Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ДӘНИФКӘ НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘРГӘ Яисә баланы ник мәктәпкә алмыйлар?

6 Ноябрь 2019 1574
Саба районының Тимершык авылында булган хәлләрне өйрәнә башлагач, Советлар Союзы заманындагы мәктәпләр, укыту системасы искә төште. Элек бик начар укыганнарны да, бер сыйныфта икешәр ел утырта-утырта, мәктәпне көчкә “3кә” булса да тәмамлаталар иде.
Ә бүген?..

“Зарлы телефон”га (“Акчарлак”, 10 октябрь, 2019 №40) Тимершык авылында яшәүче Марсилә Галләмовадан менә мондый зар кабул иттем:Бер балам Тимершыкта дүртенче класска кадәр гомуми мәктәптә укыды. Тумыштан инвалид, аяклары авырта, аксап йөри. Шуны Тимершык укытучылары мәҗбүриләп коррекцион мәктәпкә җибәрделәр, янәсе, баскычтан менеп-төшеп йөри алмый. Коррекцион мәктәптә дә баскыч бит! Башлангыч сыйныф укытучысына улымның дәрестә утыруы ошамады, әле борыныннан, әле авызыннан ага диде. Шулкадәр мыскыл иттеләр. Нишләп коррекцион мәктәптә укырга тиеш иде улым? Аның акылы камил, башында бернинди тайпылыш юк. Хәзер бала өйдә ята, мәктәпкә укырга алмыйлар, ул программист йә хисапчы булырга хыяллана...

Мондый шалтыратудан соң, гадәт­тәгечә, юлга кузгалдык…

***
Язманы “Акчарлак” газетасының яңа 44 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1546
ӨСКӘ