Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Чын дуслык тарихы

14 Апрель 2016 1713
Биш ел тулай торакта бер бүлмәдә яшәп, укып, аннан соң да утыз ел бергә туганнарча яшәп буламы? Була икән. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлаган дүрт егет – Һади Җиһангиров, Сәлим Сафиуллин, Җәүдәт Вәлиев, Фәнил Шәйхетдинов – чын ирләр дуслыгының гаҗәеп бер үрнәге.
“КОДАЛАР БУЛДЫК”

Һади Җиһангиров хатыны Алсу белән Биектау районы Кече Рәс авылында яши. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Һади абый фермер, 600 гектар җире, җир эшкәртү өчен барлык техникасы бар. Мал-туар асрыйлар. Кыскасы, авылның тырыш, булдыклы гаиләсе. Дүрт дус тарихын болай сөйләде Һади абый:

– Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына 1981 елны укырга кердек. Имтиханнар биреп йөргәндә үк дүрт егет бергә аралаша башладык. Серләр дә килеште, кызыксынуларыбыз да бертөрле булып чыкты. Бәхеткә, дүртебез дә укырга керә алдык. Һәм бергә яши башладык. Безнең дуслыкка укыган чагында ук күпләр шакката иде. Укып бетергәч, бер-беребезгә сүз бирдек: гомер буе аралашып, гаиләләр белән дус булып яшәячәкбез дидек. Һәм сүздә тордык – республиканың төрле почмакларында булуга карамастан, бер генә мәҗлес тә бер-беребездән башка узмый. Эш башласак та, башта дуслар белән киңәшләшәбез.

Хатыннарыбыз исә бездән дә арттыра: алар көн-төн бер-берсе белән телефоннан сөйләшә. Балалар да үзара дуслар, бергә үстеләр.

Балалар дигәннән, Һади абыйның икенче улы Илнар белән Сәлим абыйның кызы Сәрвиназ күптән түгел никах укытканнар. Май аенда туй үткәрергә уйлыйлар икән.

– Балаларның очрашып йөргән­нәрен сиздек, тик аны-моны әйтмәдек, кысылмадык, – ди Һади абый. – Без болай да туганнардан да якын идек, хәзер чынлап торып туганлаштык. Әлбәттә, балаларыбызның өйләнешүенә шатландык, ләкин моның икенче ягы да бар: Илнар белән Сәрвиназ өстенә гаҗәеп зур җаваплылык төшә. Алар үзара тату, матур яшәргә, ике якны да тигез күрергә тиеш, киресенчә булса, безнең дуслык бозылырга мөмкин, Аллам сакласын! Никахта да бу хакта үзләренә әйттек.

“ИМАНГА КИЛДЕК”

Сәлим абый Сафиуллин гаиләсе белән Түбән Каманың Югары Чаллы авылында яши. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Көзен күпләп ашлык сатып ала, ел дәвамында шуны сата. Таралган колхозның амбарларын сатып алган, ашлыкны шунда саклый.

– Сәрвиназ кызымнан тыш, улым да бар, – диде Сәлим абый. – Берничә ел элек өйләнде, өч яшьлек оныгыбыз бар. Балалар намазларын калдырмый, киленебез, кызыбыз да яулык япты. Мин исә дингә дүрт ел элек килдем. Без – алты бертуган, биш апам да авылда тормыш итә. Алар күптән Ислам кануннары буенча яши. Аллага шөкер, әниебез дә исән-сау, шулай ук намазын калдырмый.

Сәлим абыйның дингә килүе аерым тарих. Дүрт ел элек, апасы Хаҗ сәфәренә баргач, энесе дин юлына бассын, намаз укысын иде дип Ходайдан сорый. Могҗиза дими хәл юк, шул ук төнне Сәлим абый йокысыннан уяна да намаз укырга керешә.

– Апа үзенең Хаҗда ни сораганын кайткач кына әйтте, ул турыда мин белмәдем, – ди Сәлим абый. – Шаккатмалы хәл, шул төнне миңа әллә нәрсә булды, ниндидер бер көч килде кебек. Минем арттан Җәүдәт дус та иярде. Аның белән аеруча еш күрешәбез, авыллар арасы биш чакрым гына. Һади да намаз укыштыра башлады. Дүртенче дустыбыз Фәнил дә бездән калмас дигән өмет бар. Яшермим, элек очрашкач, өстәл артында аракысын да салгалый идек. Хәзер андый нәрсәләр бетте. Очрашкач бергәләп намаз укыйбыз, көннән-көн күңел иман байлыгы белән тула.

“БЕРГӘ ХЕЗМӘТ ИТТЕК”

Дусларның өченчесе – Җәүдәт Вәлиев. Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылында төпләнгән. Фермер, 150ләп сарык тота. Пай җирләрен үзенә алган, сарыкларны шунда көтә икән.

– Сарык асрау шактый отышлы, – ди Җәүдәт абый. – Әле тагын баш санын арттырырга уйлыйм. Хәзер дәүләт программалары бар, шуларны кулланырга уйлап торам. Сарыкларга сорау зур: Корбан бәйрәмнәрендә күпләп алалар. Хәзер бәби тугач та, яңа йортка күченгәч тә корбан чалалар бит.

Дүрт дусның өчесе – Һади, Сәлим, Җәүдәт өчесе берьюлы хәрби хезмәткә китәләр, бер хәрби частьта хезмәт итәләр. Ул турыда Җәүдәт абый болай дип сөйләде:

– Институтны тәмамлагач, безне эшкә Түбән Камага җибәрделәр. Язгы чәчү тәмамлангач, армиягә китәбез дип уйлаштык, тик хәрби комиссариатта безне җибәрәселәре килмәде. Эшчеләр кирәк бит, сов­хоз директоры җибәрмәскә кушкан. Шунда эшләүче кызларга бер капчык көнбагыш “бүләк иткәннән” соң гына, хәрби хезмәткә чакыру билеты алу бәхетенә ирештек. Сәлим белән Һади икесе бергә Сухумига, мин Пятигорскига эләктем. Безнең хәрби частьлар бер иде, еш күрештек. Сәлим белән Һади хезмәтләрен бер атна алдарак төгәлләде, ләкин кайтып китмичә мине көтеп тордылар. Шулай итеп, туган якка да өчәү бергә кайттык.

Җәүдәт абый хатыны белән өч бала – ике кыз, бер ул үстергәннәр. Олы уллары өйләнгән, баласы бар. Быел олы кызлары Асылъяр, Һади абыйның кызы Энҗе белән, КФУның финанс-икътисад институтын тәмамлый. Кече кызлары әле мәктәптә укый икән.

– Асылъяр белән Энҗе кеч­ке­нәдән дус булды, – ди Җәүдәт абый. – Студентлар программасы буенча бергә Америкага барып өч ай яшәп кайттылар. Кызыбыз яулык япты, биш вакыт намазын калдырмый. Акрынлап Энҗене дә Ислам кануннары буенча яшәргә өйрәтә.

“АГРОНОМ – ДӘРӘҖӘЛЕ ҺӨНӘР ИДЕ”

Дүртенче дус – Фәнил Шәй­хетдинов гаиләсе белән Чирмешән район үзәгендә яши. Хатыны Гүзәл белән бер кыз, бер ул үстергәннәр.

– Институт күп нәрсә бирде безгә, – дип сөйләде дүртенче дус. – Иң беренче чиратта, якын дусларым барлыкка килде. Икенчесе – тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм итте. Курсташларның күбесе, үзем дә, шул ук Һади, Җәүдәт дә колхоз җитәкчесе булдык. Безнең нәселдә агрономнар күп, мин шул династиянең дәвамчысы. Элек авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләү дәрәҗә иде. Кулга диплом алгач, Чирмешән районына агроном булып эшкә кайттым. Хезмәт хакым 240 сум иде. Нефтьчеләр дә шуның кадәр акча алды. Тик безгә әле яшәргә менә дигән йорт та бирделәр. Ә бүген җир кешесе белән нефтьче чагыша алмый, хезмәт хаклары да җир белән күк арасы...

Агрономия факультетын 1986 елда тәмамлаган егет-кызлар биш елга бер тапкыр очрашып торалар икән. Март аенда, институтны тәмамлаганга утыз ел булу уңаенннан, үзләре укыган бинага барып, укытучылар, студентлар белән күрешкәннәр. “Безнең хәтта чыгарылыш альбомына да: “Биш елга бер март аенда очрашуга килергә онытма!” – дип язып куелган”, – диләр алар.

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Ноябрь 2019 09:41 1437
ӨСКӘ