Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Дания урамда йөрергә мәҗбүр

6 Июль 2017 2056
Журналистларны үзләрендә күрергә теләгән кешеләр, гадәттә, редакциягә берничә тапкыр шалтырата. Элемтәгә кергән саен проблемалары хакында сөйли, ярдәм көтүен ассызыклый. Без исә, беренчедән, хәлнең асылына төшенергә теләп, икенчедән, ярдәм итү йөзеннән юлга кузгалабыз. Ә анда баргач, кайвакыт шалтыратучының фактларны бераз бозып, үз күзлегеннән генә чыгып тасвирлавы ачыклана.
Арча районының Яңа Кенәр авылыннан Дания Галиәхмәтова: “Мин тумыштан авыру. Торыр урыным юк, үзебезнең йорт иске, андый шартларда яши алмыйм. Ремонт ясарга акчам юк. Шуңа күрә өйдән-өйгә йөрим”, – дип елый-елый шалтыратты. Мондый кешеләр белән сөйләшкәч, башта аларны кызгану хисе туа, аннан ярдәм кулы сузмаган җитәкчеләргә ачу килә. Ничек инде авыру кешене урамда йөртәсең? Ничектер ярдәм итәргә, мәсәлән, иске генә бер өй табып бирергә буладыр бит? Данияның туганнары юк микәнни?

Әмма алдан ук шуны әйтеп куям: Дания мин уйлаганча ук ялгыз һәм бәхетсез булып чыкмады.

“Үземнең генә яшисем килә”

Машинабыз иске бер йорт каршына килеп туктады. Дания вакытлыча яши торган чираттагы йортларның берсе булып чыкты ул. Өйнең эче дә күңелдә авыр тойгы калдырды. Ләкин шунысы әйбәт: өй җылы, газ кушылган.

Дания Галиәхмәтовага 37 яшь. Әйтүенчә, ул тумыштан авыру, аңа “порок сердца” дигән диагноз куйганнар. Бу – кешенең йөрәге зәгыйфь дигәнне аңлата. Белүемчә, мондый диагнозлы кешеләр башкалар белән бертигез диярлек эшли һәм яши. Төгәлрәк итеп әйткәндә, “порок сердца” – йөрәк камералары арасындагы бүлгеләр һәм йөрәктән чыгучы эре тамырлар төзелешендә тумыштан булган яисә соңыннан барлыкка килгән авыру. Даниянеке кайчан барлыкка килгән, анысын әйтә алмады. Өстәвенә, ул туктаусыз йөткерә. Монысы – бума чире нәтиҗәсе. Шуңа күрә Дания даруларсыз яши алмый.

– Мин 8 класска кадәр генә укыдым, – ди Дания. – Чөнки белем алуны бүтән дәвам итә алмадым. Үз-үземне белгәннән бирле әти хастаханәгә йөртте. Баштагы мәлләрдә йөрәк чире икәнен белмәдек, тын бетә башлагач кына табибларга мөрәҗәгать иттек. Аңа кадәр башым авыртты, аны тикшертеп йөрдек, башта ниндидер биз барлыгы ачыкланды. Әгәр дә ул үссә, операция ясарга тиешләр иде, әмма ул шул зурлыкта торды. 20 яшьтә йөрәгемә операция булды һәм миңа икенче төркем инвалидлык бирделәр...

Дания башта әти-әнисе белән Сөрде авылында яши. Ике кыз һәм бер малай үсә алар. “Апа белән безнең әниләр – бер, әтиләр икенче”, – ди ул. Башта әтисенең язмышы аяныч тәмамлана, соңыннан әнисе вафат була. Апасы башка авылга кияүгә чыга, энесе исә Казан шәһәренә барып төпләнә.

Дания кайсы туганының ничек укыганын, ничек эшләгәнен, ничек яшәгәнен дә сөйләде. Аңлавымча, апасы Нәзирәнең тормышы җитеш, әле дә ире Радик белән матур гына яшиләр, ә энесе Казанда фатир яллап тора икән.

Шулай итеп, Дания берүзе кала. Нәзирәне начар туган дип булмыйдыр, ул Данияны шундук үзләренә алып кайта.

– Үзең генә мөстәкыйль рәвештә яши алмый идеңме? – дип сорыйм аннан.

– Юлда барганда “ул барыбер үз өең булмый инде” дип уйлап бардым. Ике көннән соң апа теләсә нәрсә әйтә башлады, – ди ул.
– Нишләп беркайда да эшләмәдең? Җиңел эшләр дә бар бит? – дим.

– Мине “эшкә яраксыз” дип чыгардылар. 12 мең сум пенсия алам, шуңа яшәдем. Хәзер туганнарның берсенә дә мин кирәк түгел, – ди ул.

Ай-һай, Дания, дөрес сөйлисең микән? Апаң белән җизнәңдә 11 ел гомер кичергәнсең бит! Миңа калса, моның өчен рәхмәт укырга кирәк!

– Апаның мөнәсәбәте үзгәргәч, очрашып йөри торган егетем белән сөйләшеп, Яңа Кенәргә чыгып киттем. Аның белән бер ел да биш ай тордык. Аннан аны куып чыгардым, чөнки ул минем акчага яшәде, үзенекен әнисенә биреп барды. Сөрдедәге иске йортыбыз җимерек. Җирле үзидарә рәисе булышмады, “өегез яшәрлек” диде. Әмма минем авылда да каласым килми, чөнки бер-ике елдан авылда яшәрлек булмыйм, – ди Дания.

Ни өчен алай дип әйтәдер, аңлап бетермәдем. Югыйсә, еллар узган саен хәле начарланмый икән үзенең. Ләкин Дания барыбер “Арча тирәсеннән бер фатир кирәк” ди. Ул шуны тукый. Ләкин үзе инвалидлык буенча да, тузган торак буенча да чиратка басмаган.

Алдан әйткәнемчә, бүген ул Яңа Кенәрдәге бер иске йортта яши. “Хуҗалары Төркиягә китте, озакламый кайтачаклар һәм мин тагын урамда калачакмын, чөнки алар йортны сатарга тели”, – ди.

Ләкин бит әле Данияның Сөрдедәге төп нигезе – әти-әнисе йорты бар! Нишләп аңа йозак эленгән? Нишләп газы өзелгән? Шулкадәр үк тузганмы ул? Шушы сорауларга җавап эзләп Сөрде авылына киттек. Иң кызыгы шул: төп йорт бүген Дания вакытлыча яши торган иске йортка караганда яхшырак та булып чыкты!

– Нишләп бу йортны тәртипкә китереп яшәмисең соң? Кешегә акча түләп торганчы. Җәй көне монда яшәрлектер бит? – дим аңа.

– Җәй көне яшәп булса да, кыш көне идән астыннан җил ыжгыра, нигезен карарга кирәк, – ди Дания.

Тора-бара шул ачыкланды: Сөрдедәге әлеге йорт Дания белән энесе Дамир исемендә булып чыкты. Апалары Нәзирә аннан баш тарткан. Ләкин Дамирның бу йортны карау түгел, кайтканы да юк, ул апасы янына кайта икән. Дания әйтүенчә, Дамир өйне сатарга да теләми. Монысына аңлатма табарга була: картлык көнемдә кайтып яшәрмен дип уйлый торгандыр. Бәлки Дания ничек булса да, йортын ремонтлар, һичьюгы нигезен яңартырга тырышыр иде, әмма ул көннәрдән бер көнне энесе кайтудан курка.

– Мөстәкыйль яшисем килә. Планнарым да зурдан, йөргән егетем бар. Энем кайтса, болар тормышка ашмаячак, гомумән, ул өй минеке булмаячак, – ди Дания.
“Бер эш тә эшләтмәдем”

Нәзирә ире Радик белән бергә 18 ел гомер кичерә икән. Бүген сеңлесе өчен борчыла.

– Без ярлы гаилә түгел, Дания акчасына калмаган. Абзар тутырып терлек асрыйбыз, эшебез дә, ашыбыз да бар. Данияны беренче тапкыр никахлар укытып кияүгә биргән идек. “Кеше төсле кияүгә барсын, матур яшәсен”, – дидек. Өч ай каенана белән тордылар. Соңыннан ире эткәли-төрткәли башлагач, барып алдык. Икенче тапкыр энекәш белән укыган егет янына китте. Егетнең әтисе: “Дания бездә, әйдәгез, никах укытабыз”, – дип килде. Өй алып тора башладылар. Озак та үтми, Дания: “Апа, мин аны куып чыгардым”, – дип шалтыратты. Шулай итеп, монысы белән дә барып чыкмады. Аның өчен бик борчылабыз. Чыгып китмәскә куштык. Җизнәсе дә әллә ничә тапкыр әйтте: “Сәламәтлегең юк, авырып китсәң нишләрсең?” – диде. Шалтыраткан саен ачуланам. Мин бит аңа кер дә юдыртмадым, гомумән, эш эшләтмәдем, пешкән ризыкларны җылытып кына тора иде. Жизнәсе хастаханәләргә йөртте! Дания кеше сүзен тыңлый, кешегә ышана. Без әле дә аны көн саен “өйгә кайт” дип чакырабыз, – ди Нәзирә.

Дамир белән сөйләшә алмадым. Киләчәккә планнарын беләсем килгән иде. Ләкин аны да гаепли алмыйм. Чөнки Нәзирә “Данияның торыр урыны бар” ди. Үз йортын күздә тота ул. Дамирдан “йортыгызга ремонт ясарга җыенмыйсызмы?” дип сорау да бернәрсә дә бирмиячәк, чөнки Данияга уртак өй кирәкми.

Соңгы сүз

Шулай итеп, Дания, нәрсә килеп чыга инде? Синең бәхетең шунда: туганнарың бар. Апаң сине беркайчан да ташламаячак. Нәзирә “өстәмә бүлмәләр ясадык” ди, димәк, Сөрдедәге иске йортны да исәпкә алсак, синең ике өең бар. Әгәр дә Сөрдегә кайтып яши башлыйсың икән, туганнарың каршы килмәс дип уйлыйм. Миңа калса, киресенчә, ата-ана нигезендә ут кабынгач, сөенәчәкләр генә. Дамир да ярдәм итми калмас, нигезен ныгытып, карыйсы җирен карап куяр иде.

Дания, син бүген “Арча тирәсеннән фатир” да таләп итә алмыйсың. Чөнки аның өчен чиратка басарга кирәк. “Мөстәкыйль яшисем килә” дигән сүзләреңне дә аңларга тырышам. Үзең теләгәнчә яшәп карыйсың киләдер. Ләкин үз өеңдә, үз фатирыңда да тик кенә ятып булмый, барыбер нидер эшләргә кирәк.

Бәлки сиңа берәр тапкыр баш өстендә түбәсе булган егет табып караргадыр? Ирне үзеңә алып кайтырга түгел, иргә барырга кирәктер?

Әйтергә онытып торам: Дания, синең хакта җирле үзидарә рәисе Рафаиль Фәхретдинов белән берничә тапкыр сөйләштек, аның урынбасары Наил Нәҗметдинов тагын бер тапкыр Сөрдедәге йортыңны барып караган. Әгәр дә, ремонт ясарга телисең икән, куркып торма, мөрәҗәгать ит, кулларыннан килгәнчә ярдәм итми калмаслар...
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ