Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Динә ЛАТЫЙПОВА: “Ятып калсаң, таптап үтәләр”

10 Ноябрь 2020 684
– Динә, ни өчен “хатын-кызның яшен сорамагыз”, диләр?

– Хатын-кыз ул – чәчәк. Иртә язда ачылса да, көзен ачылса да, ул чәчәк булып ачыла. Хатын-кыз ул – матурлык бүләк итүче. Чәчәкләрдән сорамыйбыз бит: “Нигә язда яки көздә ачылдың?” – дип.

– Син көчле хатын-кызмы?

– Үземә ышанам икән, димәк, мин көчемне сизәм. Канатларым сынган вакытта да беренче үземә ышанам, кемнәндер көтеп ятмыйм.

Хоббиең бармы?

– Чәчәкләр, агачлар яратам. Көзге яфраклар белән серләшә алам. Үзем генә калып, тын гына, үзем белән үзем сөйләшә алам.

– Хыялларың калдымы?

– Хыялы бетсә, кеше яшәүдән туктый. Аллаһы Тәгалә хыялдан мәхрүм итмәсен.

– Берсен сөйлә әле.

– Киләчәктә дин юлына басу, биш вакыт намазны укый алу, башны сәҗдәгә кую. Кыйблага якынаю.

– Хезмәт белән үстең­ме?

– Әйе. Авыл кызы мин. Әти – тракторист, әни – колхозчы. Авылда өчәр гектар чөгендер, бәрәңге бакчасы безнең өстә иде. Ике сыер. Кичке савымны без – кыз балалар сава идек.

– Динә, Илдар Юзеевның ши­гырьләрен укыгач, сораулар пәйда булды, шуларны сиңа юллыйм әле.

Калды инде яшьлегемдә
Үкенечләр, үкенечләр...

– Һәрнәрсәнең тәмен, ямен тоярга кирәк. Юлың шулай кереп киткән икән, аны үкенечкә борырга ярамый. Гомереңне хатага әйләндерергә ярамый, үкенүгә әйләндерергә кирәкми. Тормышның бер юнәлеше дип кабул итәргә кирәк.

– Үкенечләрең калдымы?

– Юк. Тәкъдирем шулай язылган, Аллага шөкер. Һәрнәрсәнең ямен табам.

– “Дошман юктыр иске дустан мәкерлерәк...” Бу шулаймы?

– Дөрес. Якын дус ул эчке дөньяңны белә. Эчке дөньяңны белдеме, нинди генә дус булса да, сине яратып бетермәү дә булырга мөмкин. Дус ул дус кына булырга тиеш, эчке дөньяңны белергә тиеш түгел. Гомерем буе әнием дус­тым булды, хәзер – кызларым, чөнки дустыңның да дусты бар. Дусларым, ахирәтләрем бар, әмма аларга күңелемне чыгарып селкемим.

– Зар елыйсың килсә?

– Әнигә дә, балаларыма да еламыйм, нәрсәгә кирәк ул аларга? Үзем белән үзем калганда гына еларга мөмкинмен. Минем аркада нигә кызларым борчылырга тиеш?

– Дусларың килеп: “Ирем белән фәлән булды бит әле”, – дип зар елаганы бармы?

– Бер-ике тыңлыйсың, өченчегә киткәч, фикеремне әйтәм һәм тың­ла­мыйм. “Миңа кызык түгел”, дим, “әйдә башка темага”, дим.

– Кызың тормышын сөйлиме?

– Юк. Безнең шулай куелды. Тор­мышың әти-әниеңә, урамга чыкмасын, ул өйдә калырга тиеш. Өй – ул бер дәүләт. Әти-әнинең – үз, кыз белән кияүнең үз дәүләте. Дәүләт белән дәүләт серләрен белеп торырга тиеш түгел.

– “Туктап калма ярты юлда,
Гел бәхет өчен көрәш...”
Бәхет өчен көрәшүгә ниләр керә?

– Елыйсы килгәндә күз яшьләрең аша елмаю. Канатың сынганда очып китү өчен талпыну.

– “...Юлларың гел җиңел булсын,
Булмаса әгәр, чыда...”
Чыдауның кагыйдәләре бармы?

– Бөтен авырлык үтә. Авыртканда иренеңне тешләргә, егылгач та еламаска, торып китәргә кирәк.

– Торасың килмәсә?

– Килмәсә дә торып китәргә кирәк, ятып калырга ярамый. Ятып калганны таптап үтәләр, синең арттан башкалар килә бит.

– Торып басуы авыр булган чакларың булдымы?

– Булды. Рафаэль кул бирде. Тордым, бастым.

– Рафаэль кул бирә торган, татарча әйтсәк, җайлы мужикмы?

– Җайлы кеше. Ул туры сүзле, конкрет.

– “...Соңгы тапкыр, әйдә,
ачыл, йөрәк,
Безнең ялгышларны
Кабатламас, бәлки, балабыз...”
Хәниянең кызы кияүгә чыкканда, туйда Габделхәй: “Безнең хаталарны кабатламагыз”, – дигән иде. Сезнең дә ир белән хатын буларак ялгышларыгыз булдымы?

– Хаталарсыз гына яшәп булмый. Бөтен нәрсә шул хатадан тора, син бит белеп хаталанмыйсың. Үтеп киткәч кенә хата икәнен аңлыйсың. Матур тормышта, матур өйдә яшисем килде, хатын-кызга һаман җитми бит аңа. Ирең белән бергәләп күб­рәк ял итеп йөр икән. Күбрәк вакытың­ны иреңә, гаиләңә бирергә кирәк икән. Хатын-кызга бу кирәк, теге кирәк, ир дә икенче планга кала, балалар да. Хатын-кызның нәфесе бик зур: кирәк, кирәк, кирәк! Бу – хата. Иң беренче чиратта син хатын-кыз бул, гаиләңне ярат. Вакытыңны күбрәк аларга бир. Хатын-кыз ул – җылылык учагы.

– “...Яшьлегемнең алтын мизгелләре зая үтте...”

– Үтмәде. 18 яшьтә Ра­фаэль­гә кияү­гә чыктым. Аңа 28 иде. Буа медицина училищесында эшлим. Рафаэль спортчы, чаңгыда шуа, танылган кеше, редакциядә дә эшли, язмалары чыга. Кызлар бик каты ярата иде үзен. Рафаэль миңа тәкъдим ясагач та мин аны уен дип кенә кабул иттем. Аның белән миңа кызык, күңелле, ул игътибарлы иде. Чәчәкләр бүләк итте. Аягында нык басып торган, шомарып өлгергән егет иде.

– Тормышны кайда башладыгыз?

– Җиде ел Буа районында, Рафаэль­нең туган авылы Толымбайда, төп йортта яшәдек.

– Каенана белән мө­нәсәбәтне ничек кордың?

– Каенана – әни бик төпле, акыллы кеше иде. Рафаэльгә гел чаңгы ярышларына чыгып китәргә кирәк, бер, ике чыгып китте. Әни шундый сүз әйтте: “Беркайчан да ирең­не үзен генә чыгарып җибәрмә. Иргә ышанма, таянма. Йөрмә­сен гаиләсен ташлап, өйдә, гаиләсе янында торсын” ,– диде. Шуннан соң: “Рафаэль, юк, йөрмисең”, – дидем. Әни дә: “Йөрмисең, булды, җитте”, – диде. Кайсы каенана шулай әйтә? Аннары ул редакциягә күчте, физкультура укыта иде... 2002дә Казанга килдек. Сәнгать өлкәсенә кереп киткәч, районнан торып эшләү кыенлашты.

– “...Шәфкатьсезләр дөньясында
Чак... кеше булып калдым...

– Шәфкатьсезлекне иң башта үзеңнән эзләргә кирәктер. Син үзең шәфкатьсез түгелме? Кешеме син?..
Әңгәмә шушы урында өзелде, редакциягә Рафаэль килеп керде. Аларның бүген туйда җырлыйсылары бар икән, Динә онытып ук җибәргән... Киттеләр...
Иптәшләр, 6 январь – Динәнең туган көне, котларга онытмыйк.
Буага апаларына кунакка кайткач, Динә иң беренче эш итеп “Акчарлак” газетасын укырга ярата икән...

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 21 ноябрь 2019 № 46
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Ноябрь 2020 11:58 2569
3 Ноябрь 2020 13:21 1869
19 Ноябрь 2020 10:02 1370
16 Ноябрь 2020 09:59 1350
ӨСКӘ