Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Дару эчүнең чамасы булырга тиеш

3 Март 2020 1244
Статистика мәгълү­мат­лары буенча, 60 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр көнгә 5 төй­мәдән дә артыграк дару эчә икән. Берьюлы 5 төрле дару эчкәндә, препаратлар бер-берсе белән реакциягә керә һәм карт кешенең организмына бик начар тәэсир ясый.
Өлкәннәргә, беренче­дән, “Димедрол”, “Супрастин”, “Дипразин” кебек антигистамин препаратлардан баш тарту зарур. Алар бик куәт­ле антихолинергик тәэсиргә ия һәм, нерв күзәнәкләре эшен тукта­тып, кинәт аңсыз калдырырга мөм­киннәр.

Икенчедән, “Элениум”, “Диазепам” һәм “Нитразепам” кебек көчле тынычландыргыч дарулардан баш тарту зарур. Алар өлкән кеше организмында 96 сәгать буе тәэсир итә, аңны югалту ихтималы зур.

Өченчедән, йокысызлыктан билге­ләнә торган барбитуратлардан аеруча “Фенобарбитал” һәм “Нембутал” зыянлы.

Дүртенчедән, ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылганда, “Красавка экстракты”, “Ме­та­цин”, “Бускопан” һәм “Спаз­молитин” кебек препаратларны бик сак куллану зарур.
Ашказаны җәрәхәтеннән билге­ләнгән “Циметидин”, “Ранити­дин”, “Низатидин”, “Фамотидин”­нан баш тарту яхшырак, алар миңге­рәү­лән­дерә.

Бишенчедән, шикәр авырулы кеше­ләргә “Хлорпропамид” кулланмау хәер­лерәк. Өлкәннәргә ул артык озак тәэсир итә, шуңа шикәр кискен кимергә–гипо­гликемия башланырга һәм кеше комага китәргә мөмкин.

***

Язма "Авырмас өчен 101 киңәш" газетасының архив саннарыннан алынды, № 3 март 2016
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Июль 2020 10:10 2701
15 Июнь 2020 11:42 1636
ӨСКӘ