Язмалар исемлегенә күчү
– Болай тәмле итеп ашарга яраталар дип белмәгән идек. Гел ашап тора алар. Алып кайткач та ташландык бакчага бәйләдек. Берничә көн эчендә бер чүп үләне, ничә ел үскән шайтан таягы калмады! Аларга шундый энәле үсемлек ашау хас бит. Хет бакчаны чистартырга ярдәм иттеләр. Бер файдалары булса да тиде, дип хатын белән көлешәбез инде, – дип сүзен башлады Рәис әфәнде. – Берничә түк печән, кишер, борчак алларыннан гел өзелми. Әле суган да ашыйлар. Ун чиләк бирсәң, шуны ашап бетерәләр. Африка хайваннарына Чирмешән суганнары килеште. Бер ай эчендә ярты центнерга арттылар...
***
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Дөя асраучы Рәис абый: “Африка хайваннарына Чирмешән суганнары килеште...”
27 Октябрь 2020 317

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында дөяләр барлыкка килгән. Фәләхетдиновлар ишегалдына төшке аш әзерләгән вакытта килеп кердем. Зур гына кавынны берничә телемгә ярып, шуңа карбыз да өстәп, дөяләргә патшалардай ризык әзерләп бирәләр икән. Мондый ашау ничә ел асраган сыерларга да эләкми әле, дип шаяртып алды дөяләр хуҗасы Рәис Фәләхетдинов.
***
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының пәнҗешәмбе көнне чыгачак, яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Филүзә Хәмидуллина