Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Читтән кайтучылар фатир көтә

11 Февраль 2019 1497
Саба районының Шәмәрдән бистә­сеннән туктаусыз хатлар килә. Ник берсе матур хат язсын да, бүгенге яшәешенә сөенсен! Әлеге дә баягы йортлары җимерелергә җиткән, баракларының идәне ишелеп төшкән, тәрәзәдән җил уйный, стена ярыкларыннан кар керә. Әллә халкы үзенчәлекле, әллә анда иске йортлар артык күп...
Соңгы елларда шуңа да төшендем: бистәдә читтән кайтучылар да байтак. Гомерләре буе кайдадыр йөргәннәр дә, картлыкларын бабаларының кендек каны тамган җирдә каршыларга булганнар. Ләкин дәрвиш баласын туган як: “Кайттыңмы, апа, абый җаным?” – дип, кочак җәеп каршы алмый шул. Мөмкинлеге юк. Шуңа күрә, кайтучылар җитәкчеләрнең ишеген шакый, үзләренең аяныч хәлләрен аңлатып редакциягә хатлар яза башлый. Янәсе, ничек яшим ди мин бу йортта? Яңа фатир бирегез! Күбесенең сәбәпләре дә бар, әле авыру бала белән кайтканнар, әле иске йорт сатып алганнар да, хәзер өй җимерелеп, шуның астында калырмын дип куркалар.

Әле күптән түгел Чиләбе шәһәренең Гончаров урамында яшәүче Заһит абый Хәбибуллиннан хат килеп төште. Шәмәрдәннең тарихы белән кызыксынган, “тамырларым шунда барып тоташа, бәлки кайтырмын да” дигән.

Хат  Инде редакциягә килгән хатка күз салыйк.

“Мин – Эльвира Усманова. 2014 елда Калуга өлкәсеннән Шәмәрдән бистәсенең Пионерлар урамы, 61 йортына бөтенләйгә яшәргә дип гаилә хәле буенча кайттым. Әлеге йорт миңа Әсгать Алимовтан мирас булып калды. Ике балам бар. Кызым – икенче төркем инвалид. Улым 11 сыйныфта укый. Өйгә ремонт кирәк! Урындагы җитәкчебез Айдар Гәрәевка әйтеп карадым. Ул: “Бу йорт безнең карамакта түгел”, – дип җавап бирде. Аннан, Сабадан комиссия килгән иде, ишек төбеннән ары китмәделәр, йортның эчке ягына кереп тә карамадылар. Идәннәре селкенә, тәрәзәләре җимереләм дип тора. “Синең абыйларың эчеп йөрде, беркайда эшләмәде, сиңа бездән ни кирәк?”, – диделәр. Ярдәм кирәк. Ирем юк, берүзем ике бала тәрбиялим, аз керемле гаилә дип саналам. Абыйлар шулай йөргәнгә мин гаепле түгел бит инде”, – дип тәмамлаган автор хатын.

* * *

Язаманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 6нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
30 Апрель 2019 15:24 1466
ӨСКӘ