Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Дин һәм тормыш

14 Декабрь 2018 2180
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: “Хәерче баеса, чабатасын түргә элә” “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә.
– Нурулла хәзрәт, ашта кызлар белән сөйләшәсеңме соң?

– Чыннан да, күптән түгел ашта булдым. Ике кыз утыра, икесе дә кияүдә түгел. Яшьләре утызга якындыр. Дәү әниләре болар өчен борчыла: “Кызларым кияүдә түгел. Кияүгә чыгуларын телим”, – ди. “Егетләрегез бармы соң?” – дип сорагач, берсе: “Бар, әмма нишләптер ул миңа өйләнми”, – ди. “Өйләнми икән, китсен, урын алып тормасын. Өйләнүен теләсәң кулыңнан тоттырма. Кулыңны тотамы?” – дигәч: “Тота”, – ди. “Кулыңны тоттыргансың икән, ул нишләп өйләнеп азаплансын”, – дидем. Биредә “кул” дигән сүзнең нәрсә икәнен аңлагансыздыр инде, җәмәгать. Йоклау турында сүз бара. Әгәр дә егет синең белән йоклап йөри икән, аңа өйләнүдән ни мәгънә? Өйләнсә бит ул сиңа акча бирергә, сиңа түзәргә, сиңа яраклашырга тиеш. Болай бит аңа рәхәт. Бозыклыкка юл салынган икән, өйләнү булмаячак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Өйләндерегез, кияүгә бирегез, шул вакытта бозыклык булмас”, – ди. Аллаһы Тәгалә: “Без бит сезне парлап яраттык”, – ди...

– Әнисе каршы булса улы яраткан кызына өйләнә аламы?

– Бу очракта кызга да, егеткә дә, әнигә дә бик авыр булачак. Әбү Хәнифә мәзһәбендә туры килү, тигезлек дигән әйбер бар. Үз тиңеңне тап, дип юкка гына әйтмибез. Яхшы кыз, яхшы егет тап, димибез, чөнки син начар икән, сиңа начар хатын кирәк. Син яхшы икән, сиңа яхшы хатын тиеш. Начар кеше яхшы белән тора алмый ул. Яхшы начар белән тора алмый. Бай икәнсең – байны, фәкыйрь икәнсең –ярлыракны кара. Хәзер кызлар да, егетләр дә бай белән тормыш корырга тели. Егет бай кызны ала икән, гомер буе бу егетне, альфонс дип котыртачаклар. Йөзенә карап әйтмәсәләр, артында сөйләячәкләр. Кыз үзе әйтмәсә дә атасы-анасы әйтергә мөмкин. Кызга да шулай әйтәчәкләр: “Сине бит улыбыз урамнан табып кайтты, кем соң син, нәселсез бит син”, – диячәкләр. Шулай дип әйтсәләр нишлисең, кая барасың? Бу проблема булмас иде, әгәр дә кешеләр динле, тәрбияле булса. Динле егет фәкыйрь кызны алса әнисе дә бу кызга сүз әйтмәс, рәнҗетмәсләр.
Шунысы да бар, ятим, байлык күрмәгән кыз бай гаиләгә килеп эләккәч үзгәрергә дә мөмкин. Бер галим сәхабә (Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) замандашы, аны күргән кеше) янына килеп: “Синең кызыңа патша улы өйләнергә тели”, – дигәч: “Юк, бирмим”, – ди. Кызын үзенең фәкыйрь шәкертенә бирә. Моны белеп патша улы үзе килеп: “Ник кызыңны бирмәдең, ник безне мыскыл иттең”, – дигәч: “Кызым тилмереп җитешсезлектә үсте, синең гаиләңә, байлыкка эләксә холкы бозылыр. Шуңа да сезгә бирә алмадым”, – ди. Анысы да бар. Хәерче баеса чабатасын түргә элә, диләр. Ул шулай бит. Хәзерге вакытта үзен ямьсез, тәкәббер тотучы байлар – алар элеккеге хәерчеләр. Гомер буе байлыкның нәрсә икәнен белмәгән кешеләр алар. Әзрәк кенә мал керү белән алар үзләрен тәкәббер итеп тота башлыйлар... Һәм дә теге ярлы кызны алырга теләмәгән егетнең әнисе дә кайчандыр хәерчелектән чыккан бер бәндә. Шуңа аның тәрбиясе, үз-үзен тотышы шундый. Бу очракта егет үзе хәл итә, шыпырт кына никах укытырга мөмкин. Беркем каршы төшә алмый, никахлары дөрес була, әмма киләчәктә зур проблемалар булачак. Әти-әни каршы икән, аларны тыңлау хәерлерәк. Әти-әни без күрмәгән, без белмәгәнне белә. Монда байлар начар, фәкыйрьләр әйбәт, дип кенә әйтеп булмый. Фәкыйрь гаилә кайчагында тәрбиясез дә була бит әле ул. Кайчакта байлар тәрбияле була. Без бит яшьләр, парыбызны үзебез генә алып кайтып өйләнәбез дә, аннары зыян күрәбез. Хата кылабыз, яшьлек белән уйламыйча тормыш корабыз.

– Өйләнеп, кызы тугач бер ир көтмәгәндә юлында үзе көткән хатын-кызны очрата, бу очракта иргә нишләргә? Ул баласын, гаиләсен ташлап икенче хатын янына чыгып китә аламы?

– Нишләп соң ул көтмәгәндә өйләнгән? Нәрсә карап өйләнгән, нәрсәгә өметләнгән ул?

– Кем әйтмешли, булгандыр инде.

– Хыялындагысына өйләнсен, көтсен иде. Өйләнгәнсең икән тор, яңаны алам, дип тибеп чыгарып булмый. Җаваплылык юк дигән сүз монда. Хисләреңне тезгенләп сабыр ит, үтеп китә. Гашыйк булган саен өйләнә башласаң 15 тапкыр кавышырга, 20 тапкыр аерылышырга мөмкин. Мөселманга чыгу юлы бар: икенче хатын итеп ала. Әмма бездә хатыннар моны кабул итә алмый. Хатыннар, ирем минеке генә, дип уйлый, әйбергә хуҗа булган кебек. Бу начар караш. Ирләр аңа кемдер хуҗа булганны яратмый. Бу аларның ирлеген үтерә. Хатын-кызлар ирләренә хуҗа булырга тырыша.

– Ике хатын белән яшәүчеләр бар ич, “Борнай” мәчетендәге мулла, танылган бер баянчыбыз.

– Алар өчен бик шатмын, аларның хатыннары ирләрнең асылын аңлаганнар, ниһаять.

– Ир-хатын темасын читтә куеп сихергә күчик әле. Сихерләнгән кешенең билгеләре бармы? Аны ничек белергә була?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Күз тию хак”, – дигән. Сихер дә хак. Сихергә каршы догалар да бар. Сихер шайтан белән бәйле. Кешегә җен, шайтан керә яки кагыла, яисә алар ярдәмендә зыян салына. Сихерләнгән кеше үз-үзенә хуҗа булудан туктый.

– Үз-үзеңә хуҗа булу нәрсә соң ул?

– Нәрсәдәндер тыела, нәрсәнедер эшли алмый. Эшлисе килмәгән әйберне эшли. Үз-үзенә зыян сала башлый. Үз-үзенә кул саласы килә башлый. Гөнаһлар кыла, намаз укыган вакытта намазын ташлап китәргә мөмкин. Авырып китә, әмма диагноз куя, авыруның сәбәбен белә, дәвалый алмыйлар. Акылы белән проблемалар башлана, нәрсәнедер оныта, бер әйбер турында уйлап бик борчылып йөри башлый. Бу очракта “бәлки сихер бардыр бу кешедә”, дип әйтә алабыз. Әүлияләр сихер бармы-юкмы икәнен кешегә карагач та белә. Күз карашы, кешенең үз-үзен тотышыннан. Кирәкмәгән урында йөрсәң, йокласаң, хаҗәтләреңне үтәсәң, ашасаң, кирәкмәгән кешеләр белән йөрсәң алардан да сихер күчәргә мөмкин. Сихерләнгән кеше азан әйтә, Коръән укый башлагач үзен сәер тота, кычкыра, елый, кайвакыт реакция дә булмаска мөмкин. Кешене өшкереп, анда сихер бармы-юкмы икәнлегенә инанырга була. Кайвакыт бер тапкыр өшкергәндә генә сихер күренми. Ике, өч, дүрт, биш тапкыр өшкергәндә генә килеп чыга. Юк дип белсеннәр дип, кешедә булган шайтан качып, яшеренеп тә ятарга мөмкин. Гадәттә кеше үзе сизә, ахыр чиктә үзе әйтә: “Мин үз-үземә хуҗа түгел, миндә нәрсәдер бар”, – ди.

– Сихерләнгән кешене сизәсеңме?

– Кайвакыт сизәм, кайвакыт юк. 80 % очракта сизәм. Кайбер кешенең сихере күренә, кайберенеке күренми, мин бит әүлия түгел. Безнең җәмгыятьтә 80 % кешедә сихер бардыр, мөгаен, алар моны сизмиләрдер. Кешенең сихере намазга баскач уяна. Эчеп йөргәндә шайтан түзә, чөнки ул үз максатына иреште бит инде, кеше бозык юлда. Намазга баскач бу кеше әллә нишли, үз-үзенә хуҗа түгел: тик торганнан психлана, шайтаны кузгалып намазын ташлавын тели. Ашаганыбыз, караганыбыз, йөргән юлларыбыз хәрам. Безне ата-аналарыбыз нинди юл белән ясагандыр, анысын бер Аллаһ кына белә. Бисмилла, госел, булганмы икән?!

– Өшкерелгән су ярдәм итәме?

– Шифасын бирә, җен, шайтаннар кача, авырулар бетә. Өшкерелгән су тәнеңә керә, шайтан аңа түзә алмый. Өшкерелгән тоз, мәсәлән.

– Анысы белән нишлиләр?

– Ризыкка салалар. Гадәттә, тоз белән суны өшкерәләр, алар организмның бөтен җиренә үтеп керә.

– Хәзрәт, бисмилла, госел дигәннән, ир белән хатын якынлык кылганда дога кылмасалар, алар белән шайтан да йоклыймы?

– Әйе, туган балада шайтан өлеше дә була. Дога кылмасаң синең хатының белән шайтан да йоклый. Никахсыз йоклаганда да бу хәл кабатлана. Туйда эчеп, баланы исерек килеш тә ясаучылар бар. Күпме никахсыз бала туа! Чиста булып тумый алар.

Якынлык кылу алдыннан ир белән хатынның берәрсе әйтсә, ул чакта шайтан бернинди дә зыян китерә алмас: Бисмилләһ. Әллаһүммә җәннибнәм-шәйтаанә үә җәнниби-шәйтанә мәә разәктанәә. (Аллаһы Тәгалә исеме белән башлыйм. Йә Аллаһ, безне һәм туачак балабызны шайтаннан ерак кыл!)
Рубрика: ДИН ВӘ ЙОЛА Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ