Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Диңгез тозы целлюлитны бетерә

4 Июнь 2019 385
Ябыгырга теләгән, ләкин спорт белән шөгыльләнергә вакыты булмаган кешеләргә целлюлиттан котылырга ванналар ярдәм итәр.
Диңгез тозы салынган ванна тиренең тонусын арттыра, организмны йодка баета, киеренкелекне, аруны бетерә.

Аны нинди ешлыкта кулланырга?

Диңгез тозы салынган ваннаны атнага 1-2 мәртәбә керергә ярый.

Процедураны курслап узарга киңәш итәләр.

10-12 ваннадан соң 2-3 ай тәнәфес ясарга кирәк.

Ничек кулланырга?

  • ваннага 37-38 градус җылы­лык­тагы су җыялар;
  • шуңа 300-500 г диңгез тозы салып болгаталар;
  • ваннаның тәэсир көчен арттыру өчен суга берничә тамчы әфлисун, лимон кебек цитрус җимешләрнең эфир майларын салырга мөмкин;
  • ваннада 15-25 минут ятып торалар;
  • ахырдан тәндәге тозны юып төшермиләр, сөртенәләр һәм халат киеп куялар;
  • ярты сәгать ял иткәч, җылы душ керәләр.

*       *      *

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 07 июнь 2012 ел №23
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ