Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Чулпан да кияүгә чыкты

25 Август 2016 2871
“Акчарлак”та быел туйлар елы.
20 август көнне хезмәттәшебез Чулпан Шакирова да сөйгәне Рамил белән гөрләтеп туй итте. Бу мәхәббәтнең ничек бөреләнүен, чәчәк атуын без дә күрдек. Туйларында да булдык. Бер-берсенә туры килеп, бер-берсен тулыландырып торган парны күреп сөендек. Кияү тумышы белән Апас егете. Үз эше белән шөгыльләнә. Без исә үз чиратыбызда яшь гаиләне чын күңелдән әлеге матур бәйрәме белән котлыйбыз! Киләчәгегез матур, якты булсын! Тормышның сикәлтәле юлларыннан җитәкләшеп узарга, матур-матур сәламәт балалар алып кайтырга язсын сезгә Ходай.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Декабрь 2020 10:47 3021
25 Январь 2021 09:50 1616
ӨСКӘ