Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Данир САБИРОВ: “Дүрт хатын-кыз белән яшим”

26 Июль 2013 1577
Данир Сабиров – яшь, талантлы юмор остасы. Аны беренче тапкыр Мәскәүдә күрдем. Мин тукталган кунакханәдә “кругом” татарлар. Үзеңне бер дә Мәскәүдә дип уйламассың! Күзәтә торгач, аңладым, алар ресторанда ял итә икән.
Ике атна буе Мәскәүдә татар теленә сусагангамы, киттем мин дә ресторанга... Йөзләгән кунак арасында кем икәнемне берәү дә сорамады. Мәҗлесне Данир алып бара иде, аның белән шунда таныштым. Икенче очрашуыбыз да тиздән булды. Уфада ул катнашкан концертларның берсеннән соң, авылга кадәр аңа утырып кайттым (минем туган авыл “Уфа – Казан” юлы өстендә). Ике сәгатьлек юлда 10 секунд булса да көлми түзәрлек түгел иде! Машинада караңгы һәм сикәлтәле юллар тибрәтүенә карамастан, куен дәфтәре белән каләмемне чыгарып, интервью алырга тотындым. Әлбәттә, анда нәрсә язылганын аңларлык түгел, шуңа да хәтеремдә ни калган, шуны сезгә тәкъдим итәм...

– Сине эстрадада иң яхшы пародия ясаучыларның берсе дип әйтсәм дә, ялгышмам.

– Белмим, бу жанрга тотынганыма нибары ике ел.

– Айдар, Габделфәтләр булып кыланасың, җырчылар үпкәләмиме соң?

– Юк, Айдар Галимовка чыгышларым аеруча ошый. Габделфәт абый, белмим, нәрсә уйлыйдыр... Миңа калса, пародияне бар да ярата һәм аның нинди булуына карамас­тан, елмаю белән кабул итә. Салаватның үзендә укыгач, ул да, киресенчә, горурланып кына карый. Студент чагында Салават мине үпкәләр дәрәҗәгә җиткерә иде. “Үзбәк!” (минем әтием үзбәк) дип бер акырып җибәрсә, калтырап куясың. Хәзер бер дә куркып тормыйм, йөзенә карап, турысын бәреп әйтәм!

– Очрашуларның берсендә Раил Садриев татар юморын яшел чирәм дип әйткән иде. Син аның белән килешәсеңме?

– Әлбәттә. Кызганыч, юмор язучылар, сценографлар юк бездә. Сәхнәдә сөйләгән бар әйбер дә – шәхси иҗатым.

– Бераз шәхси тормышыңа күчик. Балдагыңнан күрәм, өйләнгәнсең...

– Әйе, Аллага шөкер. 21 яшемдә өйләнгәнемне сизми дә калдым. Күрәсең, Ходай Тәгалә шулай кушкан. Бер дә зарланмыйм. Артист кешегә сирәк очракта гына аны аңлый торган тормыш иптәше эләгә. Миләүшәм эшемә, уратып алган гүзәл затларга бер дә көнләшеп карамый, киресенчә, һәрвакыт ярдәм кулын сузып тора. Сәхнәгә чыкканчы концерт номерлары аның аша үтә.

– Балаларыгыз бармы?

– Кызыбыз Мәрьям үсеп килә.

– Исемне үзең сайладыңмы?

– Әйе. Хатын заманчарак исем кушмакчы иде, “Милана” ошый иде аңа. Шуны ишетү белән, кит, исеммени бу, алай булгач, малай тугач аңа “Интер” дип кушарбыз (Интер Милана – футбол командасы), дидем. Ул минем белән килеште, мин сайлаган исемне куштырдык. Ә инде киләчәктә малай тугач, аңа исемне ул сайлаячак дип сөйләштек. Бу очракта инде “Интер” дигәнне сайласа да, каршы килеп булмас.

– Гадәттә, балалар белән бәйле кызыклы вакыйгалар күп була...

– Килешәм. Бервакыт кызым белән кибетләрдә йөрибез. Елый-елый миннән “са-са-са” дигән әйберне таптыра. Нәрсә икәнен аңламыйм гына бит. Әнисенә дә шалтыратып карыйм, трубкасын алмый. Әллә инде суыра торган әйбер сорый микән дип, кәнфит тә биреп карыйм. Юк, тынычланмый. Бер сәгать тирәсе вакыт үткәч, хатын шалтырата: “Колбаса сорый ул”, – ди. Шулай итеп, колбаса ашаганнан соң кызым елавыннан туктады.

– Ә үзеңнең балачагыңнан нинди кызык хәлне сөйли аласың?

– Көрәш белән нык шөгыльләнгәч, яхшылап укырга вакыт та калмый иде. Әдәбият дәресендә өй эше итеп Һади Такташның нинди дә булса шигырен ятлап килергә кушканнар иде. Дәрес башланды, бар сыйныфташларым “бурыч”ыннан котыла, күбесе “Мокамай”ны сөйли. Ул елларда Фәрит Таишевның “Уйладым” җыры бик популяр иде. Мин такта янына чыгып, шул җырны шигырь итеп сөйләргә булдым. Укытучы “Сабиров!” дигәч үк, бастым да: “Уйладым” дип шигырьнең исемен әйттем, укытучы: “Син уйлама, ә сөйлә!” ди. Һади Такташның шигыре шулай атала дигәч, ул шаккатып: “Юк аның иҗатында андый шигырь!” – ди. Бәхәсләшә-бәхәсләшә мин аны ничек тә булса алдадым, “Яшь чагында язылган шигырьләренең берсе”, – дидем. Көч-хәл белән сөйләдем, җыр булгач, көйләп җибәрүдән курыктым. Кушымта вакытында үземне көч-хәл белән тыйдым. Ахырда укытучы: “Афәрин, утыр! Үткән дәрестә Салават Фәтхетдиновның “Уфтанма”сын да бик әйбәт сөйләгән идең”, – дип көлеп, миңа “5”ле куеп чыгарды.

– Кечкенәдән Яңа ел алдыннан Кыш бабайдан сорый торган бүләгең хәтереңдәме?

– Әлбәттә, ул онытырлык түгел! Без тулай торакның кеп-кечкенә бүлмәсендә үстек. Өйдә шаярасы, уйныйсы килә, ә безнең очракта – кая инде?! Шуңа да минем һәрвакыт тик бер генә теләк иде – олы фатирда яшәргә... Шөкер, үскәч булса да, яшәү шартларыбыз яхшырды.

– Ә Казанда кайда яшисез? Йорт салдың, фатирың бармы?

– Аны сөйли башласаң, үзе бер кызык инде. Өйдә мин дүрт хатын-кыз белән яшим: кызым, хатыным, аның әнкәсе, тагын әнкәсенең әнкәсе. Монда башка чыгам дисәң дә юк: әби оныгын һәрчак күреп торырга тели, олы әбине тагын берүзен калдырып булмый, олы яшьтә. Бер дә зарланмыйм, барысы белән дә уртак тел табып торам, кайчак ачу килгәндә шаяртып әйтәм дә әле: “Эх, сезне матрешка кебек бер-берегезнең эченә салып, әбине генә калдырып булса иде ул!” – дип.

– Данир, сәхнәдә үз урыныңны, үз тамашачыңны саклап калып, тагын да зур уңышларга ирешүеңне теләп калам.

– Рәхмәт!

Зәйнәп СОЛОШИНА
                                                                                                          
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Зәйнәп Солошина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Июль 2019 15:24 1093
26 Июль 2019 16:42 929
ӨСКӘ