Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Депрессиягә бирелмик!

14 Октябрь 2020 173
«Ашыгыч ярдәм” № 9 сентябрь 2013
Көз... Урамда яңгыр ява, өйдә дә салкын, җылы юк, көннәр кыскарды, тизрәк ут кабызасы килә. Болар барысы да күңелсезләнергә мәҗбүр итә. Кояш нурлары җитмәү сәбәпле яшәү дәрте кими. Тормыш ямен югалт мау өчен көнне озайтыгыз, иртәрәк йокыдан торыгыз, кояшның беренче нурларын күрергә тырышыгыз. Көзге саф һавада йөрегез. Төшке аш вакытында да урамга чыгып керегез. Тәрәзә пәрдәләрен ачып куегыз.

Эч пошмасын, кәефсезләнмәс өчен ял көннәрендә өйдә утырмагыз. Көнегезне вакыйгалар, күңелле мәшәкатьләр белән баетыгыз. Урамда салкын икән, кино, концерт, театрга барыгыз. Җылы көнне гөмбә җыегыз, велосипедта йөрегез.
Күпләр сагыш басканда юрганга төренеп ята да, үзләрен кызгана башлый. Озаграк яткан саен күңелне күтәрү авырлаша. Андый вакытта иң ях шы дару – хәрәкәтләнү. Спортзал, бассейнга, биюгә йөрегез. Иң мөһиме – яткан җирдән торып китү, мускулларны язу. Спорт стрессны җиңәргә булыша, чөнки физик көч стресс гормонын тарата. Даими шөгыльләнгәндә бәхет гормоны – эндорфин бүленеп чыга. Ул киеренкелектән арынырга ярдәм итә.

Шагыйрьләр юкка гына көзне яратмый. Табигатьнең бу фасылында фикер арта, тизрәк иҗат ителә, мөһим мәсьәләләргә дә яхшырак төшенәсең. Шуңа да бу чорда иҗат итү отышлы. Шигырь, хикәя язып карагыз. Рәсем ясагыз, фотога төшерегез, кул эше белән шөгыльләнегез. Уңышларыгыз һәм проблемаларыгыз турында башкалар белән уртаклашыгыз. Аралашу да күңелсез уйлардан арынырга ярдәм итә.

Көн дәвамында күтәренке кәефтә калу өчен төнлә яхшылап йокларга кирәк. Көз көне бу бигрәк тә мөһим. Яңгырлы көндә болай да йоклыйсы гына килеп тора. Иртәрәк ятарга тырышыгыз. Төнге сәгать уникегә кадәр меланин гормоны бүленеп чыга. Ул безгә үзебезне яхшы хис итү өчен кирәк. Йоклар алдыннан бүлмәне яхшылап җилләтегез. Тынчу бүлмәдә организм ял итми, киресенчә, тынычсызлана гына. Яткач, йоклап китә алмый азап лансагыз, киеренкелектән арынырга тырышыгыз. Баллап бер стакан сөт эчегез яисә лаванда салынган ванна керегез. Ял көннәрендә көндез черем итеп алу да зыян итмәс. Ләкин сәгать кичке дүрткә кадәр йокларга тырышыгыз. Юкса, төнлә йоклый алмавыгыз ихтимал.

Кешегә авыр вакытта эчен бушатырга кирәк. Ачыктан-ачык сөйләшкәч, өстән тау төшкән кебек була, кәеф күтәрелә. Күңелсез чакта ялгызыгыз утырмагыз, дусларыгызга барыгыз яки аларны кунакка чакырыгыз, аралашыгыз. Кеше арасында йөрегез.
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Октябрь 2020 11:43 1930
28 Сентябрь 2020 13:16 1495
12 Октябрь 2020 09:36 1333
5 Октябрь 2020 10:16 1293
ӨСКӘ