Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Дамир ИСХАКОВ: “Бу илдә халык ачтан үлә алмый”

7 Октябрь 2016 1307
Тарих фәннәре докторы  Дамир Исхаков белән әңгәмә.
– Дамир әфәнде, Мәскәү Татарстан белән шартнамәне озынайтыр микән?

– Татарстан белән Мәскәү арасындагы вәкаләтләрне бүлү турындагы килешүне яңадан булдырырга кирәк. Шартнамәне яңадан торгызырлармы, юкмы, дигән сораулар бар. Торгызмаска да мөмкиннәр. Торгызсалар да аның Татарстан өчен әллә ни файдасы юк. Якын арада Мәскәү регионнарга вәкаләтләрен күбрәк бирсә (эш шуңа таба бара, чөнки ил шуннан башка үсә алмый), бу вакытта Татарстан шартнамәгә таянып, бәлки, берәр файдалы эш эшли алыр. Бу – фараз гына, чынлыкта моның өчен гомуми сәясәт үзгәрергә тиеш. Шул чагында гына бу килешүдән берәр төрле файда килеп чыгарга мөмкин.

– Татарстан Президент исемен сак­лап кала алыр микән?

– Россиядә демократия бүгенге төсле барса, исем сакланып калмаска да мөмкин. Әле демократия үсү юлына таба бара дип әйтеп булмый.

– АКШта президентлыкка кандидатлар арасында теледебат булды. Трамп (70 яшь) белән Клинтон (68 яшь) бер-берсенә җитешсезлекләрен әйттеләр. Хиллари Клинтон кимчелекләрен керфеген дә селкетмичә елмаеп тыңлап торды.

– Америкада сәяси, мәдәни культура бүтән төрле. Шәхси темаларга да кагылалар. Анда шәхеснең роле бик зур. Демократия булгач, шәхескә күп нәрсә рөхсәт ителә. Чын сәясәттә шәхси дәрәҗәгә төшмичә хәрәкәт итеп булмый, чөнки шәхестән күп нәрсә тора. Моны американнар бик яхшы аңлый, шуңа күрә бу әйберләргә тыныч карыйлар.

– Америкада кемнең президент булуы безгә мөһимме?

– Кем булса да Россиягә әллә ни файдасы юк. Америкада бит президент кына хөкем итми, сәяси даирәләр бар. Аерым юнәлешләр буенча үзгәрешләр булырга мөмкин. Россия өчен Клинтон бик яхшы фигура дип әйтмәс идем. Аның нинди сәясәт алып барачагы бүген үк билгеле инде. Трамп килсә, бәлки, бераз үзгәрешләр булыр. Аның Россиягә карашында бераз үзенчәлекләр бар.

– Хиллари Клинтон чыннан да авырумы?

– Минемчә, аның сәламәтлеге бик яхшы түгел. Әмма яшенә караганда бик яхшы сакланган. Авыру дип әйтмәс идем, президент булып эшли ала ул.

– Кеше ни өчен властька сусый?

– Холык-фигыленә салынган була. Властьны ярату кешенең табигатендә бар. Маймыллар арасында да власть яратучылар бар.

– Сәясәтчеләр АКШ, Европаны сүгәләр, үзләре шунда ял итә, күчемсез милекләре дә шунда. Моны президент белә микән?

– Президент бөтен нәрсәне бик яхшы белә. АКШ, Европаны сүгү алар дәрәҗәсендә хәрәкәт итә алмаудан килеп чыга. Яратмау Россия җәмгыятенә хас нәрсә. Үзләре шул дәрәҗәгә җитә алмыйлар, аннары сүгә башлыйлар.

– Киләсе сайлауларда Ходорковский президент булырга мөмкин диләр...

– Бу нәрсә барып чыкмаячак дип уйлыйм, чөнки Россия халкының психологиясе демократиягә ярак­лашмаган. Һәм аңа демократик рухта булган Ходорковский кирәк түгел. Алдагы сайлауларда яңадан Путин калкып чыгачак һәм җиңеп чыгар дип уйлыйм. Бүтән шәхес күренми.

– Ул безнең гомерлек президент булачакмы? Әнә, Әзербәйҗанда президентны гомерлек итмәкчеләр бит.

– Мәңгелек кеше юк. Иртәме-соңмы, ул да китәр. Алга таба вәзгыять нинди буласы билгеле түгел. Вәзгыять кискен начарлана башласа, ул вакытта Россиядәге сәяси, хәрби даирәләр бүтән кандидатураны сайлап алырга мөмкин.

– Вәзгыятьнең ничек булачагын сез дә белмисезме?

– Якынча күзалларга була. Якын елларда Россиядә бернинди юньле нәрсә булмаячак. Халыкның тормышы начарланачак, салымнар артачак.

– Бүген Россиядә горурланырлык әйбер калдымы?

– Юк. Россия халкының башына “бөек тарих белән горурланыгыз”, дип сеңдерергә тырышалар. Россиянең андый ук бөек тарихын да күрмим.

– 2000 елдан бирле Кытайда 10 меңнән артык чиновникны атып үтергәннәр. Моны бездә дә кулланып буламы?

– Кытайда режим, сәяси система башка төрле. Анда коммунистлар партиясе үзенә күрә аерым бер көч. Илнең мәнфәгатен кайгыртып, хәтта чиновникларны җәзага да тартырга мөмкиннәр. Бездә андый нәрсә була алмый, чөнки чиновник үз-үзен ата алмый ич.

– Бездә түрәләр киңәшмәләрен бик затлы залларда үткәрә, бик кыйммәтле урындыкларга утыралар. Кризис заманында ник алай затлылыкка омтылалар?

– Безнең сәяси элита бай тормышта яшәргә күнеккән: машина, бриллиант, яхшы дачалар, йортлар, катерлар. Балаларын чит илдә укыталар. Алар барысы да моны нормаль, тиеш нәрсә дип кабул итә.

– Тайганы урлап саталар, моны туктатып булмыймы?

– Демократия булмаганда җир, нефть, урман сату контрольсез барачак. Урлап сату дәвам итәчәк.

– Эшсезлек арта, кешеләрне эш урыннарыннан кыскарталар. Берничә кредиты булган кеше эшсез калса нишләргә тиеш? Үз-үзенә кул салу очраклары да бар...

– Беренчедән, кредитны халык күп алмасын иде, аны бит түлисе дә бар. Эшсез калып ач ята икән, теләгән очракта һәрбер кеше нинди дә булса эш таба ала. Пычрак, азрак сумма түләнә торган эш булырга мөмкин. Әгәр дә эшләргә дәрте булса, халык бу илдә ачтан үлә алмый. Кеше үзе селкенергә, дәүләткә бик өмет итмәскә тиеш.

– Авыл халкының кассадагы акчасы ятсынмы, әллә алсынмы?

– Алгач та аны нишләтергә дигән проблема туа. Бер өлешен доллар, бер өлешен еврога әйләндереп, бер өлешен банкта тотарга мөмкин. Ләкин барысын да түгел.

– Ун елдан Казанда татарлыкны ничек күрәсез? Инде язмалар татар телендә түгел.

– Әле татар теле бетмәс. Алга таба да яшәргә була.

– Күчемсез милек алу өчен уңышлы чормы? Алыргамы, тыелып торыргамы?

– Күчемсез милек бервакытта да арзанаймый. Акчаң бар икән, алырга кирәк.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ