Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Диләрә ВӘЛИЕВА: “Рөстәмнән башка сулавы да авыр" (ВИДЕО)

27 Октябрь 2016 1807
29 октябрь көнне Казан филармониясендә виртуоз баянчы, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиевнең тууына 55 ел булуга багышланган “Якты бер моң” исемле искә алу кичәсе була. Анда Рөстәм Вәлиев белән бергә эшләгән, аның җырларын башкарган артистлар чыгыш ясаячак. “Бер генә артист та каршы килмәде. Кем белән генә сөйләшсәм дә, Рөстәмгә булган ихтирамнары сизелеп тора. Мин аларның барысына да бик рәхмәтле”, – ди баянчының тормыш иптәше. Диләрә ханым белән очрашып, үткәннәргә кайтып килдек.
– Диләрә апа, Рөстәм абыйсыз тормыш ничек дәвам итә? Ялгызлык ачысыннан телгәләнгән чак­ларыгыз еш буламы?

– Рөстәмнең үлемен бик авыр кичердем. Тормышның яме генә түгел, мәгънәсе дә беткән кебек булды. Әле үзе исән чакта Рөстәмне югалтсам, бер көн дә яши алмам кебек тоела иде. Яшисең икән шул, беркая китеп булмый. Ләкин күңел халәте бөтенләй икенче. Рөстәмнән башка яшәве генә түгел, сулавы да авыр. Әйе, нәрсә генә булса да тормыш дәвам итә. Яңа көн туа, аның белән бергә яңа эшләр, мәшәкатьләр туа. Иртән эшкә чыгып йөгерәм. Көн эштә сизелмичә узып та китә. Кешеләр белән аралашу – кайгыңнан арынып торырга иң яхшы дәва.

– Рөстәм абый төшегезгә керәме?

– Төшләремдә Рөстәмле тормышым дәвам итә. Туганнарының, дусларының да төшенә керә. Ул бит тормышта бик актив, тик тормый торган кеше иде. Менә, төшләргә дә шулай бик актив рәвештә кереп йөри. Әнисенең төшендә: “Монда альбом бар, мин аны карадым, бар кешенең дә китәсе вакытлары язылган анда”, – дип әйткән. Дусларым, танышларым еш кына: “Бүген төшемдә Рөстәмне күрдем әле, шулай-шулай дип әйтте”, – дип шалтырата. Әле бер дә таныш булмаган бер ир-ат шалтыратып: “Мин Кукмарада яшим. Рөстәм абыйны бик хөрмәт итә идем. Төшемдә күрдем. Гаиләмә ярдәм итә алмассыңмы, диде”, – дип шалтырата. “Рәхмәт бик зур! Борчылмагыз, безгә ярдәм кирәкми”, – дидем. Ә ул: “Мин агачтан өй җиhазлары ясыйм, бәлки берәр җиhаз кирәктер?” – ди. “Барысы да бар, рәхмәт”, – дип саубуллаштым. Кайчагында төшкә кереп, кирәкле киңәшләр дә биреп куя.

– Соңгы көннәре ничек узды? Сәла­мәтлеге белән проблемалар булмадымы?

– Рөстәм соңгы көннәренә кадәр бер нәрсәдән дә зарланмады. Гомумән, ул зарланырга яратмый иде. Бер генә тапкыр да авырып ятканы, “больничный” алганы булмады. Бик сирәк кенә салкын тиеп авырып алганда да, “сәхнә терелтә ул”, дип эшкә чыгып китә hәм, чыннан да, терелеп кайта иде. Чаңгыда шуарга, йөзәргә, йөгерергә яратты. Яшь чагында чаңгыда шуып ярышларда катнашкан ул. Без аның белән 1 март көнне чаңгыда шуып кердек. Кич белән ул эшкә – юбилей мәҗлесенә китте. Бу аның соңгы тапкыр гармуннарын алып уйнарга баруы булган. Өч көннән соң арабыздан китеп тә барды. Үзе сизенгәндер дип уйлыйм. Үләренә атна-ун көн кала да чаңгы шуып кайттык. Шунда ул ике кулын өскә күтәрде дә: “Мин исән!” – дип кычкырып җибәрде. Мин аның артыннан бара идем. Шул чагында: “Нигә алай дип әйтәсең?” – дип тә сорамадым. “Әйе шул, дөнья нинди матур, яшәве нинди рәхәт!” – дип кенә әйтеп куйдым.

рост.jpg

Гаиләсе белән

– Гаиләдә нинди ир, нинди әти иде?

– Рөстәм бик гаилә җанлы кеше булды. Без hәрвакыт аның кайгыртуын, мәхәббәтен тоеп яшәдек. Ул үзе дә матур, тату, өч балалы гаиләдә үскән. Әти-әнисен бик ярата, хөрмәт итә иде. Аларның бер-берсенә булган мәхәббәтенә соклана иде.

...Артык күп сөйләшмәс, әйткән сүзен дә юмор белән әйтеп куяр иде. Өлкән кешеләр, балалар белән бик тиз уртак тел тапты. Машина йөртергә бик яратты. “Әгәр дә музыкант булмасам, автоузышчы булыр идем”, – дия иде. Минем машина йөртергә теләгем зур булса да, никтер мине руль артына якын китермәде. “Нәрсәгә кирәк ул сиңа, мин бит сине кая теләсәң, шунда алып барам”, – диде. Рөстәм каршы булса да, укып чыгып машина йөртү таныклыгы алдым. Мин таныклык алган көнне Рөстәм Самарага энесенә шалтыратып: “Ринат, хәзер Казанда “бөке”ләр башланачак, Диләрә машина йөртү таныклыгы алды!” – дип сөенечен җиткерде. Рөстәмсез калгач, руль артына утырырга туры килде. Аның машинасында йөрим, бер дә аерыласы килми ул машинадан.

– Кайбер иҗат кешеләре җир, агач эшенә тартылмый. Ә Рөстәм абыйны ул яктан да бик булган кеше иде дип искә алалар...

– Кулыннан бар эш тә килә иде аның. Бакчаны бик яратты, анда казыну, яшелчәләр утырту, аларны карап, су сибеп үстерү күңеленә рәхәтлек бирә иде. Әле бакчабыз юк чагында, Чистай урамында торганда, өй янында нинди генә агачлар утыртмады. Икенче катның тәрәзәсеннән шланг белән су сибә идек ул агачларга. Анда хәзер алмагач, миләш, гөлҗимеш, каен, тирәк үсеп утыра.

– Өегездә гармун, баян, курай тавышлары тынмагандыр сезнең, Диләрә апа?

– Әлбәттә. Өйгә кайтып җиткәнче үк ачык тәрәзәдән агылган дәртле бию көйләрен тыңлап кайта идем. И-и, ул чактагы рәхәтлекләр! Төнге сәгать 12ләрдә уйнап утырса да, күршеләр беркайчан сүз әйтми, ачуланмыйлар иде.

1982 ел служба венгрия.jpg

1982 ел. Венгрия

– Балалар нихәлдә? Бү­ген ниләр белән шөгыль­ләнәләр?

– Улыбыз Ислам укуын тәмамлады. КФУда социаль эшләр буенча белгеч булып эшли. Бер ел элек өйләнде. Алар аерым торалар. Киленебез Лилия белән бер сыйныфта укыдылар. 10 сыйныфтан бирле матур гына дуслашып йөрделәр. Кызыбыз Алия Мәскәү Дәүләт Университетын тәмамлап, бакалавр дипломы алып кайтты. Хәзер КФУда магистратурада укый. Кытай, инглиз телләрен өйрәнә. Мәскәүдә укыганда йога белән кызыксына башлады, анда курсларда укып, йога инструкторы дигән таныклык алды. Кичләрен “УНИКС”та йога дәресләре алып бара. Җәй көне “Сәләт – Яр Чаллы” аланында өлкән әйдаман булып эшләде. Аллага шөкер, балаларыбыз тәртипле, акыллы, бер проблема да тудырганнары юк, минем өчен барысын да эшләргә әзер торалар.

– Рөстәм абый күп вакытын гастрольләрдә уздыргандыр. Сезгә балалар белән генә өйдә калырга туры килгән. Авыр булмадымы?

– Әйе, ул вакытта берәр айга гастрольләргә чыгып китәләр иде. Филармониядә эстрада бүлеге бар, бригадалар күп иде. Аларга концерт кую буенча план бирәләр.
1990 еллар башы, авыр вакытлар иде ул. Ике кечкенә бала белән берүземә авыр булыр иде, ярый, әнием ярдәм итте, балаларны үстереште. Аллага шөкер, әнием исән-сау, 86 яшь үзенә, безнең белән тора инде хәзер. Гомере буе укытучы булып эшләде.

– Рөстәм абыйның да әнисе исән-сау дип беләм. Самарадагы туганнарыгыз белән аралашасызмы? Кайт­­­калыйсызмы?

– Каенанам Самарада кызы Гөлфия белән яши. Киләсе елда 80 яшь тула үзенә, җыелышып юбилейга кайтырбыз, Алла теләсә. Энесе Ринат та гаиләсе белән Самарада гомер итә, безгә киләләр, еш очрашабыз, аралашып яшибез. Рөстәм үзе Самарада туып-үссә дә, Казанны, Татарстанны бик яратып яшәде. “Мин халкым өчен яшим, мин халыкка кирәк әле”, – дип әйтә иде. Рөстәмнең үлеменнән соң бик күп таныш булмаган кешеләр дә “Еладык, бик кызганыч булды”, дип шалтыраттылар, яздылар. Аңа атап шигырьләр яздылар.

– Берүзегезгә тормыш алып бару авырмы?

– Иң кыены – Рөстәмнең безнең янда булмавы. Бүтән бер кыенлык та юк. Калган бөтенесен дә эшләргә, булдырырга була.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Ноябрь 2019 12:15 1168
ӨСКӘ