Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Динә Закирова: “Һәр сезонның үз җимешен ашарга кирәк”

19 Июнь 2019 1006
"Һәр фасылның үз җиләк-җимеше була. Шундый нәтиҗә ясадым әле мин: һәр сезонның үз җимешен ашарга кирәк икән. Шул очракта иммунитетың нык була."
Мәсәлән, быел кыш ай ярым көн саен гранат, аннан бер айга якын көн саен грейпфрут ашадым.

Организмга файдасы бар. Бакчада хәзер нинди яшеллек бар – петрушка, укроп, кузгалакны көн саен ашыйбыз.

Күптән түгел әнием яман шеш авыруыннан вафат булды.

Әлеге темага кагылышлы язмаларны, китапларны күп укыдым, эзләндем.

Белгечләр әйтүенчә, яман авыруга бирешү туклануга бәйле икән. Шуннан үзебезнең рационны карап чыгып, сәламәт туклануга күчтек.

Иң беренче эш итеп көнбагыш маен зәйтүн маена алыштырдык. Кыздырылган көнбагыш мае кеше организмы өчен бик зыянлы икән. Зәйтүн мае кушылган ризыкның тәме бөтенләй икенче, искиткеч тәмле.

Кышын мүк җиләге (клюква) төнәт­мәсе эчәбез. Аны изеп, артык кайнар булмаган су салып болгатам.

Табигый антибиотик бит ул.

Даруханәләрдә, төрле челтәрләрдә сатылучы витаминнар яклы түгел мин, табигать нигъмәтләрен яратам һәм кулланам.

Һәр әти-әни баласы өчен җан атып, ут йотып яши. Балалар да, аларның әти-әниләре дә сау-сәламәт булсыннар.

 Җәйләр тыныч, матур үтсен!

* * *

“Авырмас өчен 101 киңәш” газетасының архив саннарыннан алынды. 2018 ел, №6

Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ