Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Чебеннән фил ясарга ярамый”

21 Август 2020 356
Берәрсенең теге яки бу сыйфаты, эш-гамәле ошамаса, без аны үзгәртергә тырыша башлыйбыз. Билгеле, башта бер-ике мәртәбә кимчелеген ипләп әйтәбез, үзгәреш булмаса, чыгырыбыздан чыгып, йә ачуланырга, йә мыскылларга һ.б. ярамаганнарны эшләргә керешәбез. Шул рәвешле аны үзебездән биздергәнне сизми дә алабыз. Ислам дине буенча кешене дөрес юлга керергә ничек үгетләргә? Аның хата-кимчелекләрен ничек төзәтергә? Болар хакында сәхифәбезнең даими кунагы Рамил Юныс белән сөйләштек.
– Кешене никадәр күбрәк гаеп­ләсәң, ул синең сүзеңә шулкадәр әзрәк игътибар бирә, “әй, ул гел шулай мыгырдый инде”, ди дә, сүзеңне колагына да элми. Шуңа да кисәтүнең үтемле булуын теләсәң, әз һәм сирәк әйтергә кирәк. Халык мәкалендәге кебек – бер һәм берәгәйле булсын. Әнәс исемле сәхабә сөйләве буенча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Мәдинәгә күченеп килгәндә аның ярдәмчесе булмый. Бер кеше аны кулыннан тота да, “шушы баланы үзеңә ярдәмче итеп алмассыңмы”, ди. Расүлебез ризалаша. Шулай итеп аның Абутәлхә исемле ярдәмчесе барлыкка килә. Соңыннан ул: “Ун ел Пәйгамбәребезгә өендә дә, сәфәрдә дә хезмәт күрсәттем. Беркайчан да ник моны эшләдең яки эшләмәдең дип әйтмәде”, – ди. Ягъни Расүлебез кисәтүне сүзсез, дәшмичә генә ясаган. Кемнеңдер дәшмәве дә уйлану өчен сәбәп булырга мөмкин.

Икенчедән, кешедән бу хатаны бүтән ясама дип таләп итәргә ярамый. Чөнки кылган хатаны бер мизгелдә генә туктату бик авыр. Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә: “Һәр адәм баласы хаталы. Әмма иң хәерлесе – тәүбә итүче”, – ди. Кешене дә “гөнаһларыңнан тәүбә ит” дип өндәргә кирәк.

– Белүебезчә, тәүбә итү тел белән әстәгъфирулла дип әйтү генә түгел, аның үз шартлары бар. Шуларны искәртеп үтегез әле.

– 1) Үкенү (үз хатаңны тану); 2) Аллаһы Тәгалә каршында “башка бу гөнаһны кылмыйм” дип сүз бирү; 3) башка аңа әйләнеп кайтмау. Шуңа да тәүбә итү бик күпкә өстен тора. Хаталанган, гөнаһ кылган бәндәнең күзеннән пәрдәне алырга тырышырга кирәк. Ул бит ярамаган гамәлне моның Аллаһы Тәгалә каршында нинди зур гөнаһ икәнен аңламау сәбәпле кыла. Моңа дәлил – Расүлебез белән булган хәл. Бер егет килә дә: “Йа Расүлуллаһ, миңа зина кылырга рөхсәт бир әле”, – ди. Моны ишеткәч, халык: “Син Аллаһ илчесеннән үзеңә гөнаһ кылырга рөхсәт сорыйсыңмы?” – дип ачулана. Пәйгамбәребез: “Туктагыз!” – дип аларны тынычландыра. Ул егетнең күзе капланган, йөрәге белән акылы томаланган, каршысында рухи авырулы кеше утыруын аңлый. Коръәни Кәримдәге: “Зинага якын да килмә”, – дигән аятьне әйтеп кенә вәзгыятьне үзгәртә алмаячагын да белә. Ул: “Хатын-кызлар дүртәү: аналар, кызлар, апалар һәм хатыннар. Әниеңнен зина кылуын теләр идеңме?” – ди. Егет: “Юк”. “Ә кызыңның?” “Юк”. “Кыз туганыңның?” “Юк”. “Хатыныңның?” “Юк”. “Син шуларның берсе белән зина кылырга телисең”, – дип Расүлебез тегенең күзен томалаган пәрдәне ача, калебенә үтеп керә. Егет исә тәүбәгә килә. Шуннан соң Пәйгамбәребез әле аның йөрәге турысына кулын куеп: “Йа Раббым, моның гөнаһын кичер, калебен пакьлә, җенси әгъзаларын хәерле кыл”, – дип дога да кыла. Егет: “Пәйгамбәр янына кергәндә зинадан да артык яраткан әйберем юк иде. Аннан чыкканда зинадан да әшәке әйбер калмады”, – ди. Ягъни янәшәбездәге, аралашкан даирәбездәге кешегә хәерлесен телибез икән, иң элек ни өчен шушы гөнаһка баруын аңларга тырышырга кирәк. Ә без алай эшләргә теләмибез, тәнкыйтьли, мыскыллый, ачулана башлыйбыз.

– Кешегә төрле ямьсез, кимсетү сүзләре дә әйтәбез бит әле...

– Дүртенче кагыйдә шул хакта. Кисә­тү ясаганда гаепләмәскә, ә иң җи­ңел, матур сүзләр табарга кирәк. Коръәни Кәримнең “Умарта корты” сүрә­сендә Аллаһы Тәгалә: “Изге юлга хикмәт, матур вәгазь белән өндә. Бәхәсләшсәң дә матур итеп бәхәс­ләш”, – ди. Кешенең ниндидер кимче­леген төзәтергә теләсәк, яхшы сүз­ләр табу зарур. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Мөэмин ул – кешене сүгүче, ләгънәт укучы, сүгенүче, башка­ларга авыр сүз әйтүче түгел”, – ди. Тәнкыйтьлибезме, гаепләрен күр­сәтә­безме, сүзне “әй туганым”, “апам” яки “хөрмәтле абыебыз” дип башлар­га була. Хәерсез, авыр сүз­ләр белән эндәшсәк, ул аны кабул итмәячәк.
Бишенче кагыйдә – үзеңне шул ке­ше урынына куеп карау булса, алтын­чысы – фикерләү мөмкинлеге калдыру. Алар син теләгәнгә үз фикере белән ирешсен. Ягъни бөтен әйберне ахырына кадәр әйтеп бетерсәң, кеше синең сүзеңә игътибар бирми башлаячак. Башкаларның да бит фикерләү сәләте һәм моның өчен иреге бар. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Уйлап (яки фикерләп) кара­мыйсызмы?” – дип һәрвакыт сай­лау мөмкинлеге калдыра. Ибра­һим (г.с.) да, әтисе Әзәр потлар ясагач, тыел дими, уйлап карарга өнди. Ул: “Аллаһы Тәгалә миңа күбрәк гыйлем биргән. Сез шайтан юлыннан барасыз. Әз генә уйлап карагыз әле”, – дип, матур гына сөйләшә. Аның әтисе белән әлеге әңгәмәсе классик үрнәк булып тора.


*** 
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,
6 сентябрь 2018 № 35

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
7 Сентябрь 2020 10:13 2739
24 Август 2020 11:32 2503
3 Сентябрь 2020 10:07 1826
14 Сентябрь 2020 10:17 957
ӨСКӘ