Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Чамалап ашагыз

27 Январь 2021 1030
Һавага тонналап агуланган матдə лəр тарала. Алар зарарлы бөҗəклəрне үтереп кенə калмый, без
ашаячак җилəк-җимеш һəм яшелчəлəрдə дə кала.
Салатлар, əлбəттə, файдалы, əмма яшелчəлəргə кайчак пестицидлар сиптерелгəнлектəн, алар бик куркынычка əйлəнəлəр. Алма, груша, слива, яшел кыяр, помидор ашаганда, яшелчə яки җимешнең өслеген җентеклəбрəк карагыз əле. Ул ялтырыймы? Шома да əле үзе. Əгəр шулай икəн, сак булыгыз, аларның парафинлы балавыз эремəсе белəн капланган булуы ихтимал. Ə ул, медицина хезмəткəрлəре
фикеренчə, сəламəтлеккə җитди куркыныч тудыра.
Балавыз тышча җимешнең суын һəм согын, аның тəмен һəм матурлыгын саклый. Əмма ул кеше сəламəтлеге өчен зарарлы. Җимешне ашап, без организм үзлəштерə алмый торган балавыз кебек нəрсə кабул итəбез. Парафин – нефть эшкəрткəндə алынган продукт. Ə безнең организмда аны эшкəртə алырлык бер генə орган да юк. Авыру китереп тудыручы парафинны организмыбызда калдырырга тиеш
түгелбез. Моның төп ысулы – ач торып дəвалану.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 
23 январь 2020 № 3
Рубрика: СӘЛАМӘТЛЕК Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1346
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ