Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Чулпан Ярмөхәммәтова: “Кан басымы “уйнау” инфаркт яки инсультка җиткерергә мөмкин”

14 Февраль 2019 720
Табиблар йөрәк авыруына охшаш утыздан артык чир бар, диләр. Болар рәтенә муен-күкрәк радикулиты, хондроз, мускуллар авыртуы, кабыргаара невралгия, ашкайнату трактында күзәтелгән авыртулар һ.б. керә. Кайсы орган авыру икәнен ачыклау өчен, соңга калмыйча табибка күренергә тырышыгыз. “Үзеңдә сизелгән симптомнарга игътибар бирмәү, үзеңә диагноз билгеләү тормышны куркыныч астына куя”, – ди “Медэксперт” клиникасы терапевты, кардиолог Чулпан Инзим кызы Ярмөхәммәтова.
– Һава торышы үзгәргәндә, кайбер кешенең кан басымы уйный. Моның йөрәк белән бәйләнеше бармы?

– Һава торышы үзгәргәндә кан басымы күтәрелү яки төшү, йөрәк сикерү йөрәк авыруы түгел. Кәефсезлеккә үзәк нерв системасы сәбәпче. Безнең кан басымын, кан тамырларының тонусын, йөрәк тибешен үзәк нерв системасы көйли. Кан тамырларының вегетатив дистониясе дип диагноз куела икән, бу йөрәккә бәйле түгел, неврологиягә карый. Вегетатик кешеләр, мәсәлән, имтихан биргәндә, тирлиләр – куллары, чәч төпләре юешләнә. Кан басымы төшә, эчләре авырта башлый. Әлеге күренеш – вегетатив нерв системасының бозылуына бер мисал. Шундый кешеләрдә һава торышына бәйлелек барлыкка килә дә инде.

– Өй шартларында кәефне яхшыртып буламы?

– Мондый хәлгә калмас өчен вегетатив нерв системасын ныгытырга кирәк. Шул ук физик күнегүләр – җәяү йөрү, бию, йөзү, контраст душ кабул итү, йокы алдыннан бүлмәне җилләтү яки урамда йөреп керү булыша. Әйткәнемчә, даими эшләнгән күнегүләр генә файда китерә.

Ашыгыч ярдәм буларак, дәвалаучы табиб билгеләгән даруны эчеп куярга мөмкин: ул йөрәк тибешен акрынайта, кан басымын төшерә. Әгәр кан басымы, киресенчә, төшкән икән, яңа пешкән кара яки яшел чәй эчеп кую файдалы: кофеин баш миендәге кан әйләнешен яхшырта.

Тагын бер киңәш: елмаегыз! Йөрәк авырулы кешегә елмаю бик файдалы. Без елмайганда, авыз тирәли урнашкан мускуллар эшли. Әлеге мускулларның сигналы баш миенә барып җитә һәм баш мие тышчасында эндорфин, ягъни бәхет гормоннары эшләнә. Нәтиҗәдә кәеф күтәрелә. Еш елмайган кешедә эндорфиннар күп күләмдә була. Бөекбританиядә тәҗрибә үткәргәннәр: авыруларга Чарли Чаплин катнашында күпләп фильмнар күрсәткәннәр. Хәтта катлаулы операция кичергән авырулар да караган. Берникадәр вакыттан билгеле була: әлеге бүлектә авырулар тизрәк савыга, тиз арада аякка баса, яралар тизрәк төзәлә. Шуңа күрә телевизордан начар фильмнар карамагыз, табын артында газета-журналлар укымагыз һәм елмаегыз. Җиңелчә физик күнегүләрдән соң да кәеф яхшырганын беләсездер, моңа да эндорфин сәбәпче. Шоколад та эндорфинны арттыра, ләкин монысы инде организмга бик үк файдалы түгел.

– Тулы аритмия (мерцательная аритмия) диагнозы куелган кешеләргә үзлектән дәваланырга ярыймы?

– Аритмия – йөрәк ритмы бозылу, бик җитди диагноз. Терапевт яки кардиолог күзәтүе астында булу мөһим. Тулы аритмия – ул йөрәкнең дөрес кыскармавы. Кешедә тромблар барлыкка килү кыркынычы зур, шуңа күрә даими рәвештә канны сыегайта торган препаратлар кабул итү зарур. Бөтен кешегә дә бертөрле препаратлар билгеләргә ярамый, авыруның берничә төре бар. Авыру табибка мөрәҗәгать иткән очракта гына төгәл дәвалану билгеләп була. Йөрәк эшчәнлегендә уңайсызлык тою белән табибка барырга кирәк.

– Йөрәкне ничек сәламәт килеш сакларга?

– Үзлектән дәвалану зыянлы, рекламада күрсәтелгән дарулар нәкъ менә сезгә туры килмәскә мөмкин. Зыянлы ризыклар ашамаска тырышырга, тартуны ташларга кирәк.

* * *

Әңгәмәне "Акчарлак" газетасының 6 нчы саныннан укырга була.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Галиева

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1466
ӨСКӘ