Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Диндәге аңлашылмаучанлык надан мулла-абыстайлар аркасында барлыкка килә”

11 Сентябрь 2019 941
Җырчы Илсөя Бәдретдинова­ның социаль челтәрдә корбан ашы турында язганнары күпләрнең игътибарын җәлеп итте. “Ашта бер ханым өстәлдәге кыяр-помидорга закуска дип бәйләнә, хәләл йомырка нинди була, нишләп тырнакны буярга ярамый, ә бизәнергә рөхсәт ителә...” – дип яза җырчы. Хәтта эт күтәреп фотога төшкән өчен дә эләккән үзенә. Безнең халык бер ярдан икенчесенә бәрелергә ярата, анысы бәхәссез. Шулай да кайчак таякны артык бөгәбез түгелме, шартлап сынуы да ихтимал бит? Бу уңайдан “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек.
– Кеше аракы да эчә, ураза да тота, ди. Эчеп йөрүе ураза тоту савабын бетермиме?

– Киресенчә, ураза тотуы эчү гөнаһын бетерергә мөмкин. Расүлебез заманында да намаз укыган бер карак була. Бу хакта Пәйгамбәребезгә сөйләгәч, ул: “Тимәгез аңа. Намазы тиздән караклыгыннан туктатыр”, – ди. Гөнаһлы тормыш белән яшәгән кеше шундук изгегә әйләнә алмый. Дингә керүнең дә этаплары бар. Теге кеше дә беренче адымнарын гына ясый торгандыр. Иң хәерлесе – аңа тыгылмау. Ул үзе белән көрәшә.

– Бәйләгән яулыгын салучылар турында ни әйтерсез?

* * *

Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 36 нчы саныннан укырга мөмкин.
Рубрика: АНОНС Автор: Энҗе Басыйрова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ