Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Данир Сабировның әнисе: “Матиз” алып биргәнгә дә рәхмәт!”

28 Ноябрь 2019 1183
Азнакайга кайткач, Данир Сабиров хатыны Миләүшә белән бергәләп, әни­сенең “Матиз” машинасында “тест-драйв” уз­дырган: Флүзә ханымнан ин­тервью ала-ала, видео тө­шер­гәннәр. Нәрсә турында сөй­ләшкәннәрен бе­ләсегез килә­ме? Тыңлагыз, укыгыз!
Миләүшә:

– Машина ошыймы, әни?

– Ошый. Иң мөһиме: җыйнак, экономичный. Әйбәт йөри.

Миләүшә:

– Улыгыз – популяр артист. Акчасы да бардыр. Ник яхшыракны алып бирми?
  
– Монысына да рәхмәт! Үзләренең дә тормышлары бар. Хатыны бар, балалары... Үзләренә күрә чыгымнары... “Матиз”ы да иске түгел, биш ел гына йөрим әле.

Данир:

– Кызыл төстәге, бәләкәй “Киа Пиканто” карарга кирәк. Мин вәгъдә бирдем... Булыр, Алла боерса! Әйтегез әле, менә шушындый “йолдыз”ның әнисе булу авырмы?

– Юк, мин сине йолдыз дип күрмим бит. Улым син, улым...

***
Язманы "Акчарлак" газетасының яңа 47 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1430
ӨСКӘ