Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Данил Салихов: “Кешеләр алдында дәрәҗәң булмаса, мондый көрәшкә чыгып та торырга кирәкми” (ВИДЕО)

27 Июнь 2016 1655
Узган атнада Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып танылган драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов сайланды. Бу уңайдан “Хәерле иртә, Татарстан!” сәхифәсе өчен әңгәмә кордык.
– Данил әфәнде, дүрт елга яңа рәис итеп сайландыгыз. Сезнең тәэсирләр?

– Бик дулкынландым! Әлеге кандидатурага бик кыю барсаң да, киләчәктә Язучылар берлеген ничек тотармын дип уйлыйсың.

– Сезнең тарафтан бу урын өчен көрәш дигән нәрсә булдымы?

– Ул тойгы булмаса җиңә алмыйсың. Тәҗрибә еллар буена килә. Кешеләр алдында дәрәҗәң булмаса, мондый көрәшкә чыгып та торырга кирәкми. Корылтайга килгән 300гә якын язучылар минем турында нинди фикердә икән?.. Мин бу кешене рәнҗетмәдем микән?.. Боларның барысын да уйлыйсың. Аппаратта иң күп эшләгән кеше – мин. Анда 20 ел эшләдем. Язучылар берлегендә дүрт рәис алыштырдым.

– 231 делегатның 132сенең тавышын үз файдагызга җыйгансыз. Моннан канәгать калдыгызмы?

– Канәгать. Миңа тавыш бирмәүчеләр дә миңа каршы кешеләр түгел алар. Каләмдәш дусларымны якын итеп, аларга тавыш бирүчеләр.

– Сез килгәч Язучылар берлеге нинди үзгәрешләр кичерер?

– Татар әдәбиятының 1000 еллык тарихы бар дибез. Урамнарга татар әдипләренең исемнәрен куябыз, һәйкәлләр торгызабыз. Әмма бүген бер нәрсә эчемне пошыра: Казан туристлар шәһәренә әйләнеп бара. Татар әдипләре белән кызыксынган кешеләргә әдәби музеебыз юк. Менә, минем кабинетымны гына карагыз. (Чыннан да, рәиснең кабинеты зур – Э.Г.) Нәрсәгә ул кыр кадәр бүлмә?! Шушында әдәби музей булдырасы килә. Язучыларыбыз исән чакта аларның аудио-видео язмаларын, шәхси әйберләрен җыеп, шушы ниятне тормышка ашырырга исәп. Үзем җыйнак кына бүлмәдә дә утыра алам.

– Бүгенге язучылар хезмәт хакларыннан канәгатьме?

– Юк. Безнең язучыларның яшәрлек керемнәре юк. Шуңа күрә төрле урыннарда эшләргә мәҗбүрләр. Кайсы газетада мөхәррир булып, йә бөтенләй башка җирдә. Язучы язган эшенә лаеклы акчасын алырга тиеш. Җырчы сәхнәгә чыгып җырлап кергәнгә акча ала бит. Җырчыга түлиләр. Ә нишләп язучы-шагыйрьгә түләмәскә?! Аннары, яшь язучыларга тору урыны юк. Бу уңайдан дәүләттән ниндидер бер ярдәм булсын иде. Яшь язучылар – әдәбиятыбызның киләчәге. Шуңа да Язучылар берлегенең ишеген яшьләр ачып керсен иде.

Эльза ГАЗИЗОВА

Белешмә:
-Данил Салихов 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров авылында дөньяга килә.
-Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000), Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк (2005), Казанның 1000 еллыгы медале (2005), Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе (2007) иясе.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
29 Август 2019 13:43 902
ӨСКӘ