Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ТЕСТ: Сезне чыгырдан чыгару җиңелме?

6 Январь 2017 1389
Сез үзегезне сабыр, түземле кешеләр исәбенә кертә аласызмы? Төгәл җавап бирә алмасагыз, әлеге тест сезгә булышыр!

Сорауларга «әйе», «бигүк түгел», яки «юк» дигән җаваплар китерегез.

 Түбәндәгеләргә ачуыгыз киләме?

1. Сатып алган әйберегез берәр җирдән ертылган булса;

2. Иртән иртүк туганнарыгыз килеп төшсә;

3. Тәмәке тартучылар бәдрәфтә көйрәтсә;

4. Транспортта кешеләр сезгә бик якын торса;

5. Кем дә булса тырнагын кимерсә;

6. Дусларыгыз үзләрендә булмаган акылларын бирергә теләсә;

7. Кем дә булса сезгә карап йөткерсә;

8. Очрашуга танышыгыз соңга калса;

9. Туган көнегезгә, бәйрәмнәргә кирәксез әйбер бүләк итсәләр;

10. Артык көчле ислемай исе;

11. Җәмәгать транспортында кычкырып сөйләшүчеләргә;

12. Әңгәмәдәшегез кулларын бутап аңлатса; 

13. Якындагылар татар теленә русчаны кушып сөйләшсә;

14. Кинотеатрда  кемдер кыштырдап попкорм ашаса;

15. Берәрсе урынсыз көлсә;

16. Сез караган сериалның берәрсе алда булачак сюжетын сөйләсә;


«Әйе» җавабы өчен 3 балл, «бигүк түгел» өчен 1 балл, «юк» дигән җавап өчен 0 балл языгыз.

44 баллдан артык. Сезне сабыр, түземле кешеләр исәбенә кертеп булмый. Чүп кенә нәрсә дә ачуыгызны чыгара. Сез хәтта шундый кешеләрне генә күрәсез дә. Шуңа да сез тиз кызучан, сезне чыгырдан чыгару берни тормый. Психик сәламәтлегезне кайгырту ягын карагыз.

13-43 балл. Сез бик күңелсез әйберләргә генә ачулары чыга торган күпчелек кешеләр исәбенә керәсез. Көндәлек тормыштагы кыенлыклардан фаҗига ясамыйсыз. Сез күңелсез хәлләрне тиз һәм җиңел онытасыз.

12 һәм аннан да азрак балл. Сабыр төбе сары алтын гыйбарәсе сезнең хакта. Хисләрегезне йөгәнли беләсез, шуңа да сез бик бәхетле.


Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
18 Май 2020 10:04 1955
11 Май 2020 10:05 1753
1 Июнь 2020 10:15 1113
ӨСКӘ