шуңа омтылган гап-гади кеше. Үзен нәрсәдәндер тыя икән, моны изге ният белән эшли. Ачу белән карарга кирәкми, аңа болай да икеләтә авыр, чөнки фани дөнья кануннарыннан тыш, Аллаһы Тәгалә хөкем­нәрен дә үтәргә кирәк.

– Элек әби-бабайларның намаз укыганын, ураза тотканын берәү дә белмә­гән, алар бу хакта кычкырып йөрмәгән. Хәзер барлык гыйбадәтләрен бө­тен дөньяга чәчәләр, фәлән хатын аерган, марҗа белән яшәү­че ирләрнең мәҗлес­ләрдә акыл сатулары һ.б. еш күзә­телә. Ниш­ләп дин күңелдә түгел, ә тышкы кыяфәттә?

– Дин күңелдә генә булып кала да алмый. Калебтә икән, тышкы кыяфәткә дә, эш-гамәлләргә дә чыга. Яулык бәйләмисең, намаз укымыйсың, хәрәм ашыйсың икән, Аллаһ ничек йөрәктә була ала инде? Элек әби-бабайлар намаз укыганын күрсәтә алмаган, чөнки совет чоры иде. Хәзер исә гыйбадәттәге кешедән гаеп эзләргә кирәкми. Проблема башкада: син дин юлындагы бәндәнең дөрес эшләгәнен аңлыйсың, ләкин үзең аның артыннан иярә алмыйсың. Моны күреп, күңе­леңдә оят, көнчелек уяна. Боларны син аны тәнкыйтьләп кенә җиңәсең.

– Әмма алар да гөнаһ та кыла, алдыйлар да... Гәрчә, дин кешене төзәтергә тиеш булса да.

– Хак юлга кергән кешенең фәреш­тәгә әйләнүен телибез. Намазга бастың икән, аны ташларга ярамый, гел изге бу­лырга кирәк дигән фикер яши. Шуңа да күпләр намазга басмый, чөнки урламаска, таламаска, алдамаска һ.б. тыелырга тиеш була. Ә намаз укымау гөнаһ түгелме? Адәм баласының психология­се бигрәк сәер...

– Кеше аракы да эчә, ураза да тота, ди. Эчеп йөрүе ураза тоту савабын бетермиме?

– Киресенчә, ураза тотуы эчү гөнаһын бетерергә мөмкин. Расүлебез заманында да намаз укыган бер карак була. Бу хакта Пәйгамбәребезгә сөйләгәч, ул: “Тимәгез аңа. Намазы тиздән караклыгыннан туктатыр”, – ди. Гөнаһлы тормыш белән яшәгән кеше шундук изгегә әйләнә алмый. Дингә керүнең дә этаплары бар. Теге кеше дә беренче адымнарын гына ясый торгандыр. Иң хәерлесе – аңа тыгылмау. Ул үзе белән көрәшә.

– Бәйләгән яулыгын салучылар турында ни әйтерсез?

– Кыз бала яулыгын бер бәйли, аннары сала, тагын башын яба икән, ул да шул рәвешле көрәшә дигән сүз. Аны да тәнкыйтьләргә ярамый.

– Авылларда мәчетләрдә хәзрәтләр­нең салмыш хәлдә йөрүләренә дә күз йомаргамы?

– Юк, хәзрәтне аклап булмый, бу эшне ул белеп башкара дигән сүз. Ул кечкенә гөнаһны да үзе өчен зур итеп кабул итәргә, динне камил төстә тотарга тырышырга бурычлы. Һич югы зур гөнаһ кылмасын. Ул очракта мулла вазыйфасына башка кешене кую хәерле. Тик проб­лема шунда: авылларда кеше юк. Бүген генә ресторанда бармен булып эшләүче кыздан сорау килде. Ул: “Бер мәчет имамы ресторанга делегация белән килә дә, хәмерне чәй­неккә салып чыгарырга куша”, – дип язган, мәчетен дә күрсәткән. Бу баланың күңелендә дингә карата нәфрәт уянган инде. Шуңа да хәзрәт­ләрне берничек тә акларга ярамый.

– Хәзрәтнең көндәлек тормышы да үрнәк булырга тиешме? Авыл җирендә кемнең ничек яшәве бигрәк тә яхшы күренә бит.

– Хәзрәт үзенең йөзек кашы кебек күз алдында ялтырап ятканын аңларга тиеш. Гаилә тормышын да, йорт-җирен дә, бакчасын да карап, тәртипләп торырга бурычлы. Шәригатькә катнашы булмаган, әмма диндә рөхсәт ителгән әйберләр бар. Әйтик, хәзрәт аерылган, ди. Яки утырткан бәрәңгесе үсеп чыкмаган. Монда тәнкыйтьләү урынсыз. Иң мөһиме – аның рухи, дини ягы. Йорт-җирне җыештыру, чиста тоту да динебез кагыйдәсе.

– Дини яшьләр арасында да аерылышучылар күп булуны ничек аңлатыр идегез?

– Яшьләр Исламны кабул итеп, аның кагыйдәләрен үтәп яшиләр, тик ул әле аларның күңеленә кереп бетмәгән була. Яулык бәйләгән мөселман кызлары да калебләре белән гади туташтан аерылмый, гаиләдә идарә итәргә омтылалар. Ирләр исә башка хатын-кызларга карый.

– Руска кияүгә чыгып, христиан динен кабул иткән, балаларын чукындырган хатыннар бар. Аларны аклап буламы?

– Бу – аларның күңел халәте, яннарындагы кешеләр тәэсире. Алар динне белеп сөйләмиләр, гадел карамыйлар. Юкса, һәр динне алга салып анализларлар иде.

– Ислам диненең ирләр өчен күп­ха­тын­лылыкны рөхсәт итүен гүзәл затлар шулай ук гадел санамый... Христиан ди­нендә андый хәл бөтенләй юк, диләр.

– Күпхатынлылыкны кем гадел түгел ди? Ул – ирнең сөяркәсен “легальләш­терүе”. Бүген 99 процент ир-ат хатынына хыянәт итә, тегеләре шуны белеп, ризалашып яши. Күзең башка хатынга төште икән, син никахсыз йок­ларга тиеш түгел, ә үз хатыныңа биргән хакларны аның алдында да үтәргә бурычлы. Никахтан соң балалары синең фамилияңне ала, мира­сыңда катнаша һ.б.

– Ирнең хатынына хыянәт итмичә яшәве мөмкин түгелме?

– Табигать ирләрне шундый итеп яраткан инде. Хыянәт итмәгән ирнең көче кими, ул уҗым бозавына әйләнә башлый. Бу халәтне, Аллаһы Тәгалә аңлап, күпхатынлылыкны биргән. Дөрес, үз хатыныннан канәгать яшәүче ирләр дә бар. Ире читкә караган хатыннар: “Ирем миндә нәрсә таба алмады икән?” – дип үзләренә сорау бирсен иде.

– Нурулла хәзрәт, гаеп хатыннарда гына түгел бит инде...

– Ирләргә: “Хатын сайлаганда ике сорау бирегез һәм шуннан дөньяга, дингә карашын аңлаячаксыз”, – дим. Сиңа күпме мәһәр кирәк һәм икенче хатынга ничек карыйсың? Мәһәрне күп сораса, нәфесле була. Икенче хатын алуга каршы икән, динне белми дигән сүз.

– Ул чагында бик азлар гына кияүгә чыгарга ризалашачак...

– Калганнары йөрерләр-йөрерләр дә, ахыр чиктә барыбер ризалашырлар.

Яулык бәйләгән, әмма бик каты сүген­гән, тәмәке тарткан хатыннар бар. Моңа ихтыяр көченең зәгыйфь­леге сәбәпчеме?

– Дингә керүнең этаплары бар дидек. Кемдер берничә елда төзәлә, кемгәдер дистә еллар кирәк. Мөсел­ман­нар 17 ел хәмер эчә. Пәйгамбә­ребез ун елдан соң гына аларны намазга бастырган, тагын җиде елдан аракыларын ташлаткан. Сез әйткән хатыннар тәмәке тарткан өчен үзләре җавап бирәчәк. 9 млрд сум акча урлаган полковник Захарченконы тоткач, аңа карап бөтен Эчке эшләр министрлыгын таркатмадылар бит. Монда да шулай.

– Бер кыз өч мәртәбә мөселман кеше­сенә кияүгә чыгып аерылды. Ирләре аның фатирында яшәде, эшләргә телә­мә­деләр. Аерылышканда өченчесе хәттә мәһәр акчасын сорап алды. Мондый мөселман ирләре каян килеп чыга да, кызлар ни өчен өч мәртәбә бер үк тырмага баса?

– Намаз укыган кеше җаваплылыкны тулысынча үз өстенә ала дигән сүз – хата. Хатын-кызлар исә ышанучан, алар ирләрнең бөтен сүзен чын дип уйлый. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, кызны ир туганнары кияүгә бирергә тиеш. Хәзер кызлар ирләрне үзләре сайлап алдана.
Хатын теләге белән аерылыша икән, ирнең мәһәрне сорап алырга хакы бар.

– Үзеңә тискәре караш сизгәндә мөсел­ман булуыңны яшерергә ярыймы?

– Динеңә, гомереңә куркыныч янаганда яшерергә мөмкин. Яшәү бөтенләй авыр икән, күчеп китәргә дә рөхсәт ителә. Ә инде кырын карап кына калалар икән, бөгелергә ярамый. Без дөньяви дәүләттә яшибез һәм теләсә кайсы динне тотарга хакыбыз бар.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,
12 сентябрь 2019 № 36

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2739
24 Август 2020 11:32 2502
3 Сентябрь 2020 10:07 1826
14 Сентябрь 2020 10:17 956
ӨСКӘ