Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Чакырсалар, тагын катнашыр идем”

18 Февраль 2021 399
“Яланаяклы кыз” фильмында Самат ролен баш-
карган Руслан САФИН белән мини-әңгәмә.
– Самат ролендə танучылар бармы əле үзеңне?

– Хəзер инде əзрəк таныйлар. Тышкы кыяфəт тə үзгəрə бит.

– Тагын татар фильмында катнашыр идеңме?

– Бик телəп, рəхəтлəнеп. Əлегə җитди чакырулар булганы юк. Чакырсалар ризалык бирəчəкмен.

– Татар клипларында да күренəсең (Гөлназ Асаева белəн чыкты). Клипта төшү ошыймы?

– Андагы процесс ошый, ял итəм.

– Асылъяр белəн күрешкəнегез юкмы?

– Күптəн күргəнем юк. Аның белəн бар да яхшы дип белəм.

– Татар телен кулланасыңмы?

– Əти-əни, туганнар белəн бары тик татарча сөйлəшəбез.

– Буш вакытың ничек уза?

– Баскетбол уйныйм. Казанда үз лига командабыз бар.
Руслан Сафинның хатыны Аделина – кием дизайнеры. Үз кибете бар. Руслан үзе 12 ел бизнес белəн шөгыльлəнə, пыяладан төрле җиһазлар ясый. Бергəлəп 6 һəм 8 яшьлек уллары – Ранель белəн Рамирны үстерəлəр.

***
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 13 февраль 2020 № 6
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2021 09:43 1345
15 Февраль 2021 11:09 659
ӨСКӘ