Язмалар исемлегенә күчү
– Алга таба яшәргә ничек көч таптыгыз?
– Башта бөтен дөньям җимерелде. Күз алдымда кап-кара пәрдә барлыкка килде. Ул пәрдә аркылы мин хәтта кояш нурларын да күрми идем. Яшь идем. Яман чирдән барыбер үләләр, дип уйлый идем. Физик авыртуны артык тоймасам да, мораль яктан изелгән кеше идем. Мин киткәч кызым нишләр? Аны нәрсә көтә? Шул уйлар көне-төне тынгылык бирми иде. Баштарак гел еладым. Минем өчен иң зур стимул – балам булды. Аллага шөкер, үземне кулга алып, шушы сынауны да үтәргә үземдә көч таптым. Нинди дәвалану мөмкинлекләре бар, шуларга чытырдап ябыштым...
***
Язманы "Акчарлак" газетасының яңа саыннан укый аласыз.
Дания ДӘҮЛӘТҖАНОВА: “Дүрт яшьлек балам хакына көрәштем”
11 Февраль 2021 483

Яман чир белән батырларча көрәшкән кешеләргә сокланып карыйм. Дөньясы асты-өскә килгән мизгелдә үзләрендә көч табып, алга, билгесез киләчәккә атлап, ахырда шул чирне җиңеп чыгучылар да бар. Чаллыда яшәүче Дания апа Дәүләтҗанова “ракны җиңдем” дигән сүзне әйтергә яратмый. “Анысын үттем, башка кабатлана күрмәсен. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында”, – ди.
– Башта бөтен дөньям җимерелде. Күз алдымда кап-кара пәрдә барлыкка килде. Ул пәрдә аркылы мин хәтта кояш нурларын да күрми идем. Яшь идем. Яман чирдән барыбер үләләр, дип уйлый идем. Физик авыртуны артык тоймасам да, мораль яктан изелгән кеше идем. Мин киткәч кызым нишләр? Аны нәрсә көтә? Шул уйлар көне-төне тынгылык бирми иде. Баштарак гел еладым. Минем өчен иң зур стимул – балам булды. Аллага шөкер, үземне кулга алып, шушы сынауны да үтәргә үземдә көч таптым. Нинди дәвалану мөмкинлекләре бар, шуларга чытырдап ябыштым...
***
Язманы "Акчарлак" газетасының яңа саыннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Румия Сәйфуллина