Язмалар исемлегенә күчү
Яңа Зеландия
Яңа Зеландияне без белем арттыру максатыннан сайладык. Мин монда инглиз телемне шомарттым, биш ай дәвамында студент сыман көн саен укырга йөрдем. Дүрт яшьлек кызыбыз – балалар бакчасына, олысы мәктәпкә әзерлек курсына йөрде. Мин дә, балалар да бу вакыт эчендә инглиз телен ярыйсы гына үзләштердек. Сүз уңаеннан, Яңа Зеландиядә үзләренә генә түгел, чит ил кешеләре өчен дә балалар бакчалары бушлай. Моннан тыш, биредә теләсә кайсы шәхси аптекада балаларга вакцина, җирле терапевт билгеләгән дарулар бушлай бирелә. Без балаларга кечкенә чакта прививкалар ясатмаган идек, шушында килгәч ясаттык.
Америка
АКШта бер-ике ай эчендә 24 штатны күрергә өлгердек! Өч көн саен яшәү урынын алыштырып торырга туры килде, арендага машина алып сәяхәт иттек. Бу илдә заманында өч ай укып кайткан идем, танышлар шактый – кунакка да йөргәләдек. Америка халкы оптимист, бик тырыш, эшчән. Алар безнекеләрдән өч мәртәбә күбрәк эшлидер...
***
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының яңа саныннан укый алачаксыз.
Дөнья тирәли сәяхәт итүче Вафиннар: “Американнар безнең халыктан өч тапкыр күбрәк эшли”
12 Январь 2021 282

Айдар Вафин – эшмәкәр, милли проектларның иганәчесе, татар җанлы егет. Моннан ике ел элек Айдар һәм Диләрә, ике кечкенә кызларын да алып, дөнья тирәли сәяхәткә чыгып киткәннәр иде. Америка, Австралия, Яңа Зеландия, Индонезия, Германия, Төркия – шушы ике ел эчендә кайда гына яшәргә өлгерми алар! Айдар әлеге сәяхәт вакытында иң истә калган мизгелләре турында сөйләде.
Яңа Зеландияне без белем арттыру максатыннан сайладык. Мин монда инглиз телемне шомарттым, биш ай дәвамында студент сыман көн саен укырга йөрдем. Дүрт яшьлек кызыбыз – балалар бакчасына, олысы мәктәпкә әзерлек курсына йөрде. Мин дә, балалар да бу вакыт эчендә инглиз телен ярыйсы гына үзләштердек. Сүз уңаеннан, Яңа Зеландиядә үзләренә генә түгел, чит ил кешеләре өчен дә балалар бакчалары бушлай. Моннан тыш, биредә теләсә кайсы шәхси аптекада балаларга вакцина, җирле терапевт билгеләгән дарулар бушлай бирелә. Без балаларга кечкенә чакта прививкалар ясатмаган идек, шушында килгәч ясаттык.
Америка
АКШта бер-ике ай эчендә 24 штатны күрергә өлгердек! Өч көн саен яшәү урынын алыштырып торырга туры килде, арендага машина алып сәяхәт иттек. Бу илдә заманында өч ай укып кайткан идем, танышлар шактый – кунакка да йөргәләдек. Америка халкы оптимист, бик тырыш, эшчән. Алар безнекеләрдән өч мәртәбә күбрәк эшлидер...
***
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының яңа саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС
Автор: Лилия Заһидуллина