Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА: “Әби халык депутаты булган”

16 Февраль 2021 473
– Дилə, елдан-ел яшəрəсең. Уколлар кадатасыңмы əллə?

– Юк. Махсус косметологым бар, күп еллар шуңа йөрим. Ул уколларга каршы, методикасы шундый. Берничə ел элек аңа: “Əйдə, ботокс ясатыйк”, – дигəч, каршы килде. “Юк, бүтəн ысуллар бар, массажлар, төрле-төрле маскалар эшлəп карыйк əле”, – дия иде. Күп еллар фитнес белəн шөгыльлəнəм.

– Көнеңне дөрес итеп бүлəсеңме?

– Əйе. Тайм-менеджмент дип атала ул – вакытны дөрес итеп бүлү һəм дөрес туклану. Көнеңне язып куярга кирəк. Иртəдəн кичкə кадəр нəрсə эшлəдең? Нəрсəне сызып ташлар идең? Нəрсə мөһим, нəрсə мөһим түгел? Хатын-кызга тагын иң мөһиме – йокы, кимендə сигез сəгать йоклыйм. Бик күп еллар телевизор карамыйм, кабызганым да юк. Ул бик күп вакытны ала, кирəкле əйбер түгел. Китап укыйм яисə интернетны ачам.

– Нинди китаплар укыйсың?

– Классикларның əсəрлəрен. Достоевскийның “Преступление и наказание”сын. Кечкенə чакта бу əсəрне бик ярата идем. Тагын укып чыгыйм əле дип шул китапны сатып алдым. “Зөлəйха күзлəрен ача”ны укыдым. Əни рус теле һəм əдəбиятын укытты. 5 яшьлек чагымда кайвакыт үзе белəн мине дə мəктəпкə ала иде. Китапханəгə кертеп утырта, анда бөтен җирдə китап. Рəсем ясый, китаплар укый, пластилиннан əйберлəр ясый идем. Укырга яраттым. Төннəрен юрган астында, əнидəн качып фонарь белəн укып ята идем. Əни орыша иде.

– Əби-бабайларың турында сөйлə əле.

– Əби əле дə исəн, сөбханалла. Əнинең əнисе. 90 яшьтə. Əни Йошкар-Оланың үзеннəн, шəһəр кызы. Əби Əлкидəн, Иске Чаллы авылыннан.

Синдə мишəр каны алайса?

– Əйе, əбигə бик охшаганмын. Əбинең холкы миндə бар. Əби бик көчле хатын, туры сүзле, ялганлый белми.

– Бабаң турында да сөйлə əле.

– Бабай үлде. Үлеме аянычлы булды. 2007 елда Марат белəн өйлəнештек, туй булды. Əби белəн бабайны туйга чакырдык. Бабай бара алмады. Əби: “Беренче оныгымның туена бармыйммы соң!” – дип, бабайсыз гына туйга киткəн. Бабай урамга чыккач егылып кулын сындырган, “скорый” да чакыртмаган. Шундук “скорый” чакыртырга кирəк булган, кулны урынына утыртыр өчен. Əби, апалар туйдан кайткач чакыртканнар, алары: “Наркоз эшлəргə кирəк, йөрəге чыдар микəн?” – дигəннəр. Бабайның йөрəге авырта иде. Наркоз эшлəгəндə үлде. Яңа ел вакыты иде. Бер дигəн бабай иде, чибəр.

– Əтиең Җəүдəт Мазарбаштан икəн...

– Əти ягыннан əби белəн бабай Мазарбаштан иде. Əби халык депутаты булган. Бабай – гомер буе алдынгы тракторист. Акчасын да əйбəт эшлəгəннəр, бик хəлле булганнар. Алты почмаклы йорт салганнар. Иң беренчелəрдəн булып телевизор, машина алганнар. Бабай сугышны үткəн, яралары белəн Берлинга хəтле барып җиткəн. Ул гел сугыш турында сөйли иде. Гарəпчə, латинча, немецча, русча, татарча яза белə иде.

– Дилə, көн дəвамында кемнəргə шалтыратасың?

– Көн саен түгел, əмма лəкин əтигə шалтыратып алам. Кызыма шалтыратам. 1 класста укый ул. 7 яшьтə.

– Кемгə охшаган?

– Төс-кыяфəте белəн Марат инде, əлбəттə. Гомумəн, Мухиннар ягына тарткан. Холкында минем сыйфатлар да бар.

– Социаль челтəр, телефоннан аерыла аласыңмы?

– Атнасына бер чистарынып алам, “инфодетокс” үткəрəм, хəзер ул нəрсə бик модно. Ул көнне интернетка кермисең, телефоннан сөйлəшмисең. Башта əйтеп куярга кирəк яки инстаграмга язып куясың: “Бүген минем инфодетокс, мине югалтмагыз”, – дип. Айга бер тапкыр телефонымны сүндереп куям.

– Инстаграмга бөтен əйберне куясыңмы?

– Кешегə кызык əйберне. Бүтəн кешелəрне күзəтмим. Үземнең 100 мең подписчигым бар, реклама да бар.

Рекламага күпме түлилəр?

– Аны безнең менеджер хəл итə. Инстаграмда тамашачыма шəхси тормышым кызык. Концерттагы чыгышларымны бик куярга яратмыйм.

– Инстаграмда кайбер җырчылар тамашачысы белəн талашып утыра. Син дə шулаймы?

– Андый дəрəҗəгə төшмим. Начар сүзлəр язган хатынның бəлки кəефе начар булгандыр: йə ире белəн талашкан, йə баласына берəр нəрсə булган, гомумəн, бəхетсез кешедер ул. Аңа каршы язмыйм, провокациягə бирелмим.

– Сүксəлəр, җавап бирəсеңме?

– Сүгүгə реакциям юк. Берəү язган: “Терпеть вас не могу”, – дигəн. Яратмый икəн, нəрсəгə карый? Шундыйларны аңламыйм. Күптəн түгел бер кыз директка язган: “Какая вы противная”, – дигəн.

– Мондый язулардан соң йөрəгең авыртамы?

– Юк. Миңа да кемдер ошамый. Төрле кеше бар. Бер кешегə дə “мине яратыгыз”, димим. Кемнедер яратмыйсың икəн, карама.

– Тормышта маска киеп йөрисеңме?

– Артистлар гомер буе ниндидер роль уйныйлардыр инде алар. Без беребез дə ничек бар, шулай була алмыйбыз, бу шулай ук маска кию дип атала.

– Əниең чирлəгəндə синдə яшəдеме?

– Бер ел миндə яшəде, Казанда, чирлəп ятканда. Начар чир иде. Тормышы турында сөйлəштек. Əти дə миндə яшəде, ул төзелеш буенча Казанда эшли иде. Кеше карый белəм, əби белəн бабай да бездə яшəделəр. Əни аларны бик күп еллар карады. Ничек авыр ул авыру карау... Əни урын өстендə ятмады, əби белəн бабай урын өстендə яттылар.

– Абыең Булат белəн акча аркасында нинди конфликт чыкты?

– Акча аркасында конфликт булганы юк. Иҗади бəхəс кенə була ала. Акча аркасында конфликт чыгарга мөмкин түгел безнең.

– Баймы син?

– Акчалата бай түгел, миллионнарым юк.

***

Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 27 февраль 2020 № 8
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1345
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ