Язмалар исемлегенә күчү
– Карале, Дилә, Марат Мухин белән ник аерылдың? Сәбәбе нидә?
– Яши башлагач, барысы да яхшы кебек иде, ләкин эйфория сүрелде. Кеше белән очрашып йөрү һәм көндәлек тормыш – икесе ике нәрсә икән.
– Эйфория күпмегә җитте?
– Берәр елга сузылды. Кешегә бер-берсе белән яшәү уңайлы булырга тиеш. Кияүгә чыкканчы миңа ул турыда беркем дә әйтмәде, кызганыч. Өйләнешкәч бит яшисе, тормыш алып барасы, акча эшлисе бар, торырга фатир кирәк. Мин тормышны алып бара торган хатын түгел. Мин яхшы хуҗабикә, ашарга шәп пешерәм, өйне җыештырам, иремә матур була алам, беркайчан да хыянәт итмим. Мин – иҗат кешесе.
– Тормышны ирең алып барырга тиешме?
– Әйе. Ләкин Марат та алып бара алмый иде. Шуннан конфликтлар чыкты. Начар яшәдек дип әйтмим. Тик икебез дә конфликт яратмый идек. Талашканыбыз да булмады. Әмма аңладык: болай яшәп булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк.
– Шуңа аерылыштыгызмы?
– Әйе. Бу хәл катастрофага китереп җиткерер иде. Үземне идеаль хатын-кыз дип әйтә алмыйм. Минем кайбер сыйфатларым да аңа ошамады, беләм. Әмма мине инде үзгәртеп булмый. Тормышны миңа алып барырга туры килде. Иҗат белән шөгыльләнә башласа, Маратка тияргә ярамый иде. Төннәр буе студиясендә иҗат итеп утырды.
– Кайчан аерылдыгыз?
– Ул елларны хәтерләмим. Барысы да томанда кебек иде. Аерылышсак та, дуслар булып калдык. Гадәттә бит талашып, сугышып аерылышалар, фатир бүләргә тотыналар. Без бик тыныч кына аерылдык.
– Фатирны бүлдегезме?
– Бернәрсә дә бүлмәдек. Өч бүлмәле фатир “Солнечный город”та. Ул вакытта миңа барысы да килеп өелде: әни чирли, әтинең авариягә эләккән вакыты. Хәзер хәле яхшы, Аллага шөкер. Бик авыр вакытлар иде. Әнинең вафатына да дүрт ел узып киткән... Менә хәзер Марат өйләнде дә, чыгып китте.
– Фатирдан өлеш таләп итмәдеме?
– Юк.
– Өйләнүенә көнләшмисеңме?
– Юк, юк, киресенчә, бик шат.
– Маратның начар сыйфатларын белә торып, ник аңа кияүгә чыктың соң? Синеңчә, аның начар сыйфаты – ул күктә очып йөри. Аны җиргә төшереп булмыймы? Яки аның белән күккә менеп китсәң ни була?
– Начар сыйфатлар кемгәдер – яхшы, кемгәдер начар булып тоела.
– Кияүгә чыкканчы аларны белеп булмыймы?
– Тормыш итмичә каян беләсең?
– Кияүгә чыкканчы булачак иреңне әти-әниеңә, туганнарыңа күрсәтмәдеңме?
– Юк шул, миңа – 23, Маратка 20 яшь иде. 2004 елда аралаша башладык. 2007 елда туй булды.
– Кайда яши башладыгыз?
– Казанда, Маратның әти-әнисе белән бергә.
– Ничә ел яшәдегез?
– Никах белән санасаң, сигез ел.
– Әтиең Җәүдәт әниеңә бер күрүдә гашыйк булган. Бер күрүдә гашыйк булуга ышанасыңмы?
– Ышанам. Әмма ләкин тормыш итә башлагач, мәхәббәт сүрелә, кешенең кимчелекләрен күрә башлыйсың. Башта күренми. Гашыйк булабыз да организмда химик процесслар башлана, гормоннар котыра. Ул кеше белән булырга телисең. Әмма иртәгә үк бу кешегә мөнәсәбәтең үзгәрергә мөмкин.
– Сиңа нинди ирләр ошый?
– Җаваплы, әйткән сүзен үти торган, тырыш, акыллы, бөтен темага аралашып була, фикер йөртә торган, үз-үзенә ышанучан.
– Дилә, “Шул да җитә” клибында катнашучы егет синең сөеклеңме?
– Юк. Әмма шундый уй туйгач, димәк яхшы уйнаганбыз.
– Аерылышкач, абыең Булат сүктеме үзеңне?
– Булат бик конкрет кеше, ул аңлый. “Нәрсә эшләсәң дә һәр адымыңны аңлаячакмын”,– диде.
– Беренче ирең белән бәхетле идеңме, әллә хәзергесе беләнме?
– Бәхетсез булсам, тормас идем. Марат белән башта бәхетле булдым. Бәхетсез икәнлегемне аңлауга аерылыштык. Хәзер мин тагын да бәхетлерәк.
– Машалла!!! Кем соң ул? Миңа гына әйт әле. Сер итеп...
– Юк.
– Марат бит сөйли, хатынын җәмәгатьчелеккә күрсәтә. Бөтен җиргә икенче хатыны белән фотоларны куйды. Бәлки аның “мин аерылсам да бетмәдем”, дип мактануыдыр бу?
– Сөйләсен, аның хакы бар. Сөйлисе килә, димәк. Мактансын. Минем сөйлисем килми.
– Ник? Халык икенче ирең белән бик кызыксына...
– Белми торсыннар әле.
– Кайчан әйтәсең?
– Бәлки вакыты килеп җитәр. Без театрларга йөрибез.
– Кайсы театрга?
– Камалга да, Тинчуринга да. Ул театрларны бик ярата. Үзе турында әйтмәскә куша, бәлкем аңа вакыт кирәктер.
– Тормышны алып барырлык егетме?
– Әйе.
– Кайдан таптың?
– Бу сорауга җавап бирмим.
– Аерылгач та хатын-кыз аерылуы турында дөньяга сөйли. Син сөйләмәдең. Бик сабырмы син?
– Сабыр. Ул вакытта бернәрсә турында да сөйлисем килми иде. Аерылуны сөйли башласам, язып чыгарлар, аны кызым Сәфинә укыр дип уйладым. Шау-шу теләмәдем.
– Сәфинәне әтисенә күрсәтәсеңме?
– Өчәү бик яхшы мөнәсәбәттә очрашабыз: Сәфинә, Марат, мин. Берәр җиргә барып киләбез, циркка, мәсәлән. Әтисенә шалтырата, сөйләшәләр, аралашалар, проблема юк.
– “Әни, ник аерылыштыгыз?” – дип сорамыймы?
– Әлегә юк. Бәлкем үскәч сорар.
– Әтисе аны үзе белән алып китәме, куркасыңмы ул вакытта?
– Ник куркыйм, сөенәм генә.
– Маратны сагынасыңмы?
– Сагынырлык булгач, аерылалармы соң? Икебезгә дә шулай яхшырак булыр, дидек. Яшәп тәҗрибә тупладык, бер-беребезгә рәхмәтлебез.
– Бала хакына гаиләне саклап калып булмыймы?
– Ситуациягә карап. Кирәкме икән?! Бала дип аерылмау бәхет түгелдер ул.
– Икенче ирең Сәфинәне ничек кабул итте?
– Әйбәт, Аллага шөкер. Уртак тел таптылар. Сәфинә үзен идеаль хис итә, иремнең әти-әнисен дә бик ярата.
– Иреңнең беренче гаиләсе бар идеме?
– Моның турында сөйлисем килми.
– Маратның туе кайчан була?
– 14 декабрьдә. Аның туенда минем дүрт дус кызым, хатыны белән абый да булачак. Мин дә килимме соң әллә, дип шаяртып алабыз.
– Дилә, сезнең дә туегыз 14 декабрь көнне бит?
– Шулай шул...
– Яңа ирең көнләшмиме?
– Юк.
– Шунысы да бар бит әле: 20 июнь көнне беренче иреңнең туган көне, икенче ирең дә шул көнне туган.
– Әйе шул...
– Бусы да синнән яшьме?
– Ике яшькә олырак.
– Миңа гына фотосын күрсәт әле... Да, малай... Сине кулында гына күтәреп йөртәчәк бу. Шәп кеше тапкансың. Мәңге бергә булыгыз!..
***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 12 декабрь 2019 № 49
Дилә Нигъмәтуллина: "Тормыш итә башлагач, мәхәббәт сүрелә, кешенең кимчелекләрен күрә башлыйсың”
24 Ноябрь 2020 1426

Рубрика: ӘҢГӘМӘ
Автор: ГАБДЕРӘХИМ