Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Чын чыршы сайлаучыларга

16 Декабрь 2020 175
Яңа ел алдыннан чыр­­шы­ның ясалмасын түгел, ә хуш ис бөркеп утыручы чынын алырга уйласагыз, безнең киңәшләргә колак салыгыз.
Беренчедән, аның кай­чан киселгән бу­луын ачыкларга кирәк. Моның өчен чыршының иң аскы ботагын сындырып ка­рагыз. Әгәр ул тиз сынса – чыршы күптән киселгән.
Икенчедән, кәүсәнең ки­селгән урынының тө­сенә дә игътибар итегез. Ул ка­раңгы төстә икән, чыршы энәләрен тиз коячак.
Өченчедән, ботакларны аз гына бөгеп карарга кирәк, алар сынарга тиеш түгел. Кире үз хәленә кайтса, бу – яшь агач. Аның исе ныграк чыга. Үз халәтенә кайтып ук бетмәсә, мондый гүзәлкәйдән әллә ни ис көтмәгез.
Дүртенчедән, чыршыны тезеп куйган җирен­нән кү­тә­реп карарга ирен­мәгез. Әгәр энәләре җиргә коелган икән, аны алудан мәгънә юк.
Бишенчедән, Пермь ур­ма­ныннан китерелгән чыр­шыга караганда, Мари урманы “чибәркәйләре” энәләрен коймыйча озаграк саклый.

***
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 20 декабрь 2018 № 50
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 2631
21 Декабрь 2020 10:17 1939
ӨСКӘ