Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Чын ирләр дуслыгы барлыгына ышанасызмы?

5 Апрель 2016 1124
Биш ел тулай торакта бер бүлмәдә яшәп, укып, аннан соң да утыз ел бергә туганнарча яшәп буламы? Була икән. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлаган дүрт егет – Һади Җиһангиров, Сәлим Сафиуллин, Җәүдәт Вәлиев, Фәнил Шәйхетдинов – чын ирләр дуслыгының гаҗәеп бер үрнәге.
– Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына 1981 елны укырга кердек. Имтиханнар биреп йөргәндә үк дүрт егет бергә аралаша башладык. Серләр дә килеште, кызыксынуларыбыз да бер төрле булып чыкты. Бәхеткә, дүртебез дә укырга керә алдык. Һәм бергә яши башладык. Безнең дуслыкка укыган чагында ук күпләр шакката иде. Укып бетергәч, бер-беребезгә сүз бирдек: гомер буе аралашып, гаиләләр белән дус булып яшәячәкбез дидек. Һәм сүздә тордык – республиканың төрле почмакларында булуга карамастан, бер генә мәҗлес тә бер-беребездән башка узмый. Эш башласак та, башта дуслар белән киңәшләшәбез. Хатыннарыбыз исә бездән дә арттыра: алар көн-төн бер-берсе белән телефоннан сөйләшә. Балалар да үзара дуслар, бергә үстеләр, – дип сөйләде Һади Җиһангиров.

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА

P.S. Чын дуслык тарихы турында тулырак "Акчарлак" газетасының 7 апрель көнне чыгачак 14нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Руфия Рәхмәтуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1145
ӨСКӘ