Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Дәвеш мәчете тирәсендә шау-шу тынмый

28 Февраль 2019 800
Мәңге бетмәс шау-шуларның берсе, ни кызганыч, республика мәчетләре тирәсендә. Югыйсә, адәм балалары сыенган Аллаһ йортында барысы да башкача булырга тиеш кебек. Юк шул...
Мәчетләр тирәсендә никадәр күбрәк йөрим, шулкадәр күбрәк сораулар туа. Чөнки ничек кенә ямьсез яңгырамасын, монда да Ходай бәндәләре урын бүлешә.

Абыстай белән мулла гомер бакый авылның йөзек кашы булган. Әле дә шулай ул, аларсыз бер дини бәйрәм, бер аш та узмый. Ләкин бит аларның хезмәте аштан ашка йөрү генә түгел, ә зур җаваплылык, белем, тәрбия вә әхлак таләп итә.


Әлеге хат Чаллы шәһәрендә яшәүче Галия Сафинадан килгән. Ул тумышы белән Апас районының Дәвеш авылыннан. Инде хатка күз салыйк.

“Бабам кырык еллап шушы авылда имам булды. Инде бакыйлыкта. Шулай да, аны авыл халкы зур хөрмәт белән искә ала.

Атеизм заманы иде. Еш кына бабамны партия җыелышларына чакырып, динебезне тыярга өндәделәр. Ә ул: “Әйдәгез, җәмәгать, әйтәсе сүзегезне әйтеп бетерегез дә, китәсем бар, хәзер намаз вакыты җитә, һич кичектерергә ярамый”, – дия иде.

Әтием – партия кешесе! Аңа күп кисә­­түләр ясалса да, өйгә кайтып, үз гамәлен дәвам итте. Кайтып керүгә: “Аллаһы Тәгаләнең коммунистка да, комсомолга да бер зыяны да юк, дөреслеккә генә өнди динебез”, – дип, гел бер сүзне кабатлады.

* * *
“Безнең мәчет теләсә кем өчен ачык түгел, килмә, безнең Фәһимә абыстай бар”, – диде. Аптырашта калдым. Әле алар икесе дә хаталы укый. Фирдүс халыкка да кырыс. Чөнки ул элекке хәрби кеше. Ә бит дин әһелләре йөзләре, бигрәк тә сүзләре, киңәшләре, мәгънәле, матур сөйләүләре белән дә үрнәк, хөрмәткә лаек булырга тиешләр.

 Дин ул – ышану, гамәл, әхлак! Гомер-гомергә имам, хәзрәтне авыл халкы арасыннан сайлаганнар, абыстайны да. Алар шушы авылның тарихын, матур гореф-гадәтләрен сакларга, киләчәк буынга тапшырырга тиеш.

Фирдүс яңа гына безнең авылга килеп яши башлады һәм үзенең чын асылын күрсәтте. Бу дөрес хәл түгел! Фәһимә апа да элекке рәис хатыны, шулай яшәп калучы гына.

Әле шундый искәрмә дә бар икән: “Фәһимә апа урынына Коръән укучыларга 50 мең сум штраф!” Кем чыгарган бу законны?

* * *

Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 8 нче саныннан укырга була.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1466
ӨСКӘ