Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Чүп реформасы – халыкны чираттагы талаумы?

27 Март 2019 1168
Россиядә “чүп реформасы” ясап, чүпне җыю һәм урнаштыру эшен региональ операторларга йөкләделәр. Хәзер һәр кеше, уртача алганда, чүп өчен елына 1125 сум түләргә тиеш булачак. Бәяләр регионына карап үзгәрә. Иң кыйммәт тарифлар Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә. Анда һәркемгә елына уртача 3062 сум түләргә туры килә. Тик аларда, башка өлкәләрдән аермалы буларак, пенсионерларга 30-100% күләмендә ташламалар булдырылган. Чүп чыгарган өчен иң арзан хаклар Амур өлкәсендә – алар елына 45,12 сум түләячәк. Татарстанда ничек?
Январь башында безнең республикада чүп чыгару өчен яңа тарифлар игълан ителде. Хәзер күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ай саен кеше башына 71,95 сум түләсә, шәхси йортларда яшәүче һәркем 78,05 сум түләргә тиеш булачак.

Авыл халкы аңлатуга мохтаҗ

Моңа кадәр чүп өчен бер тиен дә түләмәгән яки ике тапкыр арзанрак түләп яшәгән авыл халкы өчен әллә ни зур үзгәрешләр булмаячак, бары тик акчаны гына артык түләячәкләр. Чүпне элек ничек җыйган булсалар, шул рәвешле үк җыячаклар. Бу хакта безгә Балтач районының Норма авылы җирлеге башлыгы Алмаз Рамазанов аңлатты.

– Бу “капчык системасы” иң беренче безнең авылдан башланып, аннары гына бөтен республикага таралды, – диде ул.

– Безнең авыл җирлегенә алты авыл керә, территориясендә 3700ләп кеше яши. Чүп җыючы машина, чиратлап, һәр көнне бер-ике авылны йөреп чыга. Бәясе генә үзгәрде, элек 40 сум чамасы түләсәк, хәзер 78 сум. Безнең халыкка квитанцияләр килде инде. Башта гөжләп алдылар. Аңлаттык...

– Пропискада авылда булып та башка җирдә яшәүчеләр ничек түләячәк?

* * *
Язманы тулысынча "Акчарлак" газетасының 12 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2019 11:49 1145
ӨСКӘ